Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ата-ана сүзе

    Күптән түгел "Туган җир" тапшыруында ("Яңа гасыр" каналы):" Оозакламый чалгы, урак кебек эш коралларын музейларда гына күрербез, ахрысы, - дип әйтелде. Четерекле авыл тормышын әдәпле, аңлаешлы, үлчәп, яңалык артыннан кумыйча яктыртучы бу абруйлы тапшыруда элеге фараз юкка гына яңгырамагандыр. Берәүгә дә сер түгел, тау итәгендә, елга буйларында чалгы, урак тоткан...

    Күптән түгел "Туган җир" тапшыруында ("Яңа гасыр" каналы):" Оозакламый чалгы, урак кебек эш коралларын музейларда гына күрербез, ахрысы, - дип әйтелде. Четерекле авыл тормышын әдәпле, аңлаешлы, үлчәп, яңалык артыннан кумыйча яктыртучы бу абруйлы тапшыруда элеге фараз юкка гына яңгырамагандыр. Берәүгә дә сер түгел, тау итәгендә, елга буйларында чалгы, урак тоткан кешене сирәк очратасың. Алай гынамы, күпләр капка каршындагы биш-алты адым үләнгә дә бензин белән эшли торган печән чапкычы күтәреп чыга.

    Әйе, чалгы-урак тарихка кереп кала бугай. Дөрес, танылган уракчы хатын-кызлар, чалгычы ир-егетләр, чалгы чүкү осталары турында (элегрәк авылда андый һөнәр иясе дә бар иде) иҗат ителгән җыр, истәлек-хатирә, риваять, мөнәҗәт, мәзәк хәлләр халык телендә әле дә сөйләнә, онытылып бетми. Мәрьямбикә әбием уракчы кыз Әсма, чалгычы Илгизәр, чалгы чүкүче Мәкъсут турындагы истәлек-хатирәне көйләп, җанга үтәрлек итеп сөйли иде.

    Җилдәй җитез, чибәр Әсманың биш кеше урынына берүзе көлтә бәйләвен әле дә ис китеп сөйлиләр. Ә аның сөйгәне Илгизәрнең печән чабулары... Болынга печәнгә төшкәч, аны берәү дә куып җитә алмый иде. Бу ике уңган зат бергә гаилә коргач, күрше-тирәне сокландырып яши бирәләр. Бәхетле тормышны рәхимсез сугыш челпәрәмә китерә.

    Авылдан беренче булып сугышка Илгизәр китә. Улы Фәритне качаклап:

    -Мин тиздән кайтып җитәрмен. Син минем чалгыны берәүгә дә бирмә, җае чыккан саен аны кулга ал, - ди.

    Өч көн дә үтми, Әсма Фәриткә әйтә:

    -Мин, улым, әтиеңнән башка өч көн дә яши алмыйм. Урагымны сакла, аның кирәге чыгып торыр. Әтиең артыннан сугышка китәм. Аны исән-имин алып кайтырмын. Син без кайтканчы абыем гаиләсендә яшәп торырсың.

    Әмма аларның икесенә дә туган җиргә кайту насыйп булмый: хәбәрсез югалалар. Фәрит, абыйсында үсеп, читкә чыгып китә. Сәлимә атлы кызга өйләнә. Бер-бер артлы балалары дөньяга килә.

    Беркөнне Фәрит сәер төш күрә. Әтисе печән чаба, әнисе урак ура. Икенче, өченче көнне дә шул хәл кабатлана. Тынычлыгын җуйган Фәрит бу хакта Сәлимәгә дә сөйли. Әти-әнисенә әманәтен бөтенләй онытуын әйтә. Икесе, дә киңәш сорап, имам янына баралар.

    -Дөнья куып, ата-ана сүзен онытырга ярамый. Чалгы, урак кайда икән хәзер? Ерак, туган авылда калды, дисез. Бер хәл итеп тә булмый, туры шунда юл тотарга кирәк.

    Бәхеткә каршы, ярый әле, чалгы чүкүче Мәкъсут ага исән икән. Зиһене әйбәт, Илгизәр белән Әсманы яхшы хәтерли.

    Реклама

    -Соңгы елларда бик күпләр яңа йортлар җиткереп чыктылар. Сезнең нигездә дә читтән кайткан кешеләр яши. Ләкин мин бер генә чалгы, уракны да чүп-чарга ташларга юл куймадым. Сараема җыеп бардым. Анда байтак җыйналды. Сезнең ата-анагызныкы да шунда.

    -Алай булгач, безгә дигәнен ничек табарбыз соң? - диде Фәрит, борчылып. - Һәр чалгы, урак бер-берсенә охшаган бит.

    -Нык ялгышасың, Фәрит, - ди Мәкъсут ага. - Һәр чалгының үз тавышы, үз җыры, үз моңы. Әтиеңнекен мин 50 чалгы арасыннан аерып таба алам. Менә бу - атаңның чалгысы, анаңның урагын да табу кыен түгел.

    Фәрит болынга чыгып, чалгы белән селтәнеп җибәрде. Сәлимә каенанасының урагын алды. Бүген алар төп нигездә төн кундылар, тыныч йокладылар.

    -Тормышыбыз бик әйбәт, матди хәлебез яхшы, ләкин тынычлыгыбыз җуелган иде. Мәкъсут ага, син зур яхшылык кылдың, үзеңне ничек бәхилләтик? - ди Сәлимә.

    -Кызым, миңа берни дә кирәкми. Ходай саулыктан ташламады. Карчыгым гына бирешеп китте, күзе начар күрә. Аягын көч-хәл белән кузгата. Операциягә күп акча сорыйлар.

    -Операциягә үзебез акча бирәбез, - диделәр беравыздан Фәрит белән Сәлимә. - Зинһар, каршы килә күрмә.

    Һәм шулай иттеләр дә. Кайткач, чалгы, уракны иң кадерле истәлекләр саклана торган аерым бүлмәгә куйдылар.

    -Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезгә бәйле бернәрсәне дә онытырга ярамый, - диләр алар, экспонатлар белән кунакларны таныштырганда.

    -Менә шулай, - ди Мәрьямбикә әбием, сүзен йомгаклап. - Гыйбрәт тә, сабак та бу.

    Хафиз ТИМЕРБАЕВ, хезмәт ветераны

    фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: