Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Сугыш елларында ач-ялангач булса да авыл халкы җыр-биюгә вакыт тапкан

Минем терәлеп торган күршем, 90 яшен тутырган Сәңкә апа чыгышы белән Поршур авылыннан. Түбән Чура авылы кешесенә тормышка чыгып, ике ул үстергән, аннан Кукмарага күченеп килеп, хәзер килене тәрбиясендә яшәп ята. Һаман җор телле, аралашучан, хәтере дә әйбәт. Мин аның янына кереп, сөйләшеп утыргалыйм. Ул безнең авыл кешеләренең күбесен, минем...

Минем терәлеп торган күршем, 90 яшен тутырган Сәңкә апа чыгышы белән Поршур авылыннан. Түбән Чура авылы кешесенә тормышка чыгып, ике ул үстергән, аннан Кукмарага күченеп килеп, хәзер килене тәрбиясендә яшәп ята. Һаман җор телле, аралашучан, хәтере дә әйбәт. Мин аның янына кереп, сөйләшеп утыргалыйм. Ул безнең авыл кешеләренең күбесен, минем әти белән әниемне дә хәтерли. Авылыбыздагы "Янил базары"на еш килә торган булган. Соңгы керүемдә бер кызыклы хәл турында сөйләп алды, рәхәтләнеп көлештек.

Бу хәл сугыштан соңгы 1950-1951нче елларда була.

-Кышның салкын бер көнендә күршебез Пикый апа килеп керде. "Әйдә, урманга утынга барабыз, Вахит авылы ирләре анда агач кисәләр икән. Ботакларын сорарбыз, әзрәк утын булыр", - ди. Икенче көнне җәяүләп, чаналар тартып, 7-8 чакрым ераклыктагы урманга киттек. Барсак, чынлап та, ирләр урман кисеп яталар, - дип сөйләп китте күршем. - Пикый апа "төшеп калганнардан" түгел, җор телле иде. Ирләрдән ботак сорагач, араларыннан берсе, Пикый апаны белгән күрәсең, болай дип шаяртып әйтеп куйды: "Пикый апа, ботагын да алырсыз, үзебез төяргә, бәйләргә дә булышырбыз, сине бик әйбәт бии дип беләбез, шуның өчен бер биеп күрсәтерсең әле". Пикый апа риза булды.

Ирләр, чыннан да, аларга булышканнар, сүзләрендә торганнар. Эш беткәч, Пикый апага да чират җиткән. Ул:

Салкын вакыт урманда

Ботак җыйган вакытта

Югалттым җон бияләемне

Их, югалттым шул бияләйне

дип такмаклый-такмаклый, кул чаба-чаба, сикерә-сикерә биеп җибәргән. Бөтенесе аңа кушылып кул чабып, рәхәтләнеп көлешкәннәр.

Менә бит, нинди генә авыр заманалар булага да карамастан, ач-ялангач булып та, бирешмичә, авыл халкы рәхәтләнеп көлешеп яши белгән.

Мурат. Кукмара

фото: http://srb.rs.gov.ru/ru/taxonomy/term/9?page=26

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk