Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Алма кыйссасы

    Алмагачларның шау чәчәк аткан мәле. Әхмәдулла бабай бакча тирәсендә кайнаша. Кайнаша гына шул. Дәрт бар, дәрман юк, диләр бит. Аз гына кыймылдый да, ял итү җаен карый. -Утыр әле яныма, - диде ул, сары чәчәкләрдән такыя үреп, аны башына киеп карап, көязләнеп утырган оныгына. - Мин сиңа үземнең яшь чагымдагы...

    Алмагачларның шау чәчәк аткан мәле. Әхмәдулла бабай бакча тирәсендә кайнаша. Кайнаша гына шул. Дәрт бар, дәрман юк, диләр бит. Аз гына кыймылдый да, ял итү җаен карый.

    -Утыр әле яныма, - диде ул, сары чәчәкләрдән такыя үреп, аны башына киеп карап, көязләнеп утырган оныгына. - Мин сиңа үземнең яшь чагымдагы алма кыйссасын сөйлим әле. Мин, кызым, егет чагында әбиеңне бик ерак авылдан алып кайттым.

    -Бабай, әби нигә шулай ерак авылга киткән иде соң?

    -Тыңла, кызым, сөйли генә башладым бит әле. Мин армиядә чагында йөргән кызым башкага кияүгә чыккан иде. Алар белән очрашуның читенлеген күз алдына китереп, авылдан шәһәргә китеп, заводка эшкә урнаштым. Күземә башка кызлар күренмәде. Уем бары тик эштә генә булды. Ә яшем бара. Минем белән укыган егетләр күптән өйләнешеп беттеләр. Әти-әнием мине дә өйләнергә үгетли башлады. Инде үземә әйтмичә генә, кемнәрдер аркылы, ерак авылдан кыз да сайлап куйганнар. Менә шулай, алар сайлаган кызга димче җибәрдек тә, алдык та кайттык. Ерак авылдан килен булып кайткан кызның да егете армиядә калган. Ул бик чибәр иде. Хәзер генә картайды. Авыртып та тора. Әбиең була инде ул, кызым. Алмалар турында сөйлисе иткән идем бит, кызым. Шушы өйләнгән елымда бакчада алма бик күп булды. Әти аларны капчыкларга тутырды да, ат арбасына төяп, алмагачлар булмаган авылга мине алма сатарга җибәрде. Тәлинкәсен 20 тиенгә сатарсың, диде. Кызым, ул вакытта 5 тәлинкә алма сатсаң, бер килограмм прәннек тия иде.

    -Бабаем, бөтенесен сатсаң, ничә килограмм прәннек тия инде?

    -Ашыкма, хәзер сөйлим. Арбада алма бик күп. Авыл саен сатып барам. Алалар. Алмабыз бик тәмле иде шул. Әле бер, әле икенче авылга йөри торгач, вакытның үткәнен сизми дә калганмын. Көзге як бит. Шул арада караңгы төшкән. Атым да арыды. Әле урман да чыгасы бар бит. Үзем дә куркуга калдым. Шул караңгы төнне гомеремдә дә онытасым юк.

    -Кара инде, үзең зур булгансың, үзең курыктым дисең. Урманда бүреләр бар идемени соң?

    -Бәлки бүреләр дә булгандыр. Алар очрамады. Мин кайтыр юлның ераклыгыннан курыктым. Бер тирәдә юл өч якка аерыла. Менә шул тирәдә атның дилбегәсен икенче якка тартканмын. Атым кайту юлына түгел, икенче якка юл алган. Кап-караңгы төн. Куе кара болытлар йөзә. Күзеңә ботак белән төртсәләр дә берни күренми. Атым чабып та карый, туктап та куя. Кешни, пошкыра. Менә еракта утлар күренә башлады. Авыл утлары. Мин шул вакытта гына адашканлыгымны аңладым. Атым миңа, кешнәп, адаштык дигәнне аңлаткан икән.

    -Бабай, аннары еладыңмы инде? Ау-ау диеп кычкырдыңмы соң?

    -Елау гынамы соң, кызым. Авылга килеп җиттек. Ул әбиең авылы булып чыкты. Мин аны шуннан алып кайткан идем. Бер баганадан саран гына ут яктысы төшә. Шуның тирәсенә авыл яшьләре җыелган. Килеп җитеп, атымны туктаттым. Адашып килеп чыкканымны аңлаттым. Атыма бер чиләк су бирүләрен үтендем. Атымны эчерттеләр. Ә бер якта миңа сөзеп кенә карап утыручы ир-атка күзем төште. Ул егетләргә нидер әйтте дә, тегеләр авыл урамының икенче ягына чыгып, киртәгә сөялделәр. Теге егет килеп, атның дилбегәсен кулымнан тартып алды. Атымны килгән якка борып җибәрде дә, сыртына дилбегә белән кундырды. Ат куркуыннан бар көченә чапты, арбада сатылмыйча калган алмалар җиргә чәчелде. Әйе, кып-кызыл алмалар.

    Реклама

    -Аннан соң нәрсә белән кайттың инде?

    -Тыңла кызым, сөйлим бит әле. "Эләктең бит, карак. Минем яшьлек мәхәббәтемне урлаучы", - дип, теге егет көтмәгәндә мине дөмбәсли дә башлады. Мин дә, үз чиратымда, аптырап калмадым, "ипи шүрлеге"нә бер-бер артлы менеп төштем.

    -Анда ипи шүрлеге бар идемени?

    -Яңагына кундырганны шулай диләр. Көче бетә башлагач, малайларны чакырды. Мине аңымны югалтканчы кыйнап, юл читендә калдырып киткәннәр. Аңыма килгәндә, ай яктысы чыккан иде.

    -Аннан соң тәпи-тәпи кайттыңмы? Ә атың кая киткән?

    -Кызым, менә миндә дә ат кайгысы иде шул. Ат бит колхозныкы. Югала-нитә калса, безгә түлисе була бит.

    Килгән юлдан аксаклап кайтыр юлга чыктым. Эчәсем килә, тамагым бик ачты. Кызу йөри алмыйм. Берәр сәгать җәяүләп кайтканнан соң, колагыма ат кешнәгәне ишетелде. Ни күрим, юл кырыенда комбайн сукканнан калган салам өеме янында атым мине көтеп тора иде. Кызым, сөенечемнән рәхәтләнеп еладым. Таң алдыннан гына өемә кайтып җиттем. Өйдәгеләр дә куркуга калган булганнар. Әти алма саткан акчаны сорады. Ул акчалардан җилләр искән иде. Теге егетләр кесәне чистартканнар.

    -Бабаем, кесәң шулай пычрак идемени?

    -Кесәм чиста иде, тик андагы акчаларны гына теге егетләр урлап калганнар. Мине бик тә каты кыйнаган егет әбиеңне кыз чагында яратып йөргән. Ул армиядә чагында, мин шул егетнең кызына өйләнгән булам бит инде.

    -Бабай, син әбине урлагансың, ә ул - синең акчаларыңны. "Ничья" була бит инде.

    Рафилә Фәттахова, Кукмара

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: