Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уку белән спорт янәшә

Мин күппрофильле лицейда 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң укуымны Саба районының Икшермә кадет интернат-мәктәбендә дәвам иттем. Сыйныфыбызда 11 укучы укый. Төрлебез төрле районнардан: Кукмара, Әтнә, Теләче, Мамадыш һәм Нократ Аланыннан булсак та, бик дус яшибез. Сыйныфыбыз белән спортны яратабыз, барыбыз да спорт түгәрәкләренә йөри, бәйгеләрдә актив катнаша. Туризм түгәрәгендә шөгыльләнүче Тимур...

Мин күппрофильле лицейда 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң укуымны Саба районының Икшермә кадет интернат-мәктәбендә дәвам иттем. Сыйныфыбызда 11 укучы укый. Төрлебез төрле районнардан: Кукмара, Әтнә, Теләче, Мамадыш һәм Нократ Аланыннан булсак та, бик дус яшибез.

Сыйныфыбыз белән спортны яратабыз, барыбыз да спорт түгәрәкләренә йөри, бәйгеләрдә актив катнаша. Туризм түгәрәгендә шөгыльләнүче Тимур Галиуллин белән Камилә Билаловалар республика күләмендә үткән бәйгедә уңышлы катнашып, грамота, медальләр белән бүләкләнделәр. Көрәш, флорбол буенча узган район бәйгеләрендә дә нәтиҗәләребез сөенечле.

"Патриот" республика яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге республикадагы кадет мәктәпләре арасында спортның хәрби төрләре буенча бәйге үткәрде. Команда составында безнең сыйныфтан дүрт укучы иде. Мин, мәсәлән, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда 3нче урынны алдым, Тимур турникта күтәрелүдә аз гына җиңүчедән калышты. Командабыз хәрби әзерлек буенча 3нче урын, АК-74 автоматының магазинына патрон тутыру бәйгесендә 1нче урынны алды. Кыскасы, районда гына түгел, республика күләмендә дә без хәрби хәзерлек буенча сынатмыйбыз.

Без сыйныф җитәкчебезнең физкультура укытучысы булуы белән дә бәхетле. Илдар Гарәфиев безгә спортның бөтен нечкәлекләрен өйрәтә, аның белән бергә көн саен иртәнге күнегүләр эшлибез. Ә тәрбиячебез Мәдинә Маканова безнең өчен төрле уеннар, конкурслар оештыра. Мәктәптә уза торган һәр чарада актив катнашабыз, спорт белән берлектә имтиханнарга әзерләнергә дә вакыт табабыз.

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән девиз белән яшибез без һәм кадет мәктәбендә укуыбыз белән горурланабыз.

Айназ НУРГАЛИЕВ, Зур Кукмара авылы

фото: http://nikolskoeinfo.ru/novosti/print:page,1,235-novosti-sporta.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk