Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үткән еллар онытылмый

Эзтабар укытучы Асия Хәйруллина исәпләвенчә, Ядегәр авыл җирлегеннән сугышка киткән 505 кешенең 283е әйләнеп кайткан. Алар да инде вафат. Җиңү көнен искә алу митингына 33 тыл ветераны һәм төрле сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 9 ветеран чакырылган. Аларның да бары 9ы гына митингка килә алды. 129 укучылык урта мәктәп коллективы мәңгелек ут...

-Җиңү көнен мин дулкынланып көтеп алам. Иң истә калганы - сугыш беткән көнне безгә мәктәптә Чурадан алып кайткан бер пот арыш оныннан шулпа кайнатып ашаттылар. Укытучы Хәдичә апа: "Җиһан, болар чыгарылыш класс балалары, әйдә, икешәр чүмеч салыйк шулпаны", - дип безне куандырды. Бәрәңгегә туймаган тамак икмәкле ризык татыды ул көнне. Табынга утырган саен 17 яшендә ач көе сугышка китеп үлеп калган абыем Әгъләмҗан, бер уч фураж өчен кулга алынган әнием исемә төшеп, тамагымнан ризык үтмәс була, - дип үткәннәрнең ачы сабакларын бәян итте хөрмәтле Сания апа Хәсәнова.
Сәкинә ханым Сабитова 9 ел урман кисәргә йөргән.
-Балаларыбыз, оныкларыбыз күрмәсен сугыш афәтен, - аның теләге шул.
"Восток" күмәк хуҗалыгының башкаручы директоры Алексей Иванович Леонтьев митингтан ук кырга ашыкты. Чәчү эшләре гөрләп бара, инде бәрәңге утырта башлаганнар.
Мәктәп музее белән танышканнан соң, күчтәнәчләр күтәреп чыккан ветераннарны җирлек рәисе Наил Кәшипов җиңел машиналар белән өйләренә озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk