Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара базары гөрләп тора

Көзге базар үзенә күрә матур ул. Бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендәге муллыкны әйт син, болытның бер почмагыннан ялындырып кына чыккан кояш нурлары астында җемелдәшеп, узган-барганны кызыктырып, үзләренә "дәшеп торалар". Бакчам юк шул, берни үстерә алмадым, дип тә борчыласы юк. Районның төрле почмакларыннан килгән сатучыларда алмасы да, кишер, суган, помидор...

Көзге базар үзенә күрә матур ул. Бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендәге муллыкны әйт син, болытның бер почмагыннан ялындырып кына чыккан кояш нурлары астында җемелдәшеп, узган-барганны кызыктырып, үзләренә "дәшеп торалар". Бакчам юк шул, берни үстерә алмадым, дип тә борчыласы юк. Районның төрле почмакларыннан килгән сатучыларда алмасы да, кишер, суган, помидор һәм тагын бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимешләр дә бар.

-Нократ Аланыннан килдек. Без урнашканда сәгать сигез дә тулмаган иде әле, - диләр салкын җилдән качып алма чиләкләре арасына елышкан сатучы ханымнар. - Бакчаларыбыз зур. Җиләк-җимеш агачларының, аеруча алма һәм грушаның уңышы бик күп булды быел. Барысыннан да кайнатма, джем, компот ясап, как та коеп өлгереп булмый бит. Аннары кышка да сакларлык түгел, агачта ук алмаларга ниндидер корт төшә. Шуның өчен сату итәргә дип, көн саен Кукмарага киләбез. Алманы килограммын 25-30, ә грушаны 25 сумнан сатабыз. Иртә өлгерә торган баллы алмаларны да, бераз әчкелтем сортлысын да тәкъдим итәбез. Ошатып алалар, сәүдә начар бара, дип зарланырлык түгел.

Адай авылыннан килгән Резидә ханым тирәсендә дә халык кайнаша иде. Йорт яны бакчасында үстергән күптөрле яшелчәләр алып килгән ул. Кызыл һәм ак кәбестәләрен юылган диярсең - чип-чиста, күргәзмәгә куйгандай, ялтырап торалар!

-Җәй буе бәрәңге саттым. Килограммын 50 сумнан башлаган идем, 25 сум белән төгәлләдем. Иртә өлгерә торган сортны утыртсаң, уңасың икән ул. Кортлар "уян"ып, яфракларын ашый башлаганчы казып та аласың. Әле хәзер дә бәрәңге сораучылар бар, - ди ул.

Базарга килгәнче үк: "Быел яңгырлар шактый мул яуды, һава торышы җылы көннәр белән дә сөендерде, мөгаен, гөмбә сатучылар күптер, алар белән бераз әңгәмә корып алырмын", - дип уйлаган идем. Әмма бары тик бер сәүдә ноктасында гына җирән гөмбә сатучыны туры китердем. Исемен әйтүдән кыенсынган ханым гөмбәнең биш литрлы чиләген 250 сумнан тәкъдим итте.

-Майлы гөмбә шактый күп, диләр. Әмма мин үзем җирәненә өстенлек бирәм, - ди ул. - Кичтән үзебезнең авыл янындагы урман-посадканы әйләнгән идек, җирән гөмбәне бер генә чиләк җыя алдык. Аның каравы, быел сарымсак уңышы күп булды. Кыш өчен алып куйсагыз, үкенмәссез. Бар чирдән дә дәва бирә ул!

Бәрәңге алыр вакыт җиткән булса да, икенче икмәк белән сату итүче базарда бары тик бер урында гына иде. Кечкенә генә чиләккә берсеннән-берсе эре унлап бәрәңге салынган.

-Килограммына 25 сум сорыйм, - ди сатучы абзый. - Бәясен аннан төшерә алмыйм. Ашламаларсыз, экологик яктан чиста туфракта гына үстерелгән бит алар. Аннары хезмәте соң?!

Килешәм, бәрәңгедән яхшы уңыш алу өчен, чыннан да, җәй буе шактый тир түгәргә туры килә. Әмма район халкы ярминкәләр башлануын, анда исә авыл хуҗалыгы товарларына бәяләрнең бераз булса да кимрәк булуына өметләнә, алдан ук запас туплап куярга ашыкмый шул...

Кукмара базарында инде 5-6 еллап яшелчә-җиләк җимешләр сату итүче Виктор Шамыкаев яныннан беркем дә буш кул белән китми. Үз товарларын мактый да, тәкъдим итә дә белә ул. Әнә бит, Манзарастан Хәлил абый Мөхәмәтов та май алырга килгән җиреннән аның янына тукталмый булдыра алмады.

-Базар гөрли бүген. Көне дә сәүдә итү өчен менә дигән - артык эссе дә, салкын да түгел. Аллага шөкер, рәхәт заманда яшибез, акчаң булса, базарга, я кибеткә чык та ал. Табигать хәзинәләреннән һәрнәрсә бар, - ди Хәлил абый.

Пычак, Мәмәшир, Кәркәүч, Березняк, Кәчимир якларыннан килеп сөт-май белән сату итүчеләрнең дә кәефләре шактый күтәренке иде.

-Көнаралаш киләбез. Сөт, каймак сатып кына күп акча эшләп, баеп китә алмасак та, ипи-тозлык була. Шуңа сөенәбез, - диләр алар. - Товарларыбызны мактыйлар, даими сатып алучыларыбыз да бар. Әмма сыер малын яхшылап ашатырга кирәк ул. Малның сөте - телендә, дип белми әйтмиләр бит...

Базар бәяләре (килограммнарда һәм сумнарда):

Кәбестә - 15, кишер, суган, чөгендер - 18, ташкабак - 20, сарымсак - 100-120, татлы борыч - 40-50, помидор - 35-50, кыяр - 50, слива - 50, карбыз - 10, "Торпеда" сортлы кавын - 40, нектарин - 130-150, мандарин - 120, алма - 25, виноград - 120, корт - 300, каймак (0,5 литр) - 150, эремчек - 140-150, сөт (1,5 литр) - 50, йомырка (дистәсе) - 60, үрдәк түшкәсе - 1 мең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk