Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Абый фатирдан өлеш сорый”

    Төрле сәбәпләр аркасында бер-берсеннән бизеп, еллар буе сөйләшмичә, ахырда бөтенләй кан дошманга әйләнгән туганнар бар. Бер карында яткан, бер үк әти-әни назын тоеп, барысына да уртак туган йортта әүмәкләшеп-тәгәрәшеп уйнап үскән апа-абыйлар, эне-сеңелләр арасыннан "кара мәче" узу сәбәпләренең берсе - торак бүлешү. - Абый мин ирем белән яшәгән фатирдан өлеш...

    Реклама

    Төрле сәбәпләр аркасында бер-берсеннән бизеп, еллар буе сөйләшмичә, ахырда бөтенләй кан дошманга әйләнгән туганнар бар. Бер карында яткан, бер үк әти-әни назын тоеп, барысына да уртак туган йортта әүмәкләшеп-тәгәрәшеп уйнап үскән апа-абыйлар, эне-сеңелләр арасыннан "кара мәче" узу сәбәпләренең берсе - торак бүлешү.

    - Абый мин ирем белән яшәгән фатирдан өлеш сорый, ә аның монда бер өлеше дә юк, - дип сөйләде безгә Лилия ханым (исеме үзгәртелде).

    - Без Казанда, Такташ урамындагы ике катлы агач баракның беренче катында алты бала үстек. Бер апа мин туганчы ук үлгән, соңыннан фаҗигале төстә тагын бер абыем, аннан энем үлде. Хәзер без өчәү калдык: 84 яшьлек апа, 77 яшьлек абый һәм мин. Абый электән туган җанлы булмады. Әти-әни бик интекте аның белән. Үзе нәрсәдер эшләүче түгел, ә кулланучы булып кына үсте ул. Әзергә-бәзер яшәргә яратты. Без әле агач баракта яшәгәндә үк чыга да югала, чыга да югала, айлар буе кайтмый йөри иде. Егерме еллап шулай кунак кебек анда-санда кайтып-китеп кенә йөрде. Әти абыйдан ярдәм өмет итте. "Без картайдык инде, бу йортта пропискада торасың, нишләп безгә бер дә ярдәмең тими?" - дип, абыйны гел битәрли иде. Әмма аңа әти-әни сүзе һич барып җитмәде. Әти улының төпле акылга утырганын көтеп ала алмады, 76 яшендә үлеп китте. Аны җирләргә кирәк дип, абыйны эзләп йөреп, көчкә таптык. Без яшәгән агач барак коточкыч хәлдә, язгы ташу сулары ташкын булып агып керә, өйдә гел дымлы, тынчу һава. Әни еш чирли. "Безгә фатир кирәк", - дип, әллә ничә тапкыр Мәскәүгә бардым. Шунда Мәскәү егете белән таныштым, ул миңа өйләнергә теләде. "Әнине ташлый алмыйм", - дип, китмәдем. Кияүгә олыгаеп кына чыктым, әни бу вакытта 80гә якынлаша иде инде. Ниһаять, безгә ике бүлмәле фатир бирделәр. Шул вакытта да абыйны эзләп, документларга кул куярга кирәк дип, җәфаланып беттек. Ул баракта төпләнеп тормаса да, аннан пропискадан төшмәде. Инде безгә ике бүлмәле фатир бирелгәч, баракта пропискада торганлыктан, билгеле, тагын ияреп килде - документта. Исәпкә бар, санга - юк. Үзенең безгә бирелгән фатирда яшисе дә килмәде. Ул бер хатын янында (ул аның икенче хатыны, беренче гаиләсенең үз куышы бар), ике бүлмәле фатирда тора. Язылышмыйча яшиләр. Бездә гомер буе пропискада торса да, коммуналь хезмәтләр өчен акча түләгәне юк. Акча юк заманнарда, 90нчы елларда, тамактан кысып, тиенләп җыеп, фатирга яхшы ремонт ясаттык. Абый бер тиен бирмәде. Хәзер: "Минем өлешне бирегез, фатирда минем өлеш тә бар", - дип, бездән фатир даулап йөри. Әни чирләгәндә аны ирем белән икәү карадык. Ул бик укымышлы, дини карчык булса да, аның абыйга карата бәгыре катты һәм үлем түшәгенә егылгач: "Аны җеназама чакырмагыз", - диде. Әниебез 96 яшендә дөнья куйды.

    Инде елыйсыларым килә, күпме еллар баракта интегеп яшәп, аннан гомер буе эшләп алган фатирыбызда ирем белән (соң өйләнешкәнлектән, балаларыбыз юк) тынычлап, рәхәтләнеп яши алмыйбыз. Абый безнең эш урыннарына, без йөри торган поликлиникага барып: "Мине өемә кертмиләр", - дип, безне пычратып, безнең хакта тузга язмаган нахак сүзләр сөйләп йөргән. Ичмасам, килсә бер хәл. Килгәне юк бит - күршеләр шаһит! Бер урамда яшибез, инде ничә еллар аралашмыйбыз. Мин кияүгә чыккач, башта кунакка йөрешеп алдык әле...

    Безнең фатир хосусыйлаштырылмаган иде һәм без шул эшкә тотындык. Мин абыйның пропискадан төшүен сорадым. Ә ул ризалашмый: "Ул фатирда минем дә өлеш бар, бирегез!" - ди. Инде эшләр судка барып җитте. Бу хәлләр ни булып бетәр, белмим. Картайган көнеңдә бертуганың белән судлашып йөрү - бик авыр хәл. Суд юлында йөри торгач, шунысын да белдек: безнең кебек милек бүлешүче туганнар хәзер күп икән. Кызганыч инде...

    - Минем әнидән калган бакчам бар, шуның яртысын сатып, хатынның абыйсына акчасын бирсәм, тынычланмас микән дип йөрим әле, - диде безгә Лилия ханымның ире. - Хатынымны кызганам, ул бик юаш кеше, әти-әни дип, аларны карап-тәрбияләп яшәде. Ә аның абыйсын аңламыйм: якыннарын бар дип тә белмәде, алар белән кызыксынмады, ярдәм итмәде. Хәзер аңа кемдер фатир бирергә тиеш икән. Шулай да, абый белән сеңел картайган көннәрендә булса да дуслашырга тиешләр дип саныйм.

    Редакциядән. Әлеге күңелсез вакыйга уңаеннан хокук белгечләре белән киңәшеп караган идек, алар, ордер тапшырылганда Лилия ханымның абыйсына да өлеш каралган икән, димәк, аның пропискада торган фатирда өлеше бар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән очракта да, ул шул өлешне таләп итәргә хокуклы диделәр. Бу очракта кешене пропискадан төшерү бик катлаулы һәм моны тәҗрибәле хокук белгечләре ярдәмендә генә башкарып чыгу мөмкин, ә коммуналь хезмәтләргә Лилия ханым абыйсының өлешен суд аша түләттерә ала икән.

    Назилә САФИУЛЛИНА
    Татарстан яшьләре
    № --- | 10.07.2015

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: