Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 48 ел элек Кукмара газетасында ниләр язганнар?

    Яртыеллык тегелмәләрне энә күзлегеннән үткәреп шул сорауга җавап эзләп карадым. Ленин һәм план "Ленинга бүген 95 яшь тулыр иде. Инде 40 елдан артык ул арабызда юк. Ләкин Ленинның үлемсез тәгълиматы яши һәм җиңә", - апрель саннары шундыйрак язмалар белән башланып китә. Бит саен Ленин сурәтен, "Ленин яши", "Безне Ленин үстерде"...

    Яртыеллык тегелмәләрне энә күзлегеннән үткәреп шул сорауга җавап эзләп карадым.

    Ленин һәм план

    "Ленинга бүген 95 яшь тулыр иде. Инде 40 елдан артык ул арабызда юк. Ләкин Ленинның үлемсез тәгълиматы яши һәм җиңә", - апрель саннары шундыйрак язмалар белән башланып китә. Бит саен Ленин сурәтен, "Ленин яши", "Безне Ленин үстерде" өндәмәләрен дә кызганмаганнар.... Тик Ленин "бабайны" 95 яшькә кадәр яшәр һәм идарә итәр дип уйлаучылар, чыннан да, булды микәнни ул заманда?!

    "План үтәү" бурычын да күпләр хәтерлидер. Газета хәбәрчеләре терлекчегә һәр сыердан уртача 2100 кило сөт, сарыктан - 2,5 кило йон, тавыктан 105 йомырка алырга йөкләнүе турында яза. "Алга" колхозыннан Хәбирә Низаметдинова белән Хәтирә Кадыйрованың исә карый торган терлекләре, көз-кыш булуына карамастан, 8-9, 100 граммга артып барган. Язга кергәч, бу маллар көн саен 715 граммга үскәннәр. Сан саен чит илләрдәге урып-җыю да яктыртыла. Монголия госхозларында 24 миллион пот ашлык җыеп алыначагы көтелә. Словакия авылларында ел саен 25 меңгә якын гаилә яңа өйләргә күчә.

    Әмма Кукмара халкы җигелеп эшли генә түгел, "культурно" ял итә дә белгән. Районда 10 айга куелган 811 спектакльне 97 мең кеше тамаша кылса, күрсәтелгән 11 мең кино-сеансны 518 мең кеше караган.

    Рәхмәт хатларын да укып рәхәтләндем. 20 ел элек булган Бөек Ватан сугышында яралы ул-кызларын "үлем тырнагыннан йолкып калучы" табибларга ата-аналар гомер буе бурычлы икәнен яза.

    Газета һәм халык

    "Мактау тактасы", "Журналист блокнотыннан", "Атеистик бит", "Хат юлга чакырды", "Халыкара темага", "Экранда - яңа фильм", "Безнең "Чаян", "Татарстан яшьләре" кунакта" рубрикаларыннан тыш, космос турындагы язмалар да уйга калдырды. Хәзер безнең өчен гадәти очышка әйләнгән күккә менүне халык зур могҗиза итеп көткән.

    Ул заманда укучы газетаны чын яклаучысы итеп тойган. И.Бариев белән Г.Галәветдинов хакыйкать эзләп, иң элек газетага язганнар: "Район культура йортына килгән яшьләрне кайчак: тибәрмен дә җибәрермен, йөрмәгез! - һәм башка шундый "тәмле" сүзләр белән каршылыйлар. 14 ноябрь көнне концертка килгәч, безне контролер Татьяна апа Постникова нәкъ әнә шулай каршы алды. Бу беренче очрак түгел. Ял итәргә килгәч, кызлар алдында йөрәгеңә төкерсәләр, кәеф китә икән". Бу язмадан соң редакция мәдәният хезмәткәрләре белән очрашып, мәсьәләгә ачыклык керткән.

    Реклама

    Район газетасының "дүртенче хакимият" булуы да сөендерде. Чөнки хәбәрчеләр рейдлар үткәреп, дөньяны бераз "үзгәртүгә" өлеш кертә алган. 17 май санында "Сыерлар тук, сөт нигә юк?" язмасы "Виль Кужым" фермаларындагы хәлләр турында бара: "Шапшаклыкка һәм пычраклыкка исең китәрлек. Кардада сыерлар тездән пычракта йөриләр. Аларның тәннәре, җилемнәре, койрыклары буялып беткән. Абзар эчендәге пычрак та урыны белән итек йөзенә кадәр менә". Бу язмадан соң 4 көн үткәч, биредә 100 баш сыер өчен яңа абзар төзелеп килүе, 29 сентябрь санында гектарыннан 130 центнер помидор, шул исәптән кишер, кәбестә җыеп алынуы турында әйтелә. Ә ел ахырына бу колхоз алдынгылар рәтенә баса.

    Дин һәм хезмәт

    Ай саен КПСС райкомы егермеләп "Беседалар һәм докладлар үткәрү өчен үрнәк темалар" тәкъдим иткән. "Пасха һәм Корбан бәйрәмнәре - дингә ышанучыларны рухи коллыкка төшерү коралы" дигән теманы күреп телсез калдым. Газета битләрендә намаз укучыларны һәм чиркәүгә йөрүчеләрне хәтта "искелек калдыклары" дип атаганнар.

    Бервакыт Кытайдан Казанга килеп укучы танышым: "Басу-кырларыгыз бигрәк шыр буш. Бездә бу кадәр җир булса, кытайлар бәрәңге үстереп, "чипсы" булса да ясап сатарлар иде", - дигән иде. Бездә дә кытайлардан кимен куймаганнар. Җәен Ятмас Дусай халкы 2 тонна кычыткан, Чишмәбаш укучылары 150шәр кило металл ватыклары җыйганнар. Ош.Юмья балалары колхозда эшләп, 5000 хезмәт көне тутырганнар. Бер бала үзенә генә 245 хезмәт көне эшләгән. Бу яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирү түгелме?

    Нур Шәрифуллинның хезмәт ияләре турындагы язмаларын бигрәкләр дә бирелеп укыдым. Ул әдәби сурәтләү алымнарын кулланып язган: "Ефәк тасма кебек уҗым кыякларын бер үреп, бер сүтеп йомшак таң җиле исә. Җир сөтен имеп үсүче шушы уҗым дулкынындагы иртәнге чык бөртекләренең матурлыгына сокланып, җәйләү сукмагыннан берәү атлый. Бу ферма мөдире Габделхәй Бикбаев".

    Нурҗиһан һәм Марабу

    1965 елда дөнья күргән "Хезмәт даны", гомумән, миңа энциклопедияне хәтерләтте. Биредә сәламәт яшәү рәвеше, тарих, фән, әдәбият, мәдәният, көндәлек проблемалар, гаилә, ата-бала мөнәсәбәтләре дә бар. Район халкы бер генә газета алдырып, дөнья хәлләреннән дә хәбәрдар яшәгән: сан саен чит илләрдәге тормыш, гаҗәеп язмышлар урын алган. Ул вакытта интернет югын да исәпкә алсаң... Эш сөючән авыл халкы, кыр батырлары, хезмәт алдынгыларының чын мактау урыны да булганга, хәзер ни өчен газетабызның "Хезмәт даны" исемен йөртүенә төшенә башладым бугай.

    "Хезмәт даны"н укып кына, Айдын-булак авылында озын гомерлеләр гаиләсе яшәвен (127 яшьлек колхозчы Нурҗиһан-Хала Примованың өч улы бар: олысы Сөләйманга - 104, уртанчысы Әмингә - 102, ә кечесенә 100 яшь. Аның ире Сардир 107 яшендә үлгән), Африкада биеклеге кеше буе кадәр Марабу кошы барлыгын, Ханой өстендә 1965 елда 287 самолет бәреп төшерелүен белдем! Бу күзәтүләрдән соң Ленин, партия турындагы шигарьләргә ияреп, "Яшәсен "Хезмәт даны"!" - диясе генә килеп тора!..

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: