Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мең рәхмәт сиңа, мәктәбем!

Без инде 10нчы сыйныф укучылары. Узган уку елы безнең өчен бик тыгыз, шул ук вакытта бик күңелле, мавыктыргыч булды. Дәүләт җитәкчеләренең, директорыбыз Гомәр Хаҗиевнең, укытучыларыбызның, бераз үзебезнең тырышлыгыбыз белән өр-яңа мәктәп бусагасын атлап кердек, кунаклар кабул иттек. Узган уку елында без төп дәүләт имтиханнарына зур көч сарыф итеп әзерләндек. Тырышуларыбызның...

Без инде 10нчы сыйныф укучылары. Узган уку елы безнең өчен бик тыгыз, шул ук вакытта бик күңелле, мавыктыргыч булды. Дәүләт җитәкчеләренең, директорыбыз Гомәр Хаҗиевнең, укытучыларыбызның, бераз үзебезнең тырышлыгыбыз белән өр-яңа мәктәп бусагасын атлап кердек, кунаклар кабул иттек.

Узган уку елында без төп дәүләт имтиханнарына зур көч сарыф итеп әзерләндек. Тырышуларыбызның нәтиҗәләре дә булмый калмады. Һәрберебезнең диярлек билгеләре сөенечле. Моңа ирешүебездә укытучыларыбызның өлешләре аеруча зур.

Беренче чиратта сыйныф җитәкчебез Айсылу Баһавиевага рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Ул безне үз балаларыдай күреп яратты, сыйныфыбызны бердәм итеп туплады. Имтиханнарга әзерләнгәндә, тапшыру көнендә дә безнең өчен борчылды, безне тынычландырырга тырышты, ничек тә булса ярдәм итәргә ашкынып торды.

Шулай ук рус теле укытучыларыбыз Гөлназ Нәҗмиевага, Светлана Гарифуллинага, математика укытучыбыз Айгөл Хөрәмшинага, татар теле укытучыбыз Гөлзада Фәйзуллинага рәхмәт хисләребезне җиткерәсебез килә.

Мәктәпнең, чыннан да, икенче өебездәй булуына, ә укытучыларыбыз безнең өчен бары тик бәхет кенә теләүче икенче әниләребез икәнлегенә тагын да ныграк инандык.

Зилә САЛИХОВА, Олыяз урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

фото: http://gif-jpg-png.ru/photo/animacija_gif/spasibo/animashka_s_nadpisju_spasibo/36-0-3013

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk