Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кыңгырау” балалар бакчасы вакытсыз гомере өзелгән тәрбиячесен сагына

"Кыңгырау" балалар бакчасы коллективы зур югалту кичерде. Хезмәттәшебез, дустыбыз бөтен гомерен, көчен балалар тәрбияләүгә багышлаган Гобәева Гөлсинә Фәрит кызы арабыздан мәңгелеккә бакый дөньяга күчте. Гөлсинәгә булган якты хисләребез безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Җәйләр үтте, инде көзгә кердек, Тик алтын көз быел булмады. Бу кайгыны,...

"Кыңгырау" балалар бакчасы коллективы зур югалту кичерде. Хезмәттәшебез, дустыбыз бөтен гомерен, көчен балалар тәрбияләүгә багышлаган Гобәева Гөлсинә Фәрит кызы арабыздан мәңгелеккә бакый дөньяга күчте. Гөлсинәгә булган якты хисләребез безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Җәйләр үтте, инде көзгә кердек,

Тик алтын көз быел булмады.

Бу кайгыны, ахыры, алдан сизеп,

Табигать тә гүя елады.

Көн дә яңгыр, күктән яшьләр тама

Безнең күңелләрне өшетеп.

Бер кеше дә битараф калмагандыр

Авыр югалтуны ишетеп.

Бакчабызның гүзәл гөле шиңде,

Кинәт кенә төште өзелеп.

Күз алдыннан хәзер дустыбызның

Һәр сурәте үтә тезелеп.

Чын педагог иде, балаларны

Җаны-тәне белән яратты.

Дәрес бирсә, үзенең нәниләрен

Авызына гына каратты.

Бакчабызда үткән бәйрәмнәрдә

Ул үзәктә булды һәрвакыт.

Кемнәр генә булып уйнамады -

Карый иде һәркем шаккатып.

Убырлы да, кар кызы да булды,

Җәнлекләрне оста уйнады.

Чегән кызын шундый бии иде -

Беркем алай бии алмады.

Саный китсәң, әйтеп бетергесез,

Бер сүз белән - талант иде ул.

Шундый кеше, кабатланмас шәхес

Безне ташлап китеп барды шул.

Мәңгелеккә инде күзен йомды,

Ишетелмәс ихлас көлгәне.

Йөрәкләрдә мәңгелеккә калыр

Безнең белән эшләп йөргәне.

Иншә Аллаһ, безнең күңелләрдә

Гөлсинәдән якты нур калыр.

Безнең бакчабыздан киткәч, җаны

Җәннәт бакчасына юл алыр.

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Кукмара 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk