Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 41нең ачы язмышы

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы дигәндә хатирәләр яңара гына бара. Сугыш ачысын күрмәсәм дә, Пычак авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны әтием Канәфи Фатыйхов һәм хезмәт ветераны әнием Өммегөлсемнең сугыш турында әрнеп сөйләүләре әле дә хәтеремдә. Әти сугышта күргән-кичергәннәрен һичкайчан онытылмаслык кырыс истәлек дип кенә түгел, ә әхлакый сабак итеп тә карый...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы дигәндә хатирәләр яңара гына бара. Сугыш ачысын күрмәсәм дә, Пычак авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны әтием Канәфи Фатыйхов һәм хезмәт ветераны әнием Өммегөлсемнең сугыш турында әрнеп сөйләүләре әле дә хәтеремдә.

    Әти сугышта күргән-кичергәннәрен һичкайчан онытылмаслык кырыс истәлек дип кенә түгел, ә әхлакый сабак итеп тә карый иде. Дөрес, әти ул елларны бик искә алырга яратмады. Сугыш кырында ятып калган дуслары, полкташлары күз алдына килгәндер, күрәсең. Шуңа да бу язмамны әниебез сөйләгәннәргә нигезләнеп язам.

    Әнием Өммегөлсем Зарипова Пычак авылында ишле гади колхозчы гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә. 4нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, әби-бабайлар шайтан сабагы, дип әйтә торгач, мәктәпне ташлый. Ләкин качып укуы турында гел исенә төшерә иде.

    Яшүсмер чагында хуҗалыкта төрле эшләрдә катнашкан, урагын урган, көлтә суккан. Үсеп буйга җиткәч, шул ук авылның ишле гаиләсендә тәрбияләнеп үскән, армия сафларында 3 ел хезмәт итеп кайткан Канәфи Фатыйховка - әтигә тормышка чыга. Бер кыз, бер ир малай тәрбияләп-үстереп ятканда, әтине 8 айга хәрби җыенга алалар һәм аның кайтыр вакыты җиткәч кенә сугыш башлана.

    Реклама

    Әни сугышка биш абыйсын, өч җизнәсен, әтинең ике энесен озата. Шулар арасыннан бары тик әтинең бер энесе генә сугыштан кире әйләнеп ката. 1943 елда авылда янгын чыгып, 13 хуҗалык янып, кара көлгә әйләнә. Шул вакытта әти-әниләрнең хуҗалыгы да янып бетә. Әни ике баласы, әби-бабай, әтинең бертуган апасы белән куылган байларның өендә берничә гаилә бергә гомер кичерәләр. 1943 елда халык ачлыктан шешенеп үлә башлагач, хуҗалык рәисе Рәхим абый Сабиров, исәпкә алучы Сания апа Фатыйхова, кладовщик әниебез, бергәләп киңәшеп, район билгеләгән күләмнән ничәдер грамм ашлыкны артык биргәннәр. Авылыбызның бер коммунист хатыны әлеге хәлләрне район җитәкчеләренә җиткерә. Шуннан соң изгелек кылганнарны төрмәгә ябалар. Аларны шунда ук Казан төрмәсенә озаталар. Бу хәлдэн соң, авыл халкы, аларны яклап, имзалар җыеп, кирәкле органнарга тапшыралар.

    Әтиебез сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Сугышка кадәр туган ике бала янына тагын биш сабыйга гомер биреп, аларны тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Әтиебезгә сугыш турында нинди генә сораулар бирсәк тә, күзенә яшь тыгылып, сөйли алмый иде. Бары тик: "Без күргәнне сезгә күрергә язмасын иде, балалар", - дип, оныкларының башларыннан сыйпый иде. Әйе, туксан килограмм авырлыктагы ир-егет сугыштан 44 килограмм булып кайтсын әле! Бу мәхшәрне сүзсез дә аңлап була.

    Һәр баласы үзенең гаиләсен корып, әти-әнинең йөзләренә тап төшермичә гомер кичерәләр. Өч кыз туганыбыз фани дөньяда юк инде. Әти-әни тормыш юлларында күпме авырлыклар күргәннәр, сугыштан соң торырларына йортлары булмыйча, өй салып, хуҗалыкта хезмәт куеп, 55 ел бергә гомер итеп, 2000 елны бер ай эчендә бакыйлыкка күчтеләр. Аларның авыр туфраклары җиңел булып, урыннары җәннәттә булсын! Без алар биргән хәер -фатыйха, догалары белән гомер кичереп ятабыз.

    Фәрит КАНӘФИЕВ, Пычак авылы

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: