Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Адай авылыннан Нәкыйп Фәхертдинов 73 тапкыр парашют белән сикергән

    Җирдә яшәргә яратылса да, барлык заманнарда да биеклекләрне яуларга, болытлардан югары күтәрелергә ашкынган адәм баласы. Хәзер моның өчен мөмкинлекләр зур: самолеткамы, вертолеткамы, дирижабльгәме, һава шарынамы, утыр да оч. Ә менә күктән җиргә сикерергә һәркемнең дә батырчылыгы җитмәс иде. Менә шуңа күрә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү өчен ныклы физик әзерлеге...

    Җирдә яшәргә яратылса да, барлык заманнарда да биеклекләрне яуларга, болытлардан югары күтәрелергә ашкынган адәм баласы. Хәзер моның өчен мөмкинлекләр зур: самолеткамы, вертолеткамы, дирижабльгәме, һава шарынамы, утыр да оч. Ә менә күктән җиргә сикерергә һәркемнең дә батырчылыгы җитмәс иде. Менә шуңа күрә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү өчен ныклы физик әзерлеге булган, көчле ихтыярлы егетләрне сайлап алалар. Әйтсәм, ышанмассыз: Адай авылында гомер итүче десантчы Нәкыйп Фәхертдинов парашют белән 73 тапкыр сикергән! Әңгәмәбез вакытында масаюының әсәрен дә сизмәдем. Терәлеп торган күршесе, хезмәттәшем Ризилә дә: "Нәкыйп абый бик тыйнак, акыллы. Гомере буе күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган җир кешесе буларак беләм мин аны. Ә менә күкләрне яулавы турында беренче ишетүем", - ди.

    Дөрестән дә, арабызда яшәүче гаҗәеп язмышлы кешеләр турында белмибез бит кайчак. Нәкыйп Фәхертдиновның сөйләгәннәре газета укучыларга да кызыклы булыр, дип уйлыйм.

    -1972 елның мартында мине Казанга, Татарстан хәрби комиссариатына җибәрделәр. Анда комиссия үткәннән соң, һава десанты гаскәрләренә билгеләндем. Парашют белән сикерергә өйрәтәбез, диделәр. Бер атна чамасы укыдык башта. Райондашым Артур Зәкиев белән шунда таныштым. Поселок егете булганлыктан, ул үткенрәк иде, аңа ияреп йөрдем дисәм, хата булмас, - дип яшьлек истәлекләрен яңартырга кереште әңгәмәдәшем. -Инструктор "Иртәгә сикерәсез" дигәч, әлбәттә, барыбыз да курыктык инде, юньләп йоклап булмады. Башымда һаман "Исән калырбызмы?" дигән уй бөтерелде. Авылда яшәп, самолетны да якыннан күргән юк иде бит әле.

    Иртән-иртүк без аяк өстендә идек инде. Төн караңгылыгы әле таралып җитмәгән. Күңелдә - дулкынлану. Коркачык аэродромына килдек. Язгы суык, тәнгә үтеп кереп, калтырата ук башлады. Кулларым туңган иде, парашютның боҗрасын тарта алмам дип, үзебезнең район егете Марсель Яппаровтан йон бияләйләрен сорап тордым (ул соңрак сикерергә тиеш иде).

    Сафка тезеп, киңәшләр биргәннән соң, безгә парашют кидерттеләр. АН-2 самолетына утырып, 800 метр биеклеккә күтәрелдек. "Егетләр, сикергәндә аска карамагыз", - диде инструктор. "Борчылмагыз, мин үзем дә Кукмараныкы", - дип өстәгәч, күңелгә бераз җылы йөгерде. Райондашың читтә туганың кебек якын була бит.

    Этенеп, бушлыкка атлауга күзләрем үзеннән-үзе йомылды. Саныйм: 501, 502,... 505. Тиешле биш секунд вакыт үтте, димәк, боҗраны тартасы... Ничек төшеп җиткәнмендер. Ниһаять, аяк астында җирне тойдым. Тирләп-пешеп чыкканмын: башымнан, бөтен гәүдәмнән пар күтәрелә. Марсельгә бияләйләрен тапшырганда: "Кирәк түгел икән", - дидем.

    Берничә көннән сикерүне тагын кабатладык. Бу юлы ДОСААФ егетләре белән идек, шунлыктан үзебезне ышанычлырак тоттык. Бер-ике көн ял иткәннән соң, тагын да югарырак күтәрелеп, 1200 метр биеклектән сикерергә туры килде. Шулай итеп, курку хисен җиңәргә өйрәндек.

    Хәрби бурычын үтәү өчен Нәкыйп Фәхертдинов Кыргызстан республикасының Ош шәһәрендәге частька җибәрелә. Ике атна буе әзерлек үтеп, дүрт моторлы АН-12 самолетыннан берничә тапкыр сикереш ясыйлар. Монысының люгы ян ягында түгел, артта булуы уңайлы икән: этенәсе дә, очкыч канатына эләгермен дип шикләнәсе дә түгел. Биеклек исә арта тора: 1200, 1600, 1800 метр.

    -Югарырак күтәрелгән саен сикерү җиңел, рәхәт,- дигән сүзләре белән гаҗәпкә калдырды мине Нәкыйп Фәхертдинов. Димәк, ул вакытка инде һава киңлекләрен иңләүнең тәмен белеп өлгергән.- Парашют ачылганнан соң, колакларны тондырган самолет гөрелтесенең юкка чыгуын тоясың, тып-тын булып кала, талгын җилдә әкрен генә тибрәлеп, уч төбендәгедәй күренгән җирне күзлисең. Җиргә якыная башлагач кына парашют кызулана башлый. Бөтен тәнне катырып, төшүгә әзерләнәсең. Җиргә бәрелүгә кайчак мәтәлчекләр атынып, тәгәрәп китәсең.

    600 метр биеклектән дә сикергәне булган аның. Анысы сугыш чоры өчен яраклы икән: парашют ачылуга ук, "дошман" уты эләктергәнче төшеп җитәсең. Төнге сикерүләре дә истә калган. Казахстан далаларында үткән хәрби өйрәнүләрдә дә катнашкан. Күлгә дә сикергән.

    -Суга җитәрәк, парашют элмәкләрен тиз генә ычкындырасың да, дулкыннар кочагына чумасың,-дип сөйли үзе.- Якын-тирәдә күзәтеп торучы катерлар шунда ук янга килеп, палубага күтәрәләр. Парашют өсләренә төшеп, буталып калучылар да булгалады, аларга да ярдәм вакытында килеп җитте.

    -Парашютлары ачылмыйча, һәлак булучылар бар идеме?- дип сорамыйча булдырмадым.

    -Ике егетнең гомерләре өзелде. Үзләре гаепле, тиешле кагыйдәләрне үтәмәгәннәр, диделәр.

    -Бу үлемнәр ничек тәэсир итте, курку хисе яңармадымы?- дип төпченүемне дәвам итәм.

    -Юк, яшь чакта үзеңне үлемсез кебек хис итәсең бит,- ди әңгәмәдәшем. - Иртәгә сикерү була дисәләр, сөенеп көтә идек. Өстәвенә һәр сикергән өчен акча да түлиләр иде бит әле.

    Сигез ай хезмәт иткәннән соң Нәкыйп Фәхертдиновның үзен инструктор итеп билгелиләр, яшь десантчыларны хәзер инде ул үзе өйрәтә башлый. Хезмәт срогы төгәлләнергә ике ай калганда егетне Рязань шәһәренә офицерлар мәктәбенә җибәрәләр. Часть командиры аңа зур өметләр баглап, армиядә калырга кыстый. Алда зур мөмкинлекләр ачылса да, егет, төптән уйлап бетермиме - риза булмый. Үкенүен үкенә соңыннан. Һәрдаим тәвәккәллек, кыюлык сорый торган хезмәтен, күкләрне юксынуын, авылга кайтып, гадәти тормышка керешкәч кенә аңлый.

    Бәлки, шулай яхшыга булгандыр әле. Читләрдә калган кешеләрнең гомер буе туган төбәкләрен сагынудан үзәкләре өзелә бит. Әңгәмәдәшем исә биредә тырыш хезмәт белән көн күреп, үрнәк гаилә корып, авылның хөрмәтле кешесе булып яши. Тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән өч кыз үстергәннәр, ике оныклары бар. Бәхетле ул, минем уйлавымча. Армиягә кадәр Янил училищесында үзләштергән тракторчы һөнәренең дә кирәге чыккан: җир эшкәрткән-сөргән, унбиш ел буе техника, кырчылык буенча бригадир вазыйфаларын башкарган, хәзерге вакытта куәтле К-700 тракторын иярли. Карусыз, фидакарь хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, 2009 елда республика Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатына лаек булган. Үзенең хезмәт юлын бер җөмләгә сыйдырды ул:

    -Башта җирдән күккә күтәрелдем, аннары кабат җиргә төштем.

    Әмма болытларга кадәр үрелү теләге беркайчан да сүнмәгән. Киселмәгән аның армиядә куелган "канатлар"ы. Хезмәт итеп кайтуына кырык ел вакыт узса да, самолеттан сикерүләре әле дә төшләренә керә икән.

    -Элегрәк сабантуй бәйрәмнәренә парашютчыларны чакыртканнарын хәтерлисездер. Очып төшкәннәрен күреп, Нәкыйп аларга бик кызыга иде, - дип сүзгә кушыла Гөлсинә ханым.

    -Моннан ун ел элек булса, сикерер идем әле. Хәзер инде әйтә алмыйм...-ди алтмыш яшен тутырган десантчы. Үзенең күзләрендә күкләр яктылыгы чагылып киткәндәй була.

    ...Самолеттан түбәнгә беренче адымыңны ясауга, көчле киеренкелектән бөтен гәүдәң белән куырылып киләсең, һәрбер күзәнәгең чымырдый башлый, йөрәк табанга төшкәндәй була. Үткән тормышың яшен тизлеге белән күз алдыннан үтеп китә. Һәм... 5 секундтан соң "шалт" иткән тавыш белән, гәүдәне өскә тартып, парашют ачыла. Баш очындагы ап-ак ефәк гөмбәзгә күтәрелеп карыйсың да, "Мин исән!" дип сөенәсең. Бар дөньяга кычкырып җырлыйсы килә башлый. Үзеңне очар кош кебек ирекле итеп хис итәсең, тирә-якны күзәтергә керешәсең, һавага сибелгән иптәшләреңә елмаеп сәлам бирәсең. Ул рәхәтлекне аңлатып бетерерлек түгел. Эх! Бер сикергәннән соң инде курку бетә, күңел кабат күкләргә тартыла, яңадан шул шатлыкны кичерәсе килә.

    Артур Зәкиев, Кукмара. (Парашют белән 17 тапкыр сикергән.)

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: