Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Адай авылының Хәлиуллиннар гаиләсе 12 сыер сава

    Эшлим дигән кешегә шөгыль бетми ул. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк. Авылда калган яшьләр дә югалып калмыйча, үз эшләрен булдырырга тырышалар. Кемдер итек баса, икенчеләре суган үстерәләр, терлек симертәләр һәм башка төрле тармакларны сайлыйлар. Быел кышын сөткә бәяләрнең күтәрелүе дә сыер малы күпләп асрауга сәбәп булды. Күп кенә авылларда терлек...

    Эшлим дигән кешегә шөгыль бетми ул. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк. Авылда калган яшьләр дә югалып калмыйча, үз эшләрен булдырырга тырышалар. Кемдер итек баса, икенчеләре суган үстерәләр, терлек симертәләр һәм башка төрле тармакларны сайлыйлар. Быел кышын сөткә бәяләрнең күтәрелүе дә сыер малы күпләп асрауга сәбәп булды. Күп кенә авылларда терлек саны кимеп барганда Адай авылында сыерларын өч, дүрт һәм аннан да күбрәк санга җиткерүчеләр бар. Ә менә Гөлнара һәм Расил Хәлиуллиннарның шәхси ярдәмче хуҗалыгында көнгә унике сыер савалар.

    Җәй көне авыл халкын көндез өйләрендә тотармын димә: бала-чагасы уеннан кайтып кермәсә, олыларның иртә таңнан башланган эшләре караңгы төнгә кадәр дәвам итә. Расил абыйны да кич белән генә өйләрендә очрата алдым. "Әле йокламыйсызмы?" - дип соравыма каршы ул: "Менә трактор астына бик әйбәтләп урын җәйгән идем", - диде, шаяртып. Кая инде авыл кешесенең караңгы төнсез күзенә йокы керсен. Расил абыйның да күрше авылдан печәннән кайтып, тракторын ремонтларга җыенуы иде.

    -Кызу эш вакыты бит - печән өсте. Машина-тракторын да көйләп кенә торасы, аннан башка булмый. Хуҗалыкта кирәк булгач, барлык төр техниканы үзебезнекен булдырырга тырышабыз, - диде ул. Аннары килүемнең төп сәбәбенә күчеп: -Башта үгезләр симерттек, ит бәясе төшкәч, сыер малын арттырырга булдык: ике сыерыбыз бар иде, аннары дүрт, алты... унике булды, тагын ике тана бар.

    Хәлиуллиннарның терлек саны моның белән генә бетми әле. Сыерларының тана бозауларын үзләренә сыер итәргә калдырсалар, үгезләрен кечкенә чагында ук сатуны кулайрак күрә алар. Болар янына атны, кош-кортларны да өстәсәң - хуҗалыкның зурлыгы, эшнең күләме күпләрне шаккаттырыр. Бүген соң яттым, иртәгә озаграк йоклармын дип әйтә торган да түгел: малларга вакытында ашарга бирәсе, сыерларны савып, сөтен җыючыларга тапшырасы. Әмма бу гаиләдә эш көне иртәнге сәгать дүрттә башланса да, зарлануның ни икәнен дә белмиләр.

    -Гади авыл тормышы белән яшибез. Иртә-кич бер талпынып эшләп алабыз да, аннары вакыт үз агымы белән дәвам итә. Бакчада, йорт-кура тирәсендә кайнашабыз. Үз эшең булгач, кызулаучы юк, барысы да үз көенә бара. Аллага шөкер, төп ярдәмчеләребез - әти белән әни бар. Алар балаларга күз-колак булып торалар, өй тирәсендә булышалар. Әти әле маллар янына да чыга: абзарларны җыештыру аның өстендә, авылыбызда имамлык вазыйфаларын да алып бара, - ди Гөлнара.

    -Бездән күп кеше: "Ничек җитешәсез?" - дип сорый. Элек бит фермаларда кул белән 25әр сыер сауганнар, өйләрендә дә мал-туарларын караганнар, - дип кушыла Расил абый.

    Хәзер 2-3 сыер асраучы шәхси хуҗалыкларда да сыерларын аппарат белән савалар. Хәлиуллиннар да кул эшен сөт саву җайланмасына алыштырганнар. Быелгы район Сабан туенда да тәбрикләп, сыер саву аппараты белән бүләкләнгәннәр.

    Реклама

    Гөлнара һәм Расил Хәлиуллиннар өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Гөлинә быел җиденче, уртанчылары Гөлфинә икенче сыйныфка бара, ә кечкенә Рәсүләгә ике яшь тула. Кызлар маллардан курыкмыйлар, олылар янында, абзар тирәсендә чуалырга яраталар. Көтүдән таналарны алып кайту да аларга йөкләнгән. Хәтта кечкенә Рәсүлә дә кулларын болгый-болгый малларны куарга тырыша. Сыерларның һәрберсенең кушаматын атап каршы алалар алар: Кәтүк, Зорька, Йолдыз, Каракай, Зебра һәм башкалар - һәрберсе тыңлаучан гына үз урыннарына баса. Көтү кайтып, сыерларны бәйләгәч тә Гөлинәнең эше бетми, әнисенә сыер саварга булышасы бар аның. Кичтән сыерларны саугач, утарга чыгаралар. Иртә беләнгә эшне җиңеләйтү максатыннан малларга азыкны кичтән әзерләп куялар икән. Сөтне авылда җыючыларга тапшыралар, бүгенге көнгә сөтнең литрына 12 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясаганнар. Сөтне арттыру өчен дә нәрсәләр эшлиләр икән дип кызыксындым.

    -Ашаулары әйбәт булырга тиеш, ач сыерның сөте булмый. Иң яхшысы, 7 килограмм чамасы он салып башак әзерләп бирү. Сыерларның күпме сөт бирүенә ашату гына түгел, башка сәбәпләр дә тәэсир итәргә мөмкин. Әйтик, көн озын вакытта ике савымга бер сыердан 20 литр тирәсе сөт савып, 250 литр сөт тапшыра идек, хәзер тәүлегенә 16-17 литрга төште. Тиздән бакчада чөгендер җитешә, ул да сөтнең күләменә тәэсир итми калмас, - диде Расил.

    Малларга тиешле тәрбия булсын өчен терлек азыгын да мулдан әзерләргә кирәк. Бүгенге көнгә 150 төргәк печән әзерләгәннәр, әле үләннәрнең икенче катын чабасылары бар. Бөртеклеләрне суктыргач, саламы да булачак. Анысы күпме булса да артмый, диләр Хәлиуллиннар. Бу эшләр зур көч таләп итә. Табигать шартларының уңай торуы да зур әһәмияткә ия. Әмма өлкәннәр әйтмешли, сәламәтлегең нык булганда, хезмәттә үткән гомер жәл түгел. Хәлиуллиннар гаиләсе эшнең тәмен, ямен табып яшиләр. "Аллага шөкер, безнең нигезебездә тәртипле, эшчән кешеләр яши", - дип шөкер итә әни ягыннан әбием дә.

    Расил Хәлиуллиннан сөтне әчетмичә саклау сере:

    -Без сөтне 30ар литрлы канистрларда саклыйбыз. Сөт эченә туңдыргычта су белән алдан катырылган 5 литрлы пластмасс шешәләрне салабыз. Запас шешәләрне юып, су белән тутырып яңадан катырырга туңдыргычка куябыз. Анысы икенче савымга кадәр әзер булып тора.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: