Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 2 август – тимерьюлчылар көне

    Тимер юл тарихы - безнең тарих 1914 елда тимер юл салына башлау Кукмара төбәге өчен әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып тора. Бу эш Николай Васильевич Комаров тырышлыгы белән башланып китә. 1913 елда ул, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, земское собрание исеменнән Мәскәү-Казан тимер юлы рәисе Николай Карлович Фон-Меккка телефонограмма җибәреп, тимер юл...

    Тимер юл тарихы - безнең тарих

    1914 елда тимер юл салына башлау Кукмара төбәге өчен әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып тора. Бу эш Николай Васильевич Комаров тырышлыгы белән башланып китә. 1913 елда ул, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, земское собрание исеменнән Мәскәү-Казан тимер юлы рәисе Николай Карлович Фон-Меккка телефонограмма җибәреп, тимер юл элек планлаштырылганча Кукмарадан 20 километр төньяктарак Бөр елгасы аша түгел, завод-фабрикалары булган Кукмара аша үткәрелсә, файдалы булачагын әйтә. Фабрикант әзерләгән белешмәдән күренгәнчә, Кукмара аша узучы товар әйләнеше зур була: районга ел саен 720 мең пот йөк (товар) килгән, читкә 980 мең пот товар чыгарылган.

    1916 елда Кукмара аша бер юллы тимер юл уза. Ул 34 чакрымга сузыла. Шуның 18 чакрымы Байлангар, Сазтамак, Нормабаш авыллары җирләре аша үтә. Тимер юлны немец хәрби әсирләре салган. Аларны казармаларда яшәткәннәр. Эш вакыты 14-16 сәгать тәшкил иткән. Ашау-эчү заманасына күрә уртача булган. Авыл кешеләренең шул әсирләрдән калган азык-төлекне алып кайтып ашаганнары билгеле. Эш авыр булгач, әсирләр арасында имгәнүчеләр, үлүчеләр дә булган. Үлгәннәрен шунда ук дамба эченә күмеп калдырганнар. Шулай итеп, юллар күтәрелгән, беренче рельслар салынган. Рельслар тешле булып, паровоз һәм вагоннарның тәгәрмәчләре шулай ук тешле булган. Юлдан атна-ун көнгә бер мәртәбә генә составлар узган.

    Тимер юл Байлангар төбәге кешеләре өчен тора-бара яшәү чыганагының бер өлешенә әйләнгән. Юл йөрү, алу-сату эшләре белән шөгыльләнергә уңайлыклар тудырган.

    Юлны төзек хәлдә тоту өчен аерым хәзерлекле кешеләр кирәк булган. Аларны башлыча Сазтамак, Байлангар, Нормабаш һәм Каенсар авылларыннан туплаганнар. Гаиләсе белән тимер юл буена салынган казармаларда яшәүчеләр дә булган. Сазтамак, 14нче чакрымдагы - Хаҗи, 13нче чакрымдагы (Нормабаш) - Гаян, соңрак 18нче чакрымдагы су салу (Вакыйф) казармалары билгеле. Насос станциясендә мастер булып Сазтамактан Сәетгәрәй Рәхимовның, Байлангардан Рәшит Кәбиров, Хәйдәр Рәхимовларның моторист булып эшләгәннәр.

    Реклама

    Кыш көннәрендә тимер юлны көчле бураннар күмеп киткәндә, авыллардан 300ләп кешене кар көрәргә җибәргәннәр. Моннан тыш тимер юлда чират буенча эшләү дә авыл халкына йөкләтелгән. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Байлангар, Сазтамак, Нормабаш зонасында зур аварияләр булмаган.

    Байлангар авылыннан үзләренең тормышларын тимер юл белән бәйләгән кешеләр күп: обходчиклар Иблиямин Сафин, Вәгыйз Гафиятуллин, Мөхлис Кәримуллин, Хаҗиәхмәт Гатин, Хисмәт Гыйльмуллин, Ибрай Җиһаншин, Минемулла Җиһаншин, Хаҗиәхмәт Галиәхмәтов, Сазтамактан Габдрахман Салихов, Нәсиха Вахитова, Мөнәвәрә Хөрәмшина, Нурсына Кәримуллина һ.б. эшләделәр. Байлангар авылы турындагы 14нче чакрым казармасында озак еллар гаиләсе белән бригадир Хаҗиәхмәт абый белән Шәмсеруй апа Галиәхмәтовлар яшәде. Алар бик тату, үрнәк гаилә булып, 90шар яшькә җитеп, балалары, оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичереп, бакый дөньяга күчтеләр.

    Тимер юл элек һәм бүгенге кебек киләчәк буыннарга да хезмәт итсен иде.

    Рафаэль ЯРМИЕВ, Байлангар

    фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: