Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмарада кайбер сатучыларның дорфалыгына шаккатам

Мин тумышым белән Кукмара районыннан, хәзерге вакытта Төмән өлкәсендә яшим. Елга бер тапкыр булса да гаиләм белән чираттагы яллар вакытында туган якка кайтырга тырышабыз. Быел да кайтып, туганнар, дуслар белән күрешеп киттек. Бер кат кибетләрне әйләним әле, дип Кукмарадагы берничә сәүдә ноктасына сугылган идем, кайбер сатучы кызларның дорфалыкларына күңелем кайтып,...

Мин тумышым белән Кукмара районыннан, хәзерге вакытта Төмән өлкәсендә яшим. Елга бер тапкыр булса да гаиләм белән чираттагы яллар вакытында туган якка кайтырга тырышабыз. Быел да кайтып, туганнар, дуслар белән күрешеп киттек. Бер кат кибетләрне әйләним әле, дип Кукмарадагы берничә сәүдә ноктасына сугылган идем, кайбер сатучы кызларның дорфалыкларына күңелем кайтып, кәефләрем төшеп кайттым. "Бу тунның миңа яраклы үлчәме бармы?" - дип кызыксындым берсеннән. Сатучы ханымның кәефсез чагына туры килдем, ахры, кызарынды, бүртенде дә: "Кыйммәтле туннар алар!" - дип авыз эченнән мыгырданып, кибетнең икенче бер бүлегенә кереп тә югалды. "Сеңлем, без бик яхшы хезмәт хакы алып эшлибез. Кыйммәтме ул, очсызмы, миңа барыбер. Чөнки сездәге шикелле туннарны инде әллә ничәне киеп туздырдык", - дип әйтүдән башка чарам калмады.

Алдагы сәүдә ноктасында да тәрбиясез кызлар эшли торган булып чыкты. Анысында кечкенә кызыма оекбаш алмакчы идем. "Өстәлдәге тартмадан үзегез карагыз", - ди сатучы. Тиешле үлчәмдәгесен табыйм дип, ике кат карап чыктым, юк. Аптырагач кабат сатучы кызга мөрәҗәгать иттем. "Болай да таратып бетердегез бит инде, булса шундадыр, булмаса, беткәндер, мин каян табыйм?" - ди бу миңа күзләрен шарландырып. Тәмам ачудан кайнап, сүзсез калып урамга чыгып киттем. Мин барлык сәүдә нокталарында да мондый хәлдер, дип әйтмим. Арада үз эшләренең чын осталары да бар. Әмма мин кайбер сатучы яшь кызларны зур шәһәрләрнең сәүдә нокталарына алып барып, бераз стажерлык уздырып кайтарырга кирәк, дигән фикердә.

Ике сүзнең берсендә кризисның сәүдә өлкәсенә йогынтысы зур булу хакында сөйлиләр. Сиңа мөрәҗәгать иткән клиентны кулда гына күтәреп йөрерлек заманда яшәүне онытмыйк!

Зөлфия, Төмән өлкәсе.

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk