Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше күзенә карап, капка шакырга язмасын

"Хезмәт даны" газетасының үткән саннарының берсендә Манзарас авылында яшәүче бер ханым: "Хәер сораучылар күбәйде. Пенәгәрдә өч өй янды дип тә ярдәм сорап йөрделәр", - дип зарланып язган иде. Әйе, Иске Пенәгәрдә өч йорт янып көлгә әйләнде. Яланаяк салкын кар өстендә басып торган балаларны күреп, үзебезнең дә йөрәкләр елады. Өч гаиләнең...

"Хезмәт даны" газетасының үткән саннарының берсендә Манзарас авылында яшәүче бер ханым: "Хәер сораучылар күбәйде. Пенәгәрдә өч өй янды дип тә ярдәм сорап йөрделәр", - дип зарланып язган иде. Әйе, Иске Пенәгәрдә өч йорт янып көлгә әйләнде. Яланаяк салкын кар өстендә басып торган балаларны күреп, үзебезнең дә йөрәкләр елады. Өч гаиләнең бөртекләп җыйган малы бер мизгелдә юкка чыкты. Авылдашлар икенче көнне үк кем ничек булдыра - шулай ярдәм күрсәттеләр, үзәк базарда эшләүче кызларга рәхмәт: җылы киемнәр җыеп бирделәр. Туембаш авылы халкының изгелегенә дә таң калдык, Кукмара, Манзараста яшәүчеләргә дә зур рәхмәт. Хәтта приюттан да акча җыеп биргәннәр. Ярдәм итүчеләрнең һәркайсына рәхмәтебезне белдереп, күңел тынычлыгы, исән-имин тормыш телим.

Ә зарланып язган ханымга шуны әйтер идем: берәү дә талап акча сорамый бит, мөмкинлегегез юк икән - бирмәгез. Мин үзем - Кукмара кызы һәм районыбыз белән горурланып яшим. Райондашымнан шундый сүз ишетүе бик авыр булды һәм моннан 40 ел элек әбием сөйләгән бер гыйбрәтле хәл искә төште.

...Бик күп еллар элек Мамадыш районының бер авыл башында җимерек йортта бик тә ярлы, гарип, күзләре начар күргән бер ятимә яшәгән. Көннәрдән бер көнне бу йортка үзе шикелле үк ярлы, ертык киемнәрдән бер бабай кереп, хәер сораган. Кыз яшьле күзләрен яшереп "И, бабакай, бер нәрсәм дә юк бирергә, менә ипи катылары белән су булса да эчик, әйдә", - дигән. Киемнәреңне дә ямый алмыйм ичмаса, бармакларым тыңламый - дигән ул.

Бабай рәхмәт әйтеп, чыгып киткән, а таягы өйдә калган. Кыз шул таякка абынган һәм бабай таяксыз нишләр инде диеп, таякны тотып, чыгып йөгергән. Озак эзләп тә тапмаган, шулчак бер хатын: "Бибиҗамал, сине кем күтәреп алып килде авылның бу очына?" - дигән. Өй тирәсендә дә чак йөргән кызның аяклары йөри башлаган. Ә бөгелмәгән бармаклары кысып таякны тоткан. Нурлы, ягымлы күзләрендә шатлык яше ялтыраган.

Тиздән Бибиҗамал кияүгә чыккан, малайлары үсеп бик тә дәрәҗәле эштә эшләгәннәр. Ә улларының әти-әнисенә салып биргән зур, якты өйләренең түрендә гомер буе шул шомарып беткән таяк эленеп торган.

Шул авылның икенче урамында хәлле генә, тәкәббер гаилә яшәгән. Ул өйгә дә кергән бабай. Ләкин усал хуҗа хатын бабайны куып чыгарган һәм көч-хәл белән өстерәлеп кергән бабай җитез адымнар белән каршыдагы ташландык бакчага кереп юкка чыккан. Теге хатын аңына килеп: "Бабакай, таягың калды бит", - дип тә кычкырган һәм "Сиңа тиздән кирәге чыгар, югалтма", - дигән җавап ишетеп, өнсез калган.

Ә бер көнне яшен сугып, каралты-куралары янган, гаилә көннән-көн бөлгән. Һәм бу таякның да кирәге чыккан - теге хатын шул таяк белән капка шакып, үзе хәер сорашып йөри башлаган.

Шуны сөйләгәч әбием: "Менә, кызым, ишегеңне кем шакыганын да белмәскә мөмкин син, ләкин хәер сорашып кергән бер кешене дә рәнҗетмә, буш чыгарма" - дигән иде.

Әбием сөйләгән бу хәл, күпләребезгә гыйбрәт булсын иде. 50, 100 сум белән беребез дә бөлмибез бит, ә күпме рәхмәт, савап алабыз. Алай каты бәгырьле булмыйк, зинһар. Шушындый авыр заманада бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәмәгәч, безгә кем булышлык күрсәтер инде. Беребезгә дә кеше күзенә карап, капка шакырга язмасын. Бу тормышта аннан да кыенрагы юк. Бәхетле булыйк!

Альфира ГАЙФЕТДИНОВА, Иске Пенәгәр

фото: http://surfingbird.com/surf/bEgRD2116

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk