Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2016 елга йолдызлар фаразы

Утлы-кызыл Маймыл елына аяк басарга да санаулы көннәр калып бара. Һәрберебез - йолдызнамаләргә ышанучылар да, фаразларга алай ук игътибар бирмәүчеләр дә - киләчәккә зур өметләр баглыйбыз, бары тик яшылыкка гына өметләнәбез. 2016 ел хуҗасы - Утлы-кызыл маймыл безне борчу-хәсрәтләрдән, авырулардан, күңелсез хәлләрдән саклап кала алырмы? Моны, әлбәттә, ел дәвамында белербез....

Утлы-кызыл Маймыл елына аяк басарга да санаулы көннәр калып бара. Һәрберебез - йолдызнамаләргә ышанучылар да, фаразларга алай ук игътибар бирмәүчеләр дә - киләчәккә зур өметләр баглыйбыз, бары тик яшылыкка гына өметләнәбез. 2016 ел хуҗасы - Утлы-кызыл маймыл безне борчу-хәсрәтләрдән, авырулардан, күңелсез хәлләрдән саклап кала алырмы? Моны, әлбәттә, ел дәвамында белербез. Ә хәзер йолдызлар фаразына күз салыйк.

Кучкар (21.03-19.04)

Якынлашып килүче ел әлеге йолдызлык астында дөньяга килүчеләр өчен бик тә уңышлы булачак. Әмма кучкарларга үз-үзләренә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Һәрвакыт беренче һәм иң яхшылар рәтендә булырга тырышу күп вакыт комачаулык та тудырачак. Сәламәтлеккә игътибарны арттыру сорала. Организмны ял иттермәү нәтиҗәсендә төрле авыруларның баш калкытуы бар. Витаминнар һәм ял - үзеңне яхшы хис итү өчен менә дигән рецепт! Мәхәббәт өлкәсендә исә бар да яхшы булачак. Инде сүнеп барган хисләрегезнең яңару ихтималы зур.

Үгезбозау (20.04-20.05)

Елның күп өлеше иҗади үсеш юлында, мәхәббәт һәм маҗаралар эзләү белән узачак. Язын һәм җәен сәяхәтләргә баруны планлаштыручылар, ялларын мавыктыргыч һәм күңелле итеп үткәрә алачак. Иҗади проектлар башлау, аларны тормышка ашыру өчен дә кулай чор. Көз айларында, үткәннәр белән бәйле рәвештә, мәхәббәттә җанлылык сизеләчәк. Көтелмәгән үзгәрешләр дә булуы ихтимал. Үгезбозаулар Маймыл елында акчага кытлык кичермәячәкләр. Өстәмә керемнәр дә көтелә. Болар лотереяда оту, күп итеп премия алу яисә мирас белән бәйле булырга мөмкин.

Игезәкләр (21.05-21.06)

Утлы-кызыл маймыл әлеге йолдызлык вәкилләренә карьера үсеше, акча янчыкларының сизелерлек калынаюын һәм бик яхшы кәеф вәгъдә итә. Ел башында бераз күңелсезлекләр килеп чыгуы бар, әмма игезәкләр аларны уңай хәл итеп, инде җәй башында ук үзләренең чаялыклары, дипломатик сәләтләре өчен бүләкләүгә өметләнә алалар. Мәхәббәттә - уңыш, ныклы сәламәтлек көтә. Әмма шунысы да бар: игезәкләрнең бер өлеше уңышка, ә икенчесе, киресенчә, артка сөйрәп, язмыш биргән мөмкинлектән файдалана алмый калу ихтималы бар. Ялкаулык һәм икеләнүләрне онытып, эшләргә һәм яшәргә кирәк.

Кысла (22.06-22.07)

Якынлашып килүче Маймыл елында кыслаларга сәламәтлекләренә игътибарны арттыру сорала. Хроник авыруларның кузгалуы бар, салкын тиюләр дә читләп узмаячак. Әмма күбрәк саф һавада йөрү, физик күнегүләр ясау, туклану рационына яшелчә, җиләк-җимешләрне кертү организмны ныгытуда ярдәм итәчәк. Җәй уртасында һәр өлкәдә дә стабильлек күзәтеләчәк. Хезмәттә дә уңыш елмаячак. Мәхәббәт өлкәсендә бар да яхшы. Яңа елда яңа танышулар көтә, ялгызларның гаилә кору ихтималы зур.

Арыслан (23.07-22.08)

Киләсе елда сезне зур эшләр көтә. Әмма энергия һәм көчегезне чама белән, кирәкле вакытта гына сарыф итегез. Балаларыгыз белән мөнәсәбәтләрдә һәм мәхәббәт өлкәсендә буш хыяллардан ераграк торырыга кирәк, дип киңәш бирә йолдызлар. Йокымсырау, бераз киеренкелекне исәпләмәгәндә, сәламәлек белән бәйле проблемалар булмаячак. Елның икенче яртысында җылы якларда ял итеп кайту кәефегезне тагын да яхшыртачак. Төп игътибарны хезмәткә юнәлтегез. Тырышлыгыгыз юкка булмас - ел ахырында премия, өстәмә акчалар көтелә.

Кыз (23.08-22.09)

Утлы-кызыл маймыл елы кызлар өчен уңышлы булачак. Бу аеруча сентябрьнең икенче яртысында дөньяга килүчеләргә кагыла. Сәламәтлек, акча мәсьәләсе, үзара мөнәсәбәтләр - бар да яхшы! Әмма кызлардан туклануга игътибарны арттыру сорала. Хезмәттәге уңышларыгыз сөендерәчәк, бизнес белән шөгыльләнүчеләр шактый зур табыш алачак. Финанс проблемалары көтелми. Акча туплый алмасагыз да, бернәрсәдән дә баш тартмаячаксыз. Мәхәббәттә хисләр ташкыны көтелә. Кемдер бер күрүдә гашыйк булачак, ә кемдер мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытачак. Болар барысы да яхшыга гына.

Үлчәү (23.09-22.10)

2016 елның хуҗасы үлчәүләрдән активлык һәм үҗәтлек сорый. Әлеге йолдызлык вәкилләре барысына да үз көчләре белән ирешергә мәҗбүр. Әмма алар озакламый тырышып эшләүнең әҗерен күрәчәкләр, һәр өлкәдә стабильлек урнашачак. Карьерага килгәндә, үлчәү йолдызлыгында туучылар ел дәвамында үзләренә киләчәк өчен "трамплин" әзерләячәкләр. Аның башы, әлбәттә, уңышлы булачак.Сәламәтлек белән бәйле проблемалар көтелми. Мәхәббәттә исә бар да яхшы. Мөнәсәбәтләргә күңелле тәэсирләр өстәү файдага гына булачак.

Чаян (23.10-21.11)

Утлы-кызыл маймылның чаян йолдызлыгында туучыларга мөнәсәбәте ел дәвамында уңай булачак. Әмма аларга сәламәтлекләренә игътибарлылыкны арттырырга кирәк. 2016 елда акча эшләп алыйм, дигәннәр җиң сызганып эшкә тотына һәм башкарып та чыга алачак. Бу исә үзләренең бюджетларын тулыландырырга теләүчеләргә менә дигән җай. Эш белән мавыгып, чаяннарның шәхси тормышларына вакытлары бик аз калачак. Шәхси мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлыклар чыгуы бар. Икенче яртылары чаяннарны аңлаган очракта гына җиңү шатлыгын һәм финанс иминлеген бегәләп уртаклашу мөмкин булачак, дип фаразлый йолдызлар.

Укчы (23.11-21.12)

Әлеге йолдызлык вәкилләре ел башында актив хезмәт көтә. Әмма җәйгә аларның көчләре кимиячәк. Ару-талчыгу, эш-гамәлләрдәге сүлпәнлек башланган проектларга да йогынты ясамый калмас. Шулай да күңелсезлекләргә, төшенкелеккә бирелергә ярамый, оптимист булырга кирәк. Маймыл да укчыларга ярдәмгә киләчәк. Финанс мәсьәләләре яхшыру, премия алу яисә лотереяда оту көтелә. Үз-үзеңә ышанычны югалтмаган очракта максатыңа ирешү мөмкин булачак. Шик-шөбхәләргә бирелү гадәтеннән арыну сорала.Ел ахырында укчыларны җәмәгать тануы, яхшы киләчәк һәм яңа мөнәсәбәтләр көтә.

Кәҗәмөгез (22.12-19.01)

Яңа елда кәҗәмөгезләр сәламәтлекләре өчен бер борчылмаячаклар, хәтта сезонлы салкын тиюләр дә әлеге йолдызлык вәкилләрен читләп узар. Ә менә ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан җәфа чигүчеләрдән табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәү сорала. Кәҗәмөгезләр - данлыклы эш сөючеләр! 2016 елда аларны җитди карьера үсеше көтә. Җитәкчелек хезмәтегезне уңай бәяләячәк. Керемнәрегез артачак, әмма чыгымнар да аз булмас. Йолдызлар ак оникстан амулет сатып алырга тәкъдим итә. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, чиктән тыш көнчелегегезнең үзара мөнәсәбәтләрне кискенләндерүе бар. Сабыр һәм якын кешеләрегезгә карата игътибарлы булыгыз.

Сукояр (20.01-18.02)

Иң мөһиме: сәламәтлеккә игътибарны арттыру. Барлык авырулар да нерв киеренкелегеннән, стресслар нәтиҗәсендә килеп чыгуын онытмаска кирәк. Финанс өлкәсендә стабильлек булачак. Күпме бар, шуңа канәгать булып яшәү сорала. Утлы-кызыл маймыл акча мәсьәләсендә кытлык булмасын өчен үз тырышлыгын куячак. Мәхәббәттә исә уңыш көтә. Ялгызакларның үз насыйп ярлары белән гаилә кору ихтималы зур. Гаиләле сукоярларны үзара аңлашу, җылы мөнәсәбәтләр ел дәвамында озата барачак.

Балык (19.02-20.03)

Маймыл елында балыкларга ялкаулык һәм начар гадәтләрдән арынырга кирәк булачак. Юкса, уңышның читләп узуы бар. Сәламәтлек исә тормыш рәвеше белән бәйле булачак. Үзеңә шөгыль таба алмыйча, вакытны ничек уздырырга белми аптыраучыларның организмында кискен үзгәрешләр башлануы ихтимал. Салкын тию һәм башка хроник авырулар баш калкытмасын өчен җиң сызганып эшкә керешү сорала. Иҗади балыкларга маймыл елында уңыш аеруча нык елмаячак. Хезмәт сөючеләрне карьера баскычыннан күтәрелү көтә. Финанс ягыннан да хәл начар булмаячак. Ә менә мәхәббәт дип, үз өстеңә артык зур җаваплылык алмаска кирәк, диләр йолдызлар. Балыклар өчен хәзер шәхси ирекнең мөһимрәк булуын онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk