Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Сәрдек гимназиясендә төбәкара фәнни-гамәли конференция узды (+фото)

Зур Сәрдек гиназиясендә "Урта һәм югары белем бирү системасында туган телләрне укыту теориясе һәм практикасы: хәзерге торышы, проблемалар һәм бурычлар" дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференция Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм укыту методикасы...

Зур Сәрдек гиназиясендә "Урта һәм югары белем бирү системасында туган телләрне укыту теориясе һәм практикасы: хәзерге торышы, проблемалар һәм бурычлар" дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференция Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы, район мәгариф идарәсе һәм Зур Сәрдек гимназиясе тарафыннан оештырылды. Конференция программасы бик тыгыз һәм эшлекле рәвештә төзелгән иде. Зур Сәрдек гимназиясе коллективының фәнни һәм гамәли эшчәнлеген күрсәткән күргәзмә белән танышканнан соң, конференциядә катнашучы галимнәр һәм укытучылар югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ризванова Ф.Г., Зыятдинова Г.В., Шәфигуллина М.Х. тарафыннан әзерләнгән, укучыларның фәнни-эзләнү эшләрен оештыру һәм иҗади сәләтләрен үстерү, татар теленнән бердәм республика тестларына әзерлек мәсьәләләренә багышланган мастер-классларда катнаштылар. Соңыннан Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы галимнәре һәм Зур Сәрдек гимназиясе укытучыларының берләштерелгән утырышы узды, биредә үзара хезмәттәшлек турында сүз барды.

Конференцияне тантаналы өлешендә анда катнашучыларны Кукмара районы башлыгы урынбасары Кәримуллина Р.А., филология фәннәре докторы, профессор, Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге җитәкчесе Юсупова Ә.Ш., Татарсанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы Харисова Ч. М., Поч Сутер урта мәктәбе директоры Михайлов Л.Н. котлады.

Пленар утырышта Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы, РФнең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Мансуров Р.М. "Күптелле Кукмара шартларында татар телендә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү", Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, академик, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Зәкиев М.З. "Халыкның телен, тарихын белү - аны саклауның төп бер чарасы", филология фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Юсупов Р.А. "Татар телен укытуны камилләштерү", педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы, татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире Харисов Ф.Ф. "XXI гасыр дәреслекләре", педагогика фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Гарипова Ф.Г. "Кукмара - шәһәр тибындагы поселок", Зур Сәрдек гимназиясе директоры Кашапов И.Р. "Гимназиядә укучыларга белем һәм милли тәрбия бирүдә көнүзәк мәсьәләләр" исемле темаларга тел фәненең һәм уку-укыту процессының төрле аспектларына багышланган чыгышлар ясадылар. Көннең икенче яртысында секция утырышлары узды. "Татар тел белеменең актуаль мәсьәләләре", "Күптеллелелек шартларында тел һәм әдәбият өйрәтүнең теоретик һәм методологик нигезләре", ""Тел һәм әдәбият өйрәтүдә заманча технологияләр" дип аталган секцияләрдә галимнәр һәм укытучылар тәҗрибә алыштылар.

Йомгаклау утырышында кабул ителгән резолюциядә федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, методик әсбаплар (УМКлар) эшләүне җанландырырга; ФГОС буенча укыту алымнарын кулланучы укытучыларның эш тәҗрибәсен өйрәнүгә игътибар бирергә; татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү максатыннан укыту процессына инновацион технологияләрне кертүне активлаштырырга; туган телгә өйрәтү формаларын төрлеләндерү юлларын (дистанцион укыту, дифференциаль укыту, эшлекле уен, проект методы, төркемнәрдә эшләү) һ.б.) арттырырга кирәклегенә басым ясалды һәм уку-укыту процессына караган башка карарлар да кабул ителде. Конференциядән соң Зур Сәрдек гимназиясе укучылары һәм укытучылары, Кукмара районының удмурт, мари җыр һәм бию коллективлары һәм Казан галимнәре тарафыннан оештырылган концерт күрсәтелде.

Әлеге төбәкара фәнни-гамәли конференция туган тел укытучылары һәм югары уку йорты галимнәренең хезмәттәшлеген киңәйтүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора. Галимнәр һәм укытучылар конференцияне өч елга бер тапкыр үткәрүне хупладылар.

Кузьмина Х.Х., филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы доценты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk