Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Зур Сәрдек клубында бәйрәмнәр гел уздырылып тора

Зур Сәрдек мәдәният йорты елның беренче аенда бәйрәмнәрдән гөрләвен дәвам итә. Йөзгә якын чыгыш ясаучысы булган Яңа ел кичәсенең икенче көнендә халык лотерея уеннарына җыелды. Уеннар тәмамланып, барлык призлар өләшенеп беткәч, Камил Бәдертдинов исемендәге призга уздырыла торган традицион аркан тартышу ярышлары оештырылды. Ир-егетләребезнең иң көчлесе булып Яшьләр командасы игълан ителде,...

Зур Сәрдек мәдәният йорты елның беренче аенда бәйрәмнәрдән гөрләвен дәвам итә. Йөзгә якын чыгыш ясаучысы булган Яңа ел кичәсенең икенче көнендә халык лотерея уеннарына җыелды. Уеннар тәмамланып, барлык призлар өләшенеп беткәч, Камил Бәдертдинов исемендәге призга уздырыла торган традицион аркан тартышу ярышлары оештырылды. Ир-егетләребезнең иң көчлесе булып Яшьләр командасы игълан ителде, һәр катнашкан командага бүләкләр тапшырылды. Ә бүләкләрне Хисмәтуллиннар һәм Зариповлар гаиләсе куйды. Яңа ел яллары узып барган чакта искечә Яңа ел көне дә килеп җитте. 13 гыйнварда мәдәният йортына җыелган тамашачы "Алтын битлек" балалар театр төркеменең (җитәкчесе Г.Сәфәргалиева) "Сихерле балдак" әкиятен карады. Фойеда төрле кызыклы ярышлар һәм кичке уен оештырылды. Яшьлектәге дискотекаларны сагынган урта яшьләрдәгеләргә бәйрәм бүләге итеп 80-еллар дискотекасы программасы куелды.

15 гыйнварда авылыбыз халкы белән олы бәйрәмне - Мәүлид бәйрәмен уздырдык. Тамаша залы сәхнәсеннән Наил хәзрәт Йөзмиев укыган Коръән сүрәләре белән башланган бу бәйрәмдә пәйгамбәребез Мөхәммәтд с.г.в.гә багышланган бик күп биографик мәгълүматлар, мөнәҗәтләр, вәгазьләр яңгырады. Фойеда әзерләнгән йөз кешелек табынга игелекле иганәчеләребез биргән күчтәнәчләр куелды. Бу табынны корырга ярдәм иткән эшмәкәрләребез Гүзәлия Шакирова, Илдус Төхвәтуллин, Дания һәм Раниф Гарифуллиннар гаиләсенә, Әлфия Шакировага, авылдашларга рәхмәт юллыйбыз. Һәр эшләре уң булсын, сәламәт яшәсеннәр.

25 гыйнварда "Кукмара кышы" җыр конкурсының зона турына барлык җыр сөючеләрне көтеп калабыз.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk