Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өркештә яшәүче Шәмсетдин Гыйләҗев чишмә янын төрле сыннар белән бизәгән

Җаббар чишмәсе яны чыгырлы кое макеты, машина тәгәрмәченнән ясалган аккошлар, төрле агач эшләнмәләр белән бизәлгән иде. Боларның барысы, шул исәптән ботак-бармакларын тырпайткан агач кәүсәсе - Шүрәле дә - Шәмсетдин Гыйләҗев эше икән. -Агач ботакларын берәр нәрсәгә охшатам да, шулардан әкият геройлары яки башка нәрсә әмәллим. Чишмә буенда төрле әйберләр ясап...

Җаббар чишмәсе яны чыгырлы кое макеты, машина тәгәрмәченнән ясалган аккошлар, төрле агач эшләнмәләр белән бизәлгән иде. Боларның барысы, шул исәптән ботак-бармакларын тырпайткан агач кәүсәсе - Шүрәле дә - Шәмсетдин Гыйләҗев эше икән.

-Агач ботакларын берәр нәрсәгә охшатам да, шулардан әкият геройлары яки башка нәрсә әмәллим. Чишмә буенда төрле әйберләр ясап йөргәнемне күргәч, авылда "Шәмсетдин җиңеләйгән икән" дигән сүзләр таралган иде,- дип елмайды ул. - Соңрак миңа булышкан авыл ирләренә дә йокты бу гадәтем.

Шәмсетдин ага Волжск шәһәрендә, район мәдәният йортында, аннары Нырты совхозында рәссам булып эшләгән. Иҗатка кечкенәдән тартылган. Бу хакта көлемсерәп искә ала:

-Кулыма буяу карандашлары тотсам, әни: "Рәсем ясап акча эшләп булмый, төпле һөнәргә өйрән", - дип, бармакларыма суга иде. Шушы эшем өчен хезмәт хакы ала башлагач, фикере үзгәрде.

-Өйдә рәсемнәрегез бармы соң?- дип кызыксынган идем. Җавабы кыска булды:

-Юк. Инде олыгаеп, дингә бирелгәч, сурәтләр тотмыйм.

Кулы барлык эшкә дә ята икән үзенең: үз гомерендә мичләр чыгарган, буралар бураган, төзү эшләрен дә булдыра. Чишмә өе өстендәге айны да ул ясап куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk