Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Алдынгы хуҗалыкта да резервлар бар

    Миллионер хуҗалыклар күп түгел, аларның саны бармак белән санардай гына. Калганнарының тапкан табышы тарта-суза хезмәт хаклары, салымнар түләүдән артмый. Ә "Урал" хуҗалыгы узган елны 31 миллион сум саф табыш белән төгәлләгән. Шуңа аларның ай саен уртача 11-12 мең сум хезмәт хаклары түләргә дә, төзелешләр алып барырга, яңа техника сатып алырга,...

    Реклама

    Миллионер хуҗалыклар күп түгел, аларның саны бармак белән санардай гына. Калганнарының тапкан табышы тарта-суза хезмәт хаклары, салымнар түләүдән артмый. Ә "Урал" хуҗалыгы узган елны 31 миллион сум саф табыш белән төгәлләгән. Шуңа аларның ай саен уртача 11-12 мең сум хезмәт хаклары түләргә дә, төзелешләр алып барырга, яңа техника сатып алырга, сортлар яңартырга да мөмкинлекләре бар.
    Узган елгы эшчәнлекләре турында хисап җыелышында телгә алынган саннар-күрсәткечләр, чыннан да, теләсә кемне көнләштерерлек. "Рассвет" хуҗалыгы белән бергә исәпләгәндә еллык алган акча керемнәре 300 миллион сумга якынлаша. Эшләүче бер кешегә исәпләгәндә ураллылар 543 мең, рассветлылар 653 мең сумлык продукция җитештереп сатканнар. Күрсәткечләр тагын да югарырак булыр иде, ләкин авыл хуҗалыгында соңгы нәтиҗәләр табигать шартларына да бәйле бит. Язын көзге культуралар чәчелгән басуларның шактый өлешен бозып, яңадан чәчәргә туры килгән, җәе дә игенчелек өчен уңышлы булмады. Шуңа 2011елгы уңышның 70 проценты күләмендә генә бөртеклеләр җыелган. Бәрәңге игү дә, бәясе түбән булу сәбәпле, табыш китермәгән. Нәтиҗәдә, саф табыш күләме алдагы ел белән чагыштырганда 15 миллион сумга азрак булган.
    Игенчелек тармагыннан кергән табыш барлык керемнең 10-15 процентын гына алып тора. Төп табышны терлекчелек бирә, ә көндәлек акча чыганагы булып сөтчелек санала. Хәзерге вакытта алар дәүләткә көн саен 28,5 тонна сөт саталар. Аның бер килограммы 9 сумга җитештерелә, югары сортлысы 13-15 сумнан озатыла. Ә түбән сортлы сөтне 6 сумга гына сатарга мөмкин. Хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов үз чыгышында продукциянең сыйфатлылыгына кат-кат басым ясап үтте:
    -Ит бәясе үзгәреп тора. Ашлыкны терлекчелектә кулланабыз. Бәрәңге үстерү дә үзен акламый. Шуңа сөтне күбрәк җитештерүгә һәм сыйфатлы булуына игътибарны тагын да арттырырга кирәк.
    Узган ел 18 миллион сумга машина-трактор паркын яңартканнар, 24 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкарганнар. Быел инде барлык авыл хуҗалыгы машиналары хәзерлек сызыгына куелган. Яңа елга кадәр үк язгы чәчү өчен кирәкле күләмдә минераль ашламалар тупланган. Әнә шулай бер эшне дә иртәгегә калдырмыйлар, һәр тармакта төгәллек, тәртип булдырылган.
    -"Урал" чын мәгънәсендә тәҗрибә мәктәбенә әверелде, ел дәвамында нинди генә делегацияләр, саллы җитәкчеләр булып китми биредә. Заманча хуҗалык итү рәвешенә, башкарган хезмәтегезгә сокланып китәләр. Бу уңышларның артында җитәкчедән башлап, гади терлекчегә, механизаторга кадәр һәркайсының намуслы, тырыш хезмәте ята. Хуҗалыкның нәтиҗәле эшләве социаль мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Олыязда 100 миллион сумга урта мәктәп төзелүе дә республика җитәкчеләренең сезгә булган хөрмәтен, хезмәтегезне тиешенчә бәяләвен күрсәтә, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин җыелышта чыгыш ясап.
    Дөрестән дә, хуҗалык нык булса, шушы җирлектәге эшләр уңай бара, мәктәпләргә, мәчетләргә, өлкәннәргә ярдәм күрсәтелә дигән сүз. Яңа мәктәп төзелешендә эшләүчеләрне йөртү өчен техникага кирәкле ягулык чыгымнарын хуҗалык үз өстенә алган. Узган ел хоккей командасына формалар тектерү өчен 30 мең, клубка аппаратура алу өчен 35 мең, янгыннан зыян күргәннәргә 108 мең сумлык ярдәм күрсәткән. Өлкәннәр һәм инвалидлар көне уңаеннан 3 миллион сумлык азык-төлек пакетлары таратылган. Күмәк хуҗалыкта эшләүчеләрнең ялларын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту турында да онытмыйлар: механизаторлар Казанда хоккей матчы карап кайтса, терлекчеләрне концертка алып барганнар. Шулай ук шифаханәләргә 688 мең сумлык юлламалар сатып алынган, хәзерге вакытта ял итүчеләр дә бар икән. Эшләгән кешенең кадере зур биредә, уңышларның нигезендә дә шул ятмый микән? Җыелышта да бүләкләр мул өләшенде: хезмәт алдынгылары, юбилярлар, яңа тормыш коручылар берсе дә читтә калмады. Бер төркем хезмәтчәннәргә район Башлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды. Лаеклы ялга чыгучыларга да зур хөрмәт күрсәтелде, һәркайсы телевизор һәм шифаханәгә юллама белән бүләкләнде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: