Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Наско" иминиятләү компаниясе үз эшчәнлеген киңәйтә

"НАСКО" иминиятләү компаниясе һәм Татарстан республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе арасында килешү төзелгән. Бу килешүнең төп максаты: янгыннарны кисәтү, булган янгын очраклары, матди зыян турында мәгълүмат алышу. Килешү нигезендә "НАСКО" хезмәткәрләре ирекле янгын сүндерү дружинасына кабул ителгән. Арча территориаль идарәсенең дүрт филиалында да гадәттән тыш хәлләр министрлыгы...

"НАСКО" иминиятләү компаниясе һәм Татарстан республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе арасында килешү төзелгән. Бу килешүнең төп максаты: янгыннарны кисәтү, булган янгын очраклары, матди зыян турында мәгълүмат алышу.

Килешү нигезендә "НАСКО" хезмәткәрләре ирекле янгын сүндерү дружинасына кабул ителгән. Арча территориаль идарәсенең дүрт филиалында да гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган укытуларда "НАСКО-Татарстан" җәмгыятенең Кукмарадагы вәкиллегеннән егерме сигез агент һәм җиде штаттагы хезмәткәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча укуларда булып кайткан. Шушы көннәрдә аларга "Татарстан Республикасының ирекле янгын сакчылыгы" дигән таныклык тапшырылды. Укыган хезмәткәрләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ирекле янгын сүндерүчеләр реестрына кертелде. Янгын очраклары артса, "НАСКО" хезмәткәрләре дә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә республика буенча оештырылган рейдларда катнаша алалар.
-Ел саен республикада "Торак" һәм "Дача" дигән янгын-профилактика операцияләре уза. Безнең хезмәткәрләр дә бу чараларда катнашырга хокуклы. Республика буенча көн саен дистәләгән янгын очрагы теркәлә. Йорт-җирен, милкен безнең компаниядә иминиятләгәннәр акчаларын тиз арада һәм тулаем алдылар. Ә иминиятләштермәгән кеше кая бара? Шуңа күрә янгыннарны булдырмый калу өчен халык арасында профилактика чаралары уздыру, аңлату эшләре алып бару, йорт-җирнең, мөлкәтнең иминиятләнгән булуын аңлату безнең - төп бурыч, - дип белдерде "НАСКО-Татарстан" иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсе җитәкчесе Рәмзил Рамазанов.
-Бу әле беренче адымнар, монда сораулар да, өйрәнәсе, эшләп бетерәсе моментлар да булачак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы безгә ышаныч белдерде һәм без янгын күзәтчелеге бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшләрбез дип уйлыйм, - диде "НАСКО-Татарстан" компаниясенең Кукмарадагы вәкиллеге директоры Әлфия Зарипова.
Балтач һәм Кукмара районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов:
-Янгын кебек бәхетсезлек очраклары еш кына гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. Районда агымдагы елда утыз җиде янгын чыгу очрагы теркәлде. Болар барысы да зур матди зыян дигән сүз. Безнең максатыбыз - ирекле янгын сүндерү дружиналары ярдәмендә янгын чыгу куркынычын киметү. Кешеләр арасында да төрлесе: тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар, өендә тәмәке тартучылар да булырга мөмкин. "НАСКО" иминиятләү компаниясе хезмәткәрләренә клиент белән аралашкан вакытта йорт-курага, анда янгын куркынычы тудырырга мөмкин булган төзексезлекләргә игътибар итү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча хуҗа кеше белән инструктаж үткәреп, кисәтү ясау бурычы йөкләнә.
"НАСКО-Татарстан" иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсе Кукмара районы буенча 10 миллион 590 мең сум компенсация түләнгән.

реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk