Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчкәрәдә яшәүче Фатыйховлар 18 сыер, 14 бозау, 5 ат асрый

Кеше мал асраудан бизә бара, шуңа киләчәктә сыерлар "Кызыл китап"ка кертелмәгәе", - дигән шөбһәле фикерләр ишетелсә дә, Фатыйховлар кебек мал сөюче гаиләләр булганда сыерга экспонатка әйләнү куркынычы янамый. Чөнки булган маллары өстенә алар тагын 25 сыер кайтартып, сөтлебикәләр санын 43 башка җиткерергә уйлыйлар... "Аена 100 мең сумлык сөт тапшырабыз" Фатыйховларга...

Кеше мал асраудан бизә бара, шуңа киләчәктә сыерлар "Кызыл китап"ка кертелмәгәе", - дигән шөбһәле фикерләр ишетелсә дә, Фатыйховлар кебек мал сөюче гаиләләр булганда сыерга экспонатка әйләнү куркынычы янамый. Чөнки булган маллары өстенә алар тагын 25 сыер кайтартып, сөтлебикәләр санын 43 башка җиткерергә уйлыйлар...

"Аена 100 мең сумлык сөт тапшырабыз"

Фатыйховларга килеп кергәндә, малларның әбәт ашаган чакларына туры килдем. Абзарда ике рәткә тезелгән 18 баш сыерның барысы да бер төрле булып күренсә дә, хуҗалар үзләренә исемнәре белән эндәште: Малыш, Минка, Урал, Пират, Красный, Савали, Мираслава, Маруся... Арада берсенең генә исеме татарча булып чыкты - Чыпчык. Калган тугыз сыерга нинди исемнәр кушачакларын һаман да уйлап бетермәгәннәр. Аның каравы, сыерларның бөтенесе дә буаз, тиздән бозауларга тиешләр икән.

-Гомер буе мал тотып яшәдек, шуның белән аякка бастык, улларны үстердек. Ярый әле бу шөгылебез бар, юкса, авылда акча эшләү елдан-ел авырлаша. Өч ел элек нибары 15 баш терлек тотсак, хәзер аларның санын 37гә җиткердек. Тиздән тагын да ишәергә исәплибез, - дип сөйләде хуҗалар.

Хәлил абый белән Фәймә апа Фатыйховлар, моннан 28 ел элек гаилә коргач, авыл тормышын яратканга күрә төп йортта яшәп калалар. Ул чакта Фәймә апа мәктәптә пешекче, Хәлил абый колхозда тракторчы булып эшли. Авыл мохитенә булган әлеге мәхәббәт балалары Рәмис белән Фәнискә дә күчә, ахры. Алар да, үсеп буйга җиткәч, шәһәргә китеп югары белем алу турында уйлап та тормыйлар. Кечкенә вакыттан үзләре кайнап үскән кәсепкә - мал асрауга тотыналар.

-Кемгәдер эшләп йөргәнче, үзең өчен тир түгү яхшырак бит. Сәгатькә карап йөрисе түгел. Теләгән вакытта ашыйсың һәм ятып йоклыйсың, күпме тырышсаң да - бөтенесе үзеңә. Һәр эшнең җае инде, малларны да яратырга кирәк. Киләчәктә ни булыр дип уйларга вакытыбыз юк. Без бүгенге көн белән яшибез. Хәзерге вакыт белән эшлибез, - дип, сүзне кыска тоттылар 26 яшьлек Рәмис белән 20 яшьлек Фәнис.

Эшли белгән кешене кайда да күреп алалар шул. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган бер бәйгедә катнашып, Фатыйховлар 30 мең сум акча отканнар. Кукмара Сабан туенда район җитәкчелеге үзләренә бүләк итеп, сыер саву аппараты да тапшырган.

-18 гектар җиребездә малларга ел әйләнә җитәрлек азык - салам, ашлык, печән үстерәбез. Җирне эшкәртү өчен бөтен техникабыз бар, - ди Хәлил абый.

Эшли башлагач та, мал тотуның табыш китерәчәгенә төп ышаныч сөттән күпләп кергән акча була. Һәм хәзер дә Фатыйховлар өчен сөт - төп акча чыганагы булып тора.

-Сөтне узган елдан бирле җыючыларга күпләп илтеп тапшырып, аена 100 мең сум акча эшлибез. Аңарчы көн саен ике тапкыр 10-15 чиләк сөтне сепаратор аша аертып, каймак, эремчек ясап, Кукмара һәм Зур Кукмарадагы 50 клиентыбызга илтеп тапшыра идек. Ул вакытта кайтышыбызга улларыбыз берәр мал суеп куйган була. Төн буе аны эшкәрткәч, икенче көнне берәр кая ит сатарга чыгып китә идек, - дип сөйләде Фәймә апа.

"Көн дә пилмән ашыйбыз"

Акчаны соңыннан кәнәфигә утырып санавы гына рәхәт, ә мал асрауның чыгымнарын, аңа түккән көч-тирне исәпли башласаңмы?! Фатыйховлар күп эшне әле дә кул белән башкара. Әйтик, тирес чыгару өчен транспортер урынына - тачка, су эчерү өчен җайланма итеп - чиләк кулланалар.

-Әле беркөнне утардан атлар чыгып чапкан, аларны эзләп алып кайттык. Көзлектә абзарга су керткәндә торбалар өчен казып куелган канауга иң зур сыерыбыз төшеп киткән иде. Мал асрауның төрле ягы бар инде, - ди Фәймә апа. - Ә болай терлек тотуның бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме - һава торышы әйбәт булсын. Сәламәтлектән Ходай аермасын. Ә, тагын ут бетмәсен икән! Җәен берара ут сүнеп торган иде. Көне буе янармы дип көтеп йөрдем дә, төн уртасында сыерларымны кул белән саварга тотындым. Үзем савам, үзем елыйм. Кулның тәмам егәре бетте. Соңгы биш-алты сыерны савып, йокы урыныма ничек барып ятканымны да хәтерләмим. Икенче көнне күрше Сәрия апага бу хәлләрне сөйләгән идем, ул: "Мин заманында алдынгы сыер савучы идем бит, ник миңа әйтмәдең?" - димәсенме! Ярдәмчел күршеләрең булу да ярап куя ул...

Күрше дигәннән, терәлеп торган икенче бер күршеләре Рафил Газизуллинны биредә, үзара гына яратып, "завферма" дип йөртәләр икән. Ул көн дә бирегә кереп, егетләргә маллар караша. Мин барында гына да Рәмис белән Фәнис мал асларын кырганчы, Рафил һәркайсының тагарагына печән салып чыкты.

Егетләр иртәдән кичкә кадәр абзар тирәсендә кайнашканда, хуҗабикә җилкәсендә гаиләнең тамагын туйдыру тора.

-Улларымны кичтән калган ризык белән алдап булмый. Көнгә берничә тапкыр төрләндереп итле ашлар әзерлим. Бу арада көн дә пилмән ашыйбыз. Мондый булышчылар булганда көнозын плитә янында торуны рәхәткә саныйм. Миңа еш кына: "И-и, Фәймә, ичмасам, бер кызың да булмады", - дип әйтүчеләр бар. Аларга җавабым шул булды: "Кызларыгызга караганда, минем малайларым - алтын", - ди Фәймә апа.

-Авыл җирлеге башлыгы Илһам Хәлиуллин белән сәркатип Нурия Бариевага да рәхмәт. Маллар алып җибәргәч тә, гел хәлебезне белешеп, кирәк чакта ярдәмләшеп, куәтләп тордылар, - дип сүзгә кушыла Хәлил абый. - Алар булмаса, безне Кукмарада да, Казанда да белүче булмас иде.

Илһам Хәлиуллин, Күкшел авыл җирлеге башлыгы:

-Хәзер авылларда яшьләр саны кими дип сөйләшәбез. Рәмис белән Фәнис Фатыйховлар исә - бу күренешнең киресе, алар икесе дә авылда төпләнеп калды. Авыл өчен җаннары-тәннәре белән шулай тырышып яшәүче яшьләр күбрәк булса иде ул.

Фатыйховлар малларны ашату өчен елына күпме азык әзерли: 50 тонна ашлык, 250 рулон печән, 200 тонна кукуруз силосы, 100 рулон салам.

фото: http://www.fermer1.ru/comments/recent?page=4451

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk