Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Өскебаш мәктәбеннән Нәфисә Хаҗиева - хөрмәт һәм мактауга лаек мөхтәрәм укытучы

Үзенең 38 ел гомерен Түбән Өскебаш мәктәбендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, бик күп егет-кызларны олы тормыш юлына чыгарган Нәфисә Хаҗиева - хөрмәт һәм мактауга лаек мөхтәрәм укытучы ул. -Укытучы булу - балачак хыялым иде. Шуңа унынчы сыйныфны тәмамлау белән, озак та уйлап тормыйча, читтән торып педагогия университетына укырга...

Үзенең 38 ел гомерен Түбән Өскебаш мәктәбендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, бик күп егет-кызларны олы тормыш юлына чыгарган Нәфисә Хаҗиева - хөрмәт һәм мактауга лаек мөхтәрәм укытучы ул.

-Укытучы булу - балачак хыялым иде. Шуңа унынчы сыйныфны тәмамлау белән, озак та уйлап тормыйча, читтән торып педагогия университетына укырга кердем һәм Түбән Өскебаш мәктәбендә хезмәт юлымны башлап җибәрдем, - ди Нәфисә ханым. - Иң элек озынайтылган көн төркемендә эшләргә, соңыннан рус теле, тарих фәннәрен укытырга туры килде. Хәзер исә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм.

Заман белән бергә атлап, яңа мәгълүмати технологияләрдән һәрдаим хәбәрдәр булу таләп ителә бүгенге укытучыдан.

-Кәгазь белән эшләргә күнеккән буынга беренче көннән үк компьютерны үзләштерү бик җиңел булмады, билгеле. Шулай да яшьләрдән калышмадык, барысына да өйрәндек, - ди укытучы. - Берөзлексез уздырылган тикшерүләр, мәгариф өлкәсендә бер-бер артлы өстәлеп торган таләпләр генә балалар белән эшләү өчен булган кадерле вакытны кысрыклый. Без яшь вакытта фермаларга барып, агитбригада эше белән шөгыльләнергә дә, хәтта күрше-тирә авылларда концерт-спектакльләр куярга да өлгерә идек. Хәзер исә кәгазь эченә кереп "чумдык". Әмма шулай да әлеге һөнәргә булган мәхәббәт беркайчан сүнмәде, сүрелмәде. Ашкынып мәктәпкә укучыларым, хезмәттәшләрем янына барам, кичен сөенеп өйгә кайтам. Сау-сәламәт булганда яраткан хезмәтеңне башкару үзе зур бәхет бит ул!

Нәфисә Хаҗиева инде ике дистә елдан артык мәктәпнең профсоюз рәисе дә булып тора. Шулай ук аның сайлау комиссиясе составында эшләвенә дә быел 38 ел тулган, шуның 25 елы рәис буларак узган. Тырыш хезмәте өчен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы бирелгән аңа.

Нәфисә ханымның ягымлылыгы йөзенә чыккан. Елмаеп-көлеп кенә тора ул. Аның турында хезмәттәше - Березняк урта мәктәбендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан Нурзия Абдуллина да бик җылы сүзләр әйтте:

-Хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкаручы, намуслы, тирән белемле укытучы гына түгел, үзе яшәүче төп йортның утын сүндермичә, барлык туганнарын бергә туплап, җылытып торучы учак та әле ул. Алар гаиләдә биш кыз туган үстеләр. Нәфисә авыру әнисен һәм туганын инде күп еллар бер дә кыенсынмыйча тәрбия кыла, сеңлесенең дә ике баласын үстереп, башлы-күзле итте. Элек-электән үзенең ярдәмчел, гади, киң күңелле булуы белән аерылып тора иде. Без бик дус булдык, хәзер дә аралашып, бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен белешеп яшибез. Ходай аны сәламәтлектән аермасын, кылган изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Әйе, чыннан да, тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килә Нәфисә апага. Үзе әйтмешли, башыннан кичкәннәрне сөйли китсәң, бер китап язарлык. Берьялгызына бала үстерү дә җиңел булмаган. Шулай да беркайчан язмыш сынаулары алдында сыгылып төшми, башын югары тотып яши, яраткан мәктәбендә тырышып хезмәт куя ул. Нәфисә ханымның улы Илнар да - белеме буенча укытучы. Бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яши, ЮХИДИдә эшли, бер малай үстерә. Тәрбияләп үстергән балалары - сеңлесенең кызы да инде кияүдә, улы өйләнгән.

-Икеләтә әби инде мин, хәзер оныклар тәрбиялим, - ди ул. - Балаларның кайтуларын һәрчак сагынып көтеп алам. Аларның уңышлары минем өчен тагын да зуррак сөенеч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk