Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Җан тартуы

    Газетабыз өчен төрле темаларга сораштырулар үткәргәндә кайбер кешеләр белән аралашу күңелдә якты, җылы хисләр калдыра. Ядегәр авылында яшәүче Тәмәй авылы кызы Рузилә апа Шәмсетдинова белән дә күптәнге танышлар кебек рәхәтләнеп сөйләштек. Гомере буе Үзбәкстанда яшәп, олыгайган көннәрендә генә туган ягына әйләнеп кайткан ул.

    Реклама

    -Безнең язмышларга сугыш үз төзәтмәсен кертте,- ди Рузилә апа. Әтисе Гатаулла абый 1943 елда яу кырыннан авыр яраланып кайткан. Әнисе Разыя апа аны савыктыру өчен ниләр генә эшләмәгән: дарулар, башка кирәк-ярак алу өчен гаиләне туендырып торучы сыерларын саткан хәтта. Тик газиз ирен, дүрт бала атасын үлем тырнагыннан йолып алу кодрәтеннән килмәгән. Биләүдә ун көнлек кенә булып кала Рузилә әтисеннән. Теле дә "әти" сүзен белмичә ачыла.
    Әнисе исә балаларын ач-ялангач итмәс өчен барлык тырышлыгын куя. Ике улы, ике кызы белән Үзбәкстанга, электән үк "икмәкле" дигән даны булган Ташкентка күченеп китә. Абыстайда гына укыган, дөньяви белеме булмаган бу татар хатыны анда да югалып калмый: мәктәпкә пешекче ярдәмчесе булып урнаша һәм гомер буе шушы һөнәренә тугры кала. Нинди генә эш кушсалар да, барысын башкара. Шунда яшәүче апалары да аңа терәк була.
    Башта алар фатирда торалар, аннары Ташкентның бер мәхәлләсендә йорт сатып алалар. Бакчасы булмый ул йортның, ә ишегалдын тутырып виноград үсә һәм өскә таба үрмәләп, "түбә" ясый. Шуның ышыгында чәйләп утырганнарын, ә эссе төннәрдә шул яшел "түбә" астындагы караватта йоклаганнарын күңелле итеп сөйли Рузилә апа. "Виноград тәлгәшләрен үрелеп кенә өзәсең дә, лаваш белән ашыйсың - тамак туеп китә иде",-ди. Шунда ук шәфталу (персик) агачы җимешләре белән куандырып утыра. Бәрәңгене базардан сатып алалар. Помидордан өзелмиләр, ул сатуда бик арзан була. Аеруча салатын (үзбәкчә әчек-төчек дип атала) яратып ашыйлар. Үзбәкләр арасында яшәсәләр дә, татар милли ашларына өстенлек бирәләр. Ә милләттәшләребез биредә байтак була, алар үзара аралашып, Коръән ашларына йөрешеп яшиләр. Разыя апа балаларына өйдә татар телендә генә сөйләшергә куша, үзе гомере буе яулыгын татар карчыклары кебек дүртпочмаклап бәйләп йөри. Кызы Рузиләнең дә тормыш иптәше итеп татар егетен сайлавын хуплый. Яшь парның икесе дә югары белемле була: кияү - төзүче-инженер, кәләш - текстиль һәм җиңел сәнәгать институтын тәмамлаган технолог. Шәригать кануннарына туры китереп никах укыталар, күпкатлы йортлар төзелгән яңа микрорайонга күчеп, матур гына тормыш башлап җибәрәләр. Рузилә апа башта аяк киемнәре фабрикасында эшли, аннары фәнни-тикшеренү институтына инженер булып урнаша. Бер-бер артлы өч балалары: кыз һәм ике уллары дөньяга килә. Алар әлеге микрорайонда руслар белән аралашып, русча укып үссәләр дә, гаиләдә Разыя әбиләренең йогынтысы көчле була: туган телгә мәхәббәт тәрбияли ул оныкларында.
    -Балалар белән бирегә, туган якка кунакка еш кайтып йөрдек. Өебез Үзбәкстанда булгангамы, кабаттан шунда сагынып кайта идек. Хәзер инде сагынмыйм. СССР таркалгач, Үзбәкстан безнең өчен чит илгә әйләнде, төп халыкның иле булып калды. Без моны шунда ук тойдык. Күпләр Русиягә юл тотты. Безнең дә күңелләр кузгалды,- дип сөйли әңгәмәдәшем, һич уфтанмыйча. Ике улы Казанга китеп урнашкан, кызы үз янында икән. Бер абыйсы исән. 95 яшенә җитеп вафат булган әнисе Разыя апа Ташкентта, мөселман зиратында җирләнгән. Тәмәйдән дүрт яшендә чыгып китсә дә, Рузилә апа гомер көзендә биредә төпләнүенә шат. Җан тартмаса да, кан тарта, дип әйтүләре дөрес, күрәсең.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: