Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Арпаяз авылында яшәүче Фатыйма апа өч тапкыр үлемнән калган

    Кемерово якларыннан кайтып, бүгенге көндә Арпаяз авылында энесе гаиләсендә бәхетле картлык кичерүче Фатыйма апага үз гомерендә шактый мулдан татырга туры килә кайгы-хәсрәтне. Яшьләй яратышып кавышкан, мунчада ис тиеп вафат булган ирен мәңгелеккә югалту, фермада яңа туган бозауны кисәк күтәрүе аркасында әле туарга да өлгермәгән сабыеның карынында ук үлеп, гомерлеккә баласыз...

    Кемерово якларыннан кайтып, бүгенге көндә Арпаяз авылында энесе гаиләсендә бәхетле картлык кичерүче Фатыйма апага үз гомерендә шактый мулдан татырга туры килә кайгы-хәсрәтне. Яшьләй яратышып кавышкан, мунчада ис тиеп вафат булган ирен мәңгелеккә югалту, фермада яңа туган бозауны кисәк күтәрүе аркасында әле туарга да өлгермәгән сабыеның карынында ук үлеп, гомерлеккә баласыз калу - барысы да берьюлы бит...

    -Хәсрәтемне эш белән басканмындыр инде ул вакытларда, юкса, бөтенләй акылдан язган булыр идем, - ди Фатыйма апа. - Габделфәтемнең дә, баламның үлемен дә бик авыр кичердем. Мунчада ис тигәннән соң мин үзем дә 12 сәгать хушсыз булганмын, үлем тырнагыннан алып калу өчен авызыма калак тыкканда хәтта тешләремә кадәр сындырып бетергәннәр иде. Гомерең булгач, исән-сау каласың икән ул, әнә бит, әкренләп тугызынчы дистәне түгәрәкләп киләм. Быел Австралия һәм Кытайда яшәүче иремнең туганнары белән дә очрашу насыйп булды. Аларны күреп, хәтер йомгагын сүтеп истәлекләргә бирелеп утыргач, кабат яшьлек елларыма кайткандай булдым.

    Фатыйма апаның яшьлеге дә, ул заман хатын-кызларына хас булганча, басу-кырда, фермада уза: тракторчы ярдәмчесе дә булып эшли, сыерлар да сава.

    -Ул вакытлардагы хезмәтнең авырлыгын сөйләп бетерерлек түгел, - дип хатирәләр эченә чума ул. - Һәрберебезгә 16шар сыер бүлеп бирәләр иде. Аларны өч тапкыр кул белән саварга, асларын чистартырга, ашатырга, бидоннарны юарга кирәк. Буш вакытларда басуга печән-салам җыярга, уракка чыгасың. Урман кисәргә дә мәҗбүри барырга кирәк. Юкса, барлы-юклы икмәктән дә коры каласың...

    Кәшкәрә урманына эшкә киткән җиреннән көннәр буе адашып йөреп, аннан урман үсентесе утыртучылар ярдәме белән генә исән-имин өенә кайта алуын, сука тәгәрмәче астында калуын да күз яшьләрсез генә сөйли дә алмый ул:

    -Җир сөрүче тракторларның сукасына һәрчак хатын-кызлар басып йөри иде. Тимер ат борылган вакытта суканы күтәреп буразнага куясың. Шундый борылышларның берсендә аягым тайды да, буразна арасына егылдым, сука өстемнән чыкты да китте. Кабыргаларым сынып-яньчелеп беткән иде ул вакытта.

    Реклама

    40 яше тулган көнне Фатыйма апа, бер авылдашының димләве белән, Кемерово шәһәрендә яшәүче алты балалы тол ир белән никахлашып, шунда китеп бара. Бөтенләй чит шәһәрдә 32 ел яши, ятим балаларын үстереп, аларны башлы-күзле итә ул. Аның кебек сабыр хатын-кызлар алдында баш ияргә генә кала!

    -Тимергали миннән 12 яшькә олы, пенсиягә чыккан шахтер иде. Гаиләдә алты бала - биш малай, бер кыз. Малайларның өлкәне өйләнгән, икесе - армиядә, калганнары әле - мәктәп укучылары. Беренче көннән үк әтиләре миңа "әни" дип эндәшергә кушты. Ходай рәхмәте белән бер-беребезгә тиз ияләштек, уртак тел таба алдык, барысын да үз балаларым шикелле яраттым. Үз йортыбыз белән яшәгәнлектән, сыер сатып алдык. Сөт, каймак, эремчектән бер дә өзелгән булмады. Күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, артканын хәтта сата идем. Тавык-чебешләрне дә күпләп асрадык. Институтта техник хезмәткәр булып эшләгәч, балаларны күз уңында тотарга, аларга тиешле тәрбия бирергә вакыт табылды. Улларым һәм кызыбыз бер-бер артлы тормыш кордылар. Аларның балаларын карадым. Минем унбиш оныгым бар, - дип сөйли Фатыйма Закирова. - Тормыш мәшәкатьләре эченә чумсам да, туган авылымны бик еш искә ала, сагына идем. Атнага бер тапкыр радиодан татар җырларын тыңлау - иң бәхетле көннәремнең берсе булды.

    Гомер иткән иренең вафатыннан соң өч ел узгач, Фатыйма апаны туганнары Арпаяз авылына үзләре янына алып кайталар. Инде менә 15 ел туган авылында, төп йортларында Нуретдин абый белән Фидария апа гаиләсендә яши ул.

    -Гомер иткән шәһәрдән авылга күченеп китү бик авыр булды. Иң матур вакытлар шунда узды бит. Балалар, күршеләр, дуслар белән елый-елый аерылыштык. Хәзер дә онытмыйлар: анда яшәүче авылдашыбыз Хәким аша сәламнәр әйтеп җибәрәләр. Моннан өч ел элек үзем дә барып, хәлләрен белеп кайттым әле. Балалар бик җылы каршы алдылар, зурлап кунак иттеләр. Аллага шөкер, барысы да бик матур яшиләр, ул-кызлар үстерәләр. Аларның мул тормышлары өчен сөенеп кайттым, - ди ул. - Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип белми әйтмиләр. Картайган көнемдә үз туган җиремдә яшәрмен, дип уйламаган да идем. Мине гаиләләренә сыендырган туганнарыма рәхмәтемне әйтеп бетәрлек түгел.

    -Фатыйма апа безгә үз әниебез шикелле. Бакча эшләрен, гөлләр үстерергә бик ярата, бәрәңге арасында да, түтәлләрдә дә бер чүп әсәре тотмый. Һәр эшне аның белән киңәшләшеп, бергәләп башкарабыз, - ди йорт хуҗабикәсе Фидария ханым.

    Авылның акъәбисе дә әле ул. Биш вакыт намазын калдырмый, Коръән ашлары вакытында абыстай буларак та аның урыны түрдә. Гаилә җылысында, кадер-хөрмәттә яшәү дә Фатыйма апа өчен иң зур бәхет!

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: