Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ачы җимеш (хикәя)

    Хөкем залына әкренләп халык җыела башлады. Финарис башын күтәреп карарга читенсенде, бөтен кешенең карашы үзендә булачагын сизде. Һәрберсе бармак төртеп күрсәтеп, аның яманатын сата башлар төсле тоелды аңа. Нишләп болай килеп чыкты соң әле бу? Кем гаепле? Нәрсә җитмәде? Әбисенең кечкенәдән аңа әйтелгән: "Улым, без исән чагында әбиеңнең рәхмәтен, бабаңның...

    Хөкем залына әкренләп халык җыела башлады. Финарис башын күтәреп карарга читенсенде, бөтен кешенең карашы үзендә булачагын сизде. Һәрберсе бармак төртеп күрсәтеп, аның яманатын сата башлар төсле тоелды аңа. Нишләп болай килеп чыкты соң әле бу? Кем гаепле? Нәрсә җитмәде? Әбисенең кечкенәдән аңа әйтелгән: "Улым, без исән чагында әбиеңнең рәхмәтен, бабаңның киңәшен алып калырга тырыш. Рәхмәт ишетү үзе үк кешенең күңелен нечкәртә, йөрәген җылыта. Изгелек кыл, яхшылык эшлә кешеләргә. Яхшылык бервакытта да җирдә ятмас. Явыз булудан, адәмнәргә җәбер-золым китерүдән саклан. Ятимнәрне рәнҗетмә, булдыра алсаң үз канатың астына ал. Ни генә кылсаң да үзеңә кайтып төшәр", - дигән сүзләре берәм-берәм баш миендә кайнады. Кайда ялгышты ул? Картлар фикеренә каршы килердәй гамәлләр дә кылмады, күңеле гел изгелектә булды. Мохтаҗлык кичермәделәр, сабырсызлыкта да аны гаепли алмыйлар. Бу очракта кайда хата җибәрде ул?

    ...Менә хаким үз сүзен төгәлләде. Инде чыгып китсәң дә була. Ә нигә соң аяклар атламыйлар, гер таккан кебек авырайганнар, Финарис барлык көчен җыеп торып басыйм дип күтәрелгәндә генә яңгыраган "әти" дигән үзәк өзгеч тавышка күтәрелеп карамыйча булдыра алмады. Аларның күзләре очрашты. Уйлардан баш мие томаланган Финарис бу күзләрдән берни дә укый алмады. Урамга чыккач, ир авыр итеп сулыш алып куйды. Нәрсәсендер гомерлеккә югалткан кешедәй, ул борчулы, хәтта башы да буш кебек иде. Ирнең өенә кайтасы килмәде. Як-ягына каранып, утырырга урын эзләде. Бары бер эскәмия бар, ул да буш түгел. Өлкән яшьтәге хатын утырган эскәмиянең икенче башына барып утырудан башка чара калмады. Башын иеп бик озак сүзсез утырган ирнең уйларын:

    -Сезнең кайгы да минекенә охшаган бугай, - дигән сүзләр бүлде.

    -Бәлки, шулайдыр, - дип, Финарис башын күтәреп хатынга карады. Эчен бушатырга ят кеше табылганга сөенгәндәй, сөйләде дә сөйләде ул.

    -Ходайның миндә нинди үче булгандыр, гомеремдә кеше рәнҗетмәдем, нахак сөйләмәдем, дөрес яшәргә тырыштым. Балаларымны да шулай тәрбияләдем, дип уйладым. Кайда ялгыштым дигән сорауны үз-үземә күп мәртәбәләр бирдем. Бүгенгечә җавап ала алганым юк. Мин - ике бала атасы. Беләгемдә көч, йөрәгемдә дәрт булган чагымда мин аларны үстердем. Икесе дә техникумда укыдылар. Вакыты җиткәч, гаилә кордылар. Киленнәрдән дә уңдык дип уйладык. Карчыгым белән оныкларыбызны сөеп туймадык. Олы улым Хәсән - хатынымның беренче иреннән туган бала. Без танышып, өйләнешкән дә аңа нибары 5 ай иде. Теле "әттәм" дип ачылды. Укуын тәмамлагач, эшен дә үзе эзләп тапты. Беренче хезмәт хакын да: "Мин беренче эшләп алган акчамны сезгә бирергә булдым", - дип, әнисе белән миңа алып кайтып бирде. Әле дә хәтеремдә: бик күп акча иде ул. "Улым, бу акчаларның бөтенесе дә синекеме соң?"- дип соравыма: "Әттәм, минеке инде, минеке", - дисә дә, үзенә сиздермичә, эшләгән урынын табып, тикшереп тә йөрдем әле. Дөрес булгач, и сөенгәннәремне белсәгез, эчемдә горурлану хисе дә дөрләп алды. Аллага шөкер, дөрес тәрбия биргәнбез дип шатландык. Көн-төн эчүдән башканы белмәгән, авырлы хатынын кышкы суыкта кыйнап, "теләсә кая олак" дип урамга куып чыгарган атадан туган бала нинди булыр, дип бик куркып яшәгән идем. Ходайга мең шөкер, Хәсәнем бик тәртипле, тәрбияле бала булып чыкты. Бүгенге көндә тормышта үз урынын табып, уңышлы гаилә корып, ике бала үстереп ята. Ә менә үз улым, һәр тамырында минем каным аккан газиз балам... - диде дә Финарис, йөзен каплап үксергә кереште. Мондый борылышны көтмәгән хатын югалып калды. Ирне ничек юатырга да белмәде. Ничек юата ала иде соң ул? Минем дә бердәнбер улым төрмәдә дипме.

    -Ә мин улыма Инсаф дип исем куштым. Инсафлы бала булып үсүен теләгән идем, - дип сөйләп китте хатын. -Мәктәптә укыганда исеме җисеменә туры килә, дип мактыйлар иде укытучылары. Күземә генә карап тора, олыны олы, кечене кече итә белде. Яхшы укыды, мәктәпне тәмамлагач институтка укырга керде.

    "Әнием, сине сагынам", - дип, атна саен кайта иде. Өченче курска җиткәч, улым үзгәрде. Һәрбер соравыма кырыс җавап бирә, бер сүз әйтеп булмый - тиз кызып китә, авылга кайтулары да сирәгәйгәннән-сирәгәйде. Күңелемне нидер тырнаса да, олыгая дип, үземне тынычландырырга тырыша идем. Ләкин бик нык ялгышканымны аңлаганда соң, бик соң иде инде. Авылда төрле сүзләр таралды, имеш, улым начар кешеләр белән бәйләнгән. Бу сүзләргә ышанасым килмәсә дә, Инсаф янына барып, үзен күреп сөйләшеп, тынычланып кайтырмын дип, юлга җыендым. Ул төн бик озын булды. Күземә йокы кермәде. Нәрсәгәдер эчем пошты, күңелем тынычсызланды. Тизрәк таң атуын теләдем. Тик бу таң миңа тынычлык китермәде. Киресенчә, соңгы өметләремне челпәрәмә китерде. Шул иртәне мин судка чакыру кәгазе алдым. Улымны, наркотик матдәләр сатуда гаепләп, ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ике елы узды, тагын дүрт елы бар. Ничекләр түзәрмен, - диде хатын тамам-тамам дип торган яшьләрен сөртеп. -Сезнең таянычыгыз, хатыныгыз бар. Кайгы-хәсрәтне бер җилкә белән күтәрүгә караганда, ике җилкәгә бүлеп күтәрү күпкә җиңелрәктер. Картлык көнемдә кайгы-хәсрәт утында янармын, дип, һич уйламаган идем. Инсафымны юанычым, таянычым булыр дип үстердем. Улымның бу тормышта ялгыш адым ясап адашуына, бәхетсез булуына үземне гаеплим. Әтисе белән кушылган булсак, ата тәрбиясе, киңәше белән үссә, улым бүген янымда булыр иде. Язмыштыр инде. Язмыштан узмыш юк.

    Реклама

    Берара хатын да, ир дә сүзсез генә утырдылар.

    -Ә сезнең икенче балагыз, үз улыгыз белән ни булды? - дип, хатын иргә текәлде. Финарис авыр итеп көрсенеп куйды. Авыр иде аңа, бик авыр иде.

    -Без барысын да язмышка сылтап ялгышабыз ахрысы, - дип ир сүзен башлады. -Кылган гамәлләребез, язмышыбыз үзебездән тора бит. Аллаһы Тәгалә һәрвакыт сайлау хокукы бирә: яхшыны сайлыйсыңмы, яманнымы.

    Фидаил кечкенәдән эш сөймәде. Укып бетергәч тә, эшкә урнашырга ашыкмады. Каңгырап йөргән энесен Хәсән үзе янына эшкә чакырды. Ике ел тирәсе эшләп йөргәннән соң: "Мин өйләнәм, без хатыным белән Себергә китәбез. Монда 5 тиенгә эшләп йөреп машина да алып булмый" - дип кайтып керде. Үзе белән Валя исемле кызны да иярткән иде. Тәрбияле, тәртипле кыз кебек тоелды ул. Әмма, беренче тәэсир алдаучан була икән. Ярты елдан соң туй ясап, килен белән улыбызны Себергә озаттык. Атна саен телефоннан сөйләшеп тордык. Бер елдан оныгыбыз туды. Сөенеп туя алмадык. Сөенечләребез озакка бармады, ике елдан төенчекләрен төйнәп, кайтып төштеләр. "Блатың" булса гына акчалы эшкә урнаша аласың, өч тиенгә эшләп йөрисе килмәде. Сезгә дә ялгызыгыз гына авырдыр дип кайтырга булдык", - дигән булдылар. Ярты ел тирәсе акчалы эш эзләп йөргәч, тагын абыйсы янына барып урнашты. Тора-бара киленнең дә кемлеге ачыла башлады. Малай өйдә юкта безне өйдән куудан да читенсенми: "Мин сезне я куып чыгарам, я гүргә кертмичә туктамыйм", - дип котырынулары ешайганнан-ешайды. Фидаил кайткач, аңа бу турыда сөйләп карыйбыз, ышанмый гына бит. Киленнең чираттагы гаугасы вакытында карчыгымның кан басымы күтәрелде. Дәваханәгә алып барып җиткерә алмадык, - диде дә Финарис үксеп еларга тотынды. Үксеп елаган ирләрне күрмәгән хатын Финарисны ничек юатырга белмәде. Еллар буена тыелып килгән хисләр ташкынын бер мизгелдә генә туктатырлык түгел иде шул. Ир үзен кулга алды. Кесәсеннән тәмәкесен эзләп табып кабызды да, озак итеп суыра-суыра тартты. Тартып бетергәч, авыр итеп сулыш алды да сүзен дәвам итте:

    -Минем өчен тәмугның чын газаплары әле башланган гына икән. Без картларның, көн дә күрше Бари капка төбендә җыелып, бүгенге тормышны, кемнәрнедер сүгеп, үзара сөйләшеп утыра торган гадәтебез бар. Шулай беркөнне кайтып керсәм, чәчләрен-башларын тузгытып килен акыра, малайның күзләре үгез күзе кебек кызарып акайган, миңа менә ташланам-ташланам дип, үзен чак тыеп тора. "Нәрсә булды?" - дип соравыма улым -Фидаилем, үз балам җилкәмнән җилдерәтеп тотты да, урамга чыгарып атты. Нәрсә булганын да аңлый алмадым. Гарьлегемнән җирне тырный-тырный үксеп еладым. Әйе, мин бик йомшак кеше, хатын-кыз кебек еларга гына торам. Кемгә ошап улым шундый кансыз булгандыр. Күршеләр күреп алып, Хәсәнгә шалтыратканнар, ул өйгә дә кереп тормыйча үзләренә алып кайтып китте. Соңыннан белдек, "атаң миңа бәйләнде", - дип, Фидаилгә ялганлап, килен миңа каршы котырткан булып чыкты. Анасын гүргә керткән, атасын урамга чыгарып аткан газиз баламны 5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Хатыны, Хәсәннең тормышыннан көнләшеп, энесен абыйсына каршы да котыртты, кешеләр яллап, Хәсәнне кыйнаттырган. Иң үкенечлесе кыйнаучыларның башлап йөрүчесе Фидаил үзе була. Әле ярый боларны карчыгым белмичә китте. Бу кадәр явызлык белән ничек яшәмәк кирәк.

    Эскәмиянең икесе ике башына утырган, кайгылары охшаш булган бу җаннар бер-берсен юатырлык сүзләр таба алмадылар. Икесе дә үз кайгыларын үз иңнәрендә күтәргән хәлдә аерылдылар.

    Фәридә ХИСАМОВА

    фото: http://demo1.beta2.rian.ru/spb/20131007/968390421.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: