Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 22,600 рентген радиацияле Фәнис Кукмарада яши

    Быел Чернобыль атом электр станциясендә реактор шартлауга 29 ел тула. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче блогында көчле шартлау булып, бик зур янгын чыкканнан соң меңләгән кешеләр бу коточкыч авария нәтиҗәләренә каршы көрәшкә агыла. Алар бу вакытта сәламәтлекләре, радиациянең тәэсире турында уйлап та карамыйлар. Фаҗига булган җирдә күп...

    Быел Чернобыль атом электр станциясендә реактор шартлауга 29 ел тула.

    1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче блогында көчле шартлау булып, бик зур янгын чыкканнан соң меңләгән кешеләр бу коточкыч авария нәтиҗәләренә каршы көрәшкә агыла. Алар бу вакытта сәламәтлекләре, радиациянең тәэсире турында уйлап та карамыйлар. Фаҗига булган җирдә күп эшләр кул белән башкарыла. Станция эчендә радиоактив тузанны кул белән юалар, беренче кат җимерекләрне чистарталар. Кукмарада гомер итүче, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Фәнис абый Мортазин да, ул вакытта гомеребезне, сәламәтлегебезне нинди куркыныч астына куюыбызны аңламаганбыз, ди.

    Фәнис абый чыгышы белән Хасановка авылыннан. Кукмара аграр көллиятен тәмамлаган егет Кукмарага килеп, тракторчы буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. Армия сафларына да биредән китә ул. Өч еллык армия срогы ике елга калдырылган вакытка туры килә аның хезмәте. Мәскәү өлкәсендә төзүчеләр батальонында хезмәт итә. Монда да шофер булып эшләп, хезмәт хакы алып, Мәскәүдә киенеп, күчтәнәчләр алып кайта туган якларына. Үземне баеп кайткан кебек хис иттем, ди Фәнис абый ул вакытларны искә алып. Аннан кайткач, төрле оешмаларда хезмәт куя. Чернобыльгә исә "Мелиорация" җәмгыятендә эшләгән вакытта алына.

    -Безне сентябрь аенда урып-җыюга дип эшкә чакырдылар. Аннары гына кая барасыбызны әйттеләр, әмма барыбер бу фаҗига турында берни дә белми идек, шуңа күрә нәрсәгә барганыбызны аңламадык, - дип сөйләп китте Фәнис Мортазин.

    Әйе, кайчандыр зур төзелешләр барган, чәчәк аткан Чернобыль шәһәренең киләчәгенә бер мизгелдә нокта куела. Кешеләрнең тормышы челпәрәмә килеп, күк йөзен кара болыт каплап ала. Инде ничә еллар үтсә дә, Чернобыль сүзе кешеләрдә тискәре тәэсир тудыра. Андагы хәлләрне үз күзе белән күргән Фәнис абый болай дип искә ала:

    -Иң башта атом бомбасын беренче тапкыр сынап караган урынга - Тоцкка алып бардылар, анда өйрәнүләр булды. Миңа радиация буенча разведчик дигән вазыйфа билгеләделәр. Ә төп эш урынында көн иртәнге сәгать 4-5тә башлана иде. Каплаулы машиналарга утыртып, колонналар белән эш урыннарына алып баралар. Төгәл араны әйтә алмыйм, 30 чакрымлап барганбыздыр. Барып җиткәч, киемнәрне алыштырып, капчыклардан үзеңә яраклы өс-киемен сайлап аласың. Мин дүртенче блокта эшләдем. Бездән алда дозометрчы кереп, бинадагы радиацияне үлчәп чыга иде. Аннары бишәр кешене эшкә кертәләр. Анда бинаның стеналарын юасы, җыештырасы, әмма бер-береңнән читкә тайпылырга ярамый. Унбиш минуттан соң алмашка башкалар керә. Чыккач, шулай ук киемнәрне капчыкларга саласы: өске өлешне бер капчыкка, аскыны икенчегә, чөнки аскы киемнәр инде яраксызга әйләнә, ә өскеләрен әле тагын бер-ике тапкыр кияргә ярый иде. Безгә монда булган һәр көнөчен ике ярым рентген радиация язылды. Бу ике көнгә бер кабатлана. Мин барлыгы 31 тапкыр кергәнмен, - диде Фәнис абый. - Кайтулары тагын мәшәкать иде. Машинаны юалар, аннары радиациясе күләмен үлчиләр, калган булса, тагын юарга җибәрәләр. Шулай нурланыш беткәнче әйләнеп йөри идек. Әмма базага кайткач та тик торасы түгел, төнге унберләргә кадәр кем кайда эштә. Мин бәрәңге базында эшләдем. Салкыны үзәкләргә үткәне һаман да хәтердә әле.

    Нинди генә авыр эшләрдә кайнашсам да, бик яхшы ашатуларын, суны шешәләрдә китереп, дежурный ала алмаса, сусыз калулары турында да искә алды ул. Интернет челтәрендә Чернорбыльдә машина-техника зиратлары турында язмаларны, фотосурәтләрне күргән бар иде. Чыннан да, тезелеп киткән, бернигә дә яраксыз, өр-яңа машиналарны күргәнен сөйләде әңгәмәдәшем. Тик бу байлыкларны кеше гомере белән чагыштырырлык түгел. Бер егет түбәдән алып төшкән графит кыйпылчыгын истәлеккә палаткага алып кайтып куя. Андагы радиацияне тикшергәндә ул искиткеч каты тавыш бирә. Шулай итеп, ул үзенең һәм бергә яшәүче дустының гомерен куркыныч астына куя. Күзгә күренми, төсе, исе булмаган әйбернең куркыныч тудыруын уйлап та карамаганнар шул инде.

    Фәнис абый фаҗига урыныннан егерме ике дә алты йөз рентген радиация белән кайта. Безнең районда ул иң күп радиация алган кеше. Һәлакәт урынында куйган хезмәте өчен Батырлык ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Районда чернобыльчеләр белән оештырылучы очрашуларга да теләп йөри, алай гына да түгел, Илдар Асриев, Константин Ивановлар белән һәрдаим аралашып торалар икән. Чишмәбаш авылыннан Фәрит Билалов бик якын итә, дип сөйләде. Чернобыльгә барганчы дәваханә ишекләрен ачып кергәне булмаса да, хәзер менә йогынтысы күренә, диде. Тик шулай да Фәнис абый бирешә торганнардан түгел, тормыш иптәше Розалия апа белән гөрләшеп яшәп яталар. Яраткан шөгыле - рәхәтләнеп балыкка йөри. "Кармак булса, башка берни кирәк түгел, хәтта ашау да онытыла", - диде ветеран.

    Көчле радиоактив зонада эшләүче 600дән артык кеше зур күләмдә нурланыш ала. 28 кеше авариядән соң берничә айдан вафат була. Барлыгы 6 миллион 945 мең кеше яшәгән 155 мең квадрат метр мәйдан радиоактив зарарлануга дучар ителә.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: