Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәк алар кулында

Янил авылындагы аграр көллиятнең якында гына булуы востоклылар өчен аеруча уңайлы - ел саен механизаторлар сафына яшьләр өстәлеп тора. Аларның барысы да авылда калмый, билгеле.


Ләкин араларында үзен туган төбәгенә хезмәт итүгә багышлаганнары да аз түгел. Илшат Нуриев (рәсемдә) та әнә шундыйлардан. Бәхет эзләп, читкә китү ягын карамаган, игенче-механизатор һөнәренә өстенлек биргән. Егет МТЗ-80 тракторын иярли. Ә бу төр техникага ел әйләнәсе эш җитәрлек.
-Илшат үзен иң яхшы механизаторларның берсе итеп танытты. Нинди эш кушсаң да, аның нәтиҗәсе өчен күңел тыныч, чөнки ул аны җиренә җиткереп башкарырга күнеккән. Язын, җәен кыр эшләрендә катнаша, кышын фермада малларга азык кертә. Техникасы да һәрвакыт төзек, - ди аның турында "Восток" хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Димитриев.
Илшатның хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләве юкка гына түгел: әтисе Рәсүл ветеринария табибы булып эшли, әнисе фермада сыерлар сауган. Әти-әнисе янында эшкә өйрәнеп үскән ир-егеткә дә авыл тормышы якын. Гаилә корып, Түбән Шәмәрдәндә яшьләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт программасы буенча йорт җиткереп чыкканнар. Һөнәрле, тырыш кеше кайда да югалмый ул. Бүген авыл әнә шундый хезмәт ияләренә мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk