Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Алмаз Хәмзин: “Җырчы булырга өч сыер җитә”

    Алмаз ХӘМЗИН белән "Чаян" редакциясендә бер сәгать тә ун минут сөйләштем. - Алмаз абый, бүгенге җырчылар ничек барлыкка килә? Йолдыз булу өчен биш сыер җитә, диләр, дөресме бу? - Өч сыер да җитә. Әйтик, бер гаилә телевизор карап утыра: анда җыр да җыр, бию дә бию бит инде... Эшләгән кеше:...

    Реклама

    Алмаз ХӘМЗИН белән "Чаян" редакциясендә бер сәгать тә ун минут сөйләштем.

    - Алмаз абый, бүгенге җырчылар ничек барлыкка килә? Йолдыз булу өчен биш сыер җитә, диләр, дөресме бу?

    - Өч сыер да җитә. Әйтик, бер гаилә телевизор карап утыра: анда җыр да җыр, бию дә бию бит инде... Эшләгән кеше: сыер савучы, комбайнчы, тракторчы, слесарь юк анда. Безнең хәзер мактанырлык заводыбыз да юк, самолетыбыз да... Әйе, гаилә телевизор карап утыра, анда бер кыз җырлый. Шунда әтисе: "Кызым, син бит бу җырчы кызны чәчтереп ыргытасың!" - ди. "Аның өчен акча кирәк", - ди кызы. "Ник, безнең өч сыерыбыз бар бит? Әйдә, берсен сатабыз да сине телевидениегә чыгарабыз..." Шулай итеп, бер сыерны суеп 5 җыр сатып ала болар. "Нишләп сине һаман телевизордан күрсәтмиләр?" - ди әти-әнисе көннәрдән бер көнне. "Күрсәтер өчен тагын бер сыер кирәк", - ди кызлары. Икенчесен дә саталар. Кызларын телевизордан бер ай күрсәтәләр дә - бетте сыерның бәясе! Тагын бер ай күрсәтер өчен тагын бер сыер кирәк икән - анысын да саталар.
    Шушы кыз бер ай җырлаган вакытта икенче бер гаилә моны карап утыра. Шундый ук сүз кабатлана: "Кызым, син бит моны чәчтереп атасың..." Тагын сыерлар сатыла һәм берсеннән-берсе начаррак җырчылар пәйда була. Мәгънәсез җырлар барлыкка килә: сүзләре - ташка үлчим, көйләре таныш кебек - каяндыр чәлдерелгән... Әмма аранжировканы хәзер шәп эшлиләр! Сәхнә җемелди, нурлар балкый, төтен җибәрелә. Ләкин туйларда, табын артында җырларга күңелгә ятышлы бер яңа җыр юк. Берсен дә отып калып булмый.
    - Заманында бер татар бизнесменының (ул әле көйләр дә яза иде) егетләре сине кыйнаган диләр?
    - Кыйнамадылар, кыйный яздылар... 1990 елларда ук кемнең акчасы бар - шул сәхнәгә чыга башлады. Ул бизнесменны Язучылар берлегенә дә, композиторларныкына да алдылар бугай. Бервакыт бик дәрәҗәле опера җырчысы минем белән сөйләшеп утырды: "Нигә шуның җырларын җырлыйлар икән, бигрәк пүчтәк бит! Үзләренең дәрәҗәләрен бетереп сәхнәгә менәләр, җырлары өч тиенлек, ни көе, ни сүзе юк", - ди. Тиздән миңа әлеге бизнесменның Сабан туен үткәрергә туры килде. Барсам, идарәсенең бер бүлмәсендә бер өер композитор һәм шагыйрь казылык ашап утыра. Ул вакытта казылык - дефицит. Әле генә шуны хурлаган кешеләр инде казылыкка сатылган. "Үзегез шуның җырларын пүчтәк дип сөйлисез, үзегез шунда кәеф-сафа корып йөрисез. Казылык ашыйсыгыз киләмени?" - дим. Бу сүзләрне тегеңә җиткергәннәр. Камал театрындагы бер концерттан чыктым, машинага утырам гына дигәндә, "крутой" егетләр әйләндереп алды: "Сез Алмаз Хәмзинмы? - диләр. - Тукта, безнең шеф белән сөйләшеп ал әле", - дип телефонны бирделәр. "Чо, Алмаз, тиби жит надаелы ыштули?" - ди. Таныйм бит инде тавышыннан, акценты бик әйбәт иде... "Син нәрсә турында?" - дим. "Нишләп син анда, казылыкка сатылгансыз, дип, кешеләр алдында нәҗес чәйнәп йөрисең?! - ди бу. - Дай абратны им телефон..." Бирдем, ишетелеп тора бит: "Пока не трогайте", - ди.
    - Шул вакытта нәрсәләр уйлады??
    - Дөнья белән саубуллашып алдым. Тимәделәр.
    - Нишләп?
    - Ә минем нинди гөнаһым бар соң?..
    - Илсөя Бәдретдинованың эстрадага килү тарихын сөйлә әле?
    - Иҗат башлары минем белән туры килде аларның. Илсөянең ире белән без якын дуслар. Хатынының җырлау теләге барын ул белгертте: "Алмаз абый, синең белән йөреп булмасмы?" - диде. Бергә йөрдек. Соңыннан: "Үзебез генә җырласак, ачуланмассыңмы?" - дигәч: "Юк", - дидем. "Илсөянең тавышы көчле түгел, фатир, машина аласыгыз килсә, эстрадага "скандальный" формада кереп була. Популяр булачаксыз", - дидем. Алар бу эшне эшләделәр. Андый җырчы да кирәк.
    - "Барс-Медиа"га мөнәсәбәтең ничек?
    - "Барс-Медиа" - эстрадабызга бик зур яңалык керткән оешма: техник яктан, сәхнәгә куелыш, концертлар оештыру ягыннан. Аранжировка мәсьәләсендә дә бик алга киткәннәр. Анда тавышсыз җырчылар дип әйтмәс идем, бик талантлылары бар. Ләкин җыр белән халыкка фикер җиткерү мәсьәләсендә "Барс"лылар эшләмәде. Яхшы эш эшлим дип, татар эстрадасын бераз тупикка керттеләр, моны яшермичә әйтәм. Баланс булырга тиеш иде, үткән буын - 30 %, урта буын - 30 %, яшьләр - 40 %. Алар яшьләрне 100 % итеп үтәде, әмма үткән, урта буын төште дә калды.
    - Соңгы биш ел эчендә 400 ләп мәктәптә очрашуда булгансың, шул турыда сөйлә әле?
    - Бу очрашуларда укучыларга Илһам Шакиров кебек, рәвешен китереп җырлыйм. Соңыннан: "Кем җырлый болай?" - дип сорыйм. Танымыйлар. Илһамны мәктәптә берәү дә белми. Бу - авылларда. Казанны әйткән дә юк, алар милли мәсьәлә буенча бөтенләй түбән. Казан - тоташ маңкорт. Белмәгәч укытучыларга уңайсыз, арткы рәттән кайсы да булса бер укучының колагына: "Илһам Шакиров", - дип әйтеп җибәрәләр. Шуннан бер-берсенә пышылдый болар, "ватык телефон" уенындагы шикелле. Беренче рәттә утырганыннан сорыйм: "Энекәш, син беләсең инде хәзер кем җырлаганны", - дим. "Иван Шакиров!" - ди. "Ватык телефон" бозып китерә.
    - Рөстәм Миңнехановның "Газель" бирүе ничек булды?
    - Ул вакытта Рөстәм Нургалиевич Президент түгел иде, премьер-министр. Бәйрәмдә очраштык. "Рөстәм Нургалиевич, җырлыйммы, сөйлимме?" - дигәч: "Ярар, сөйлә", - диде. Цензура турында сөйләдем. "Цензура бар безнең", - дидем. Башкалар да: "Да", - диде. "Менә, Алмаз абый, җырчыларны тыңлыйм, Салаватның да быел концертында булдым, бер юньле җыры юк инде", - ди Рөстәм әфәнде. Салават үзе дә шунда утыра. "Әйе шул", - дидем. "Менә, әйбәт җырлар бар бит: "Кил син, кил син, үзең кил, яратам, шуны бел", - дигән җыр бар", - дип көйләп күрсәтте. "Нигә андый җырлар Салаватта юк. Аңа шундый җыр язып бирсәң, мин сиңа машина бүләк итәм!" - диде. "Язган өчен дә бирмәдең бит әле", - дидем. "Ничек бирмәдем?" "Соң, "Кил син" минем җыр бит инде ул", - дим. Кунаклар нишләргә белмичә көлештеләр. Шуннан соң "Газель" бүләк итте. "Биш татарың" - Шәрәфи, Шамкай, Җәләй, Сабирың белән пүчтәк машинада йөрмәгез, диде. Рәхмәт аңа!
    - Премьер-министрның җырларны тикшереп ятуы заманында рәссамнарның иманын көйгән Хрущевны хәтерләтмиме?
    - Юк. Премьер-министр булып түгел, гади кеше булып әйтте бит ул аны. Күңеле саф аның.
    - Балкондагы иткә тукталыйк әле...
    - Заманында күп кенә фестивальләрнең режиссеры идем. Кайбер район башлыклары үз җырчыларын тәкъдим итәләр, шушы фестивальдә 1 енче урын бирдерергә сорыйлар. Мине жюрида утыра дип беләләр. Бер җитәкче килгән (кем икәнен әйтергә кирәкми, яхшы түгел): "Алмаз, сиңа балконыңда бер бот ит калдырып киттем, бер чибәр кызны лауреат итәргә кирәк", - ди. Ул чагында өйдә түгел идем - гастрольдә. "Мин режиссер, жюрида түгелмен, ялгыш китергәнсең итеңне, алып кит", - дим. "Юк инде, режиссер булгач, син бераз сүз әйтә аласың бит", - ди. Риза булмадым. Кызны да лауреат итмәдем, иткә дә тимәдем. Өч-дүрт ай ятты ул анда. Яз җитеп, исләнә башлагач чыгарып аттык. Бу сүзләрне укыган кешеләр: "Юләр, әрәм иткән итне!" - дияр инде.
    - "Биш татар" белән йөргәндә хезмәт хакын миллионнар белән генә түләгәнсең икән?
    - Әйе, акчаның миллионнар белән исәпләнгән вакыты иде. Шәрәфи, Шамкай, Хәлим Җәләйләр белән ярминкәләрдә концерт куеп йөрибез. Концерттан соң театрга киләм дә акча бирәм. "Шеф акча китерде", - диләр. Иң беренче Хәлим абый бүлмәсенә керәм, анда Сәлим, Ирек абыйлар. "Монда уңайсыз", - дигән булам, "Зарар юк, барысы да үзебезнеке", - ди Хәлим абый. Мин мышный-мышный санарга тотынам: "Берәү, икәү... йөз мең..." Шулай саный-саный 1 миллионны өстәлгә салам. Башкалар карап тора бит инде. Санап бетергәч Хәлим абый мине озата чыга. Коридорда: "Моның күпмесен кире кайтарасы соң?" - ди. "700 ен давай обратно", - дим. Шамкай бүлмәсендә тагын миллион санарга тотынам. Ул бүлмәдәге артистларның күбесе очкылык тота башлый. Озата чыккач, 700 не кире алам. Соңгы бүлмәгә Шәрәфигә керәм, анда артистлар карта уйнап утыра. Тегеләр: "Хет кеше алдында санамагыз", - диләр. Без дә эшләп йөрибез, югыйсә, дип, хезмәт хакларының аз булуын искәртеп, театрны сүгәргә тотыналар. Коридорда 700 не тагын алып калам. Шулай бөтенебезгә - 300 әр мең чыга инде.
    - Кызың Алия хәзер кайда?
    - Театр училищесында укыта. Тинчурин театрында артистларга вокал дәресләре бирә. Гадел - аранжировка ясаучы.
    - Сез кемгә охшап гадел ул?
    - Әти партком сәркатибе булып эшләде, бик намуслы кеше иде. Бөек Ватан сугышы инвалиды. Күп вакытларда гаделлеге аркасында партия билетын райком сәркатибе каршына ташлап чыгып китә торган иде. Шунда аны яклап: "Бирегез безгә Хәмзинны!" - дип, авыл халкы райкомга бара, кабат эшенә китереп куялар. Әти кебек гадел була алсам иде, дип хыялландым һәм шулай яшим.
    - Алмаз абый, Шамкай сәхнәдән оятсыз әйберләр сөйли, моңа ничек карыйсың?
    - Шамкай - җәмгыятьнең продукты. Мин аның мәзәкләрен оятсызга санамыйм, чөнки ул безнең җәмгыятебез турында сөйли. Социализмда яшәгәндә капиталистик илләрне череп баручы капитализм, диләр иде. Әмма безнең илдәге социализм череп таркалды, ә капиталистик илләр яши әле. Шамкай шушы җәмгыятьнең бозыклыгы турында сөйли. Шамкай безнең җәмгыятьнең чагылышы, ул аны оста кулланып, тамашачыга тапшыручы гына. Ә син аның мәзәкләрен анализлый белергә тиеш, анда бик күп мәгънә ята. "Акча - король, акча - патша, акча - император! Акча бирмәсәгез, мин сәхнәгә, сезнең каршыга чыгып та тормас идем", - ди Шамкай. Дөрес әйтмиме?
    ГАБДЕРӘХИМ
    Ирек мәйданы
    № |

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: