Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада кәҗәләр күбәйде

Еш кына танышлардан: "Кукмараны кәҗә басты", "Авылларда сыер урынына кәҗә асрый башладылар" кебек сүзләрне ишетергә туры килә. Ә мин кәҗәләр Кукмараның үзәк дәваханә территориясен басты дияр идем. Күптән түгел биредә 10 көн буе дәваланырга туры килде. Кич җиттеме, дәваханә ишегалдына ап-ак йонлы, кеше кулына ияләшеп килә торган кәҗәләр кереп тула....

Еш кына танышлардан: "Кукмараны кәҗә басты", "Авылларда сыер урынына кәҗә асрый башладылар" кебек сүзләрне ишетергә туры килә. Ә мин кәҗәләр Кукмараның үзәк дәваханә территориясен басты дияр идем. Күптән түгел биредә 10 көн буе дәваланырга туры килде. Кич җиттеме, дәваханә ишегалдына ап-ак йонлы, кеше кулына ияләшеп килә торган кәҗәләр кереп тула. Алар рәхәтләнеп терн, боярышник җимешләрен, чирәм-чәчәкләрне ашыйлар. Кайбер дәваланып ятучылар үзләренең ипи калдыклары, төрле тәм-том белән дә сыйлыйлар. Бу кем кәҗәләре икән дип, кемнән сорасам да, тәгаен җавап бирүче булмады. "Шушы тирәдә яшәүчеләрнекедер", - дигән фикерләр генә ишеттем. Иң гаҗәбе - аларны дәваханә ишегалдына куып кертүче дә, куып чыгаручы да булмады. Күрәсең, алар монда керү-чыгу юлларын өйрәнгән, авыручыларга да ияләшкәннәр. Дәваханә ишегалдында кәҗәләр йөрүе бер яктан сәер тоелса да, икенче яктан аларга хозурланып тору күңелле. Ничектер авыруың җиңеләйгән кебек була. Әллә аларның шифа бирүче берәр энергетикасы бар микән?!

фото: fermer02.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk