Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кое каргышы (булган хәл)

Гөлниса төш күреп, уянып китте. Төше дә нинди диген? Имеш, ул кояш исе сеңгән чәчләрен җилдә тузгытып, салават күперенең мең төрле балкышы чагылган күлдәвекләргә яланаяк баса-баса, балачагына йөгерә. Ак ялларын тузгытып чапкан гомер аргамагында, шул аклык эчендә адашып калган балачагына ашыга, елый-елый кулларын суза. Ә анда ап-ак яулык япкан, ак...

Гөлниса төш күреп, уянып китте. Төше дә нинди диген? Имеш, ул кояш исе сеңгән чәчләрен җилдә тузгытып, салават күперенең мең төрле балкышы чагылган күлдәвекләргә яланаяк баса-баса, балачагына йөгерә. Ак ялларын тузгытып чапкан гомер аргамагында, шул аклык эчендә адашып калган балачагына ашыга, елый-елый кулларын суза. Ә анда ап-ак яулык япкан, ак күлмәк кигән, йөзеннән җанны иркәли торган нурлар сирпеп әнисе карап тора. Ә күзләрендә ә күзләрендә ниндидер хәвеф шәйләргә түгелме? Гөлниса мөлдерәп ташыган күңелен, яшь тулган күзләрен әнисенә төби. Әнисе тагы бер сынап карый да: аңа нидер әйтә, нәрсәдәндер кисәтергә тели. Ә Гөлниса әнисенең сүзләрен ишетми, аклык эчендә адашып калган балачагына йөгерә... Кинәт каршыда зур упкын пәйда була. Ә упкын кырыенда Гадел басып тора иде. Нәкъ шушы урында Гөлниса куркып уянып китте. Йокыдан уянгач та, шактый уйланып ятты әле ул! Моннан 20 ел элек, мәңгелек йортына күчкән, һәрчак якты йөзле, үпкә-ачусыз, гади һәм риясыз, 5 вакыт намазын бер генә көн дә укымыйча калдырмаган, Коръәндә язылганча иң элек балаларына байлык түгел, миһербанлылык теләгән әнисен сагынып, искә төшереп ятты ул. Ә аннары әнисенең хәвефле күз карашын күңеленнән кичереп, борчылып, уйлап куйды: "Нәрсә әйтергә теләде соң әнисе?".

Уйларыннан арынырга теләп, ишегалдына чыкты ул. Ире Гадел ком-таш ташый иде.

-Гөлниса, өйгә инде су кергән, нигә кирәк инде бу ишегалдындагы кое? Бурасы иске, җире дә убыла, йә мал-туар төшеп китәр, күмәм мин бу коены.

Гөлниса ни дияргә дә белмәде. "Бер уйлаганда Гадел дөрес әйтә бит. Ишегалды киң, матур булып калыр. Чәчәкләр дә утыртырмын" - дип уйлады ул. Ә йөрәге нигәдер каршы килеп: "Ничә еллар шушы коеның тәмле суын эчтек. Бу бит әти-әниең истәлеге, күмдермә коены!" - ди иде.

Яшьләр өйләнешкәч, авылга Гөлнисалар нигезенә кайтып яши башладылар. Гөлнисаның әти-әнисе күптән бакый дөньяга күчкән, 2 апасы шәһәрдә үз тормышларын корып яши, нигез буш тора иде. Гадел шәһәр малае булса да, авыл тормышын, аның табигатен үз итә. Гөлниса да шәһәргә һич кенә дә ияләшә алмады һәм менә алар туганнары белән киңәшләштеләр дә, авылга кайтырга булдылар. Апалары сөенделәр генә: "Нигез бетми, нигез яши. Әти-әниләрнең дә рухы шат булыр".

Менә шулай, өйләрен яңартып, матур гына яши башладылар алар. Яшьләрнең тырышып, дус, матур яшәүләрен күреп, күрше карчыгы Хәбибә бик сөенде. Тормышларына сокланып та, көнләшеп тә караучылар булды авылда.

Дөнья кызык бит ул. Син аны куган буласың, ә ул сине куалый. Тик бу куалашудан туктап, вакыт-вакыт тын алырга да кирәк икән. Кирәк икән лә.

Әнә Гадел коены уратып алган черек такталарны куптарып, көрәк белән кое эченә ком-таш ата башлады. Алны-ялны белми, эшләде дә эшләде ул. Инде коены күмеп бетердем генә дигәндә, ялгыш абынып егылып, аягын авырттырды. Шулвакыт капкада Хәбибә әби күренде. Коеның юкка чыгуын күргән күрше карчыгының кулыннан банкасы төшеп китеп, чәлперәмә килде. "И улым, улым! Нишләдең син? Коены күмәргә ярамый бит! Нигә киңәшләшмәдең, и балам", - дип сыкранды ул. Шул төнне табигатькә әллә нәрсә булды: төне буе җир өстен ялмап яшен яшьнәде. Күк күкрәде, чиләкләп койгандай яңгыр яуды. Хәтта елга ярларыннан ташып чыгып, су күтәрелде. Язгы ташумыни?! Әйтерсең лә, Җир-Ана үз баласы - коеның югалтканын шулай авыр кичереп, зар елый иде...

Гөлниса белән Гаделнең яраткан этләре кое янында уралып, төне буе еламсырап улады. Ә күрше карчыгы, йоклый алмыйча, хәвеф киләсен йөрәге белән сизенеп, төне буе белгән догаларын укып чыкты.

Иртәгесен Гадел эшен бетерергә дип, аксап-туксан, ишегалдына чыкты. Тик үзендә хәлсезлек, буыннары авыртуын тоеп, кире урынына кереп ятты. Шул ятудан Гадел тора алмады. Сөлектәй ир көннән-көн кипте, суга туя алмый җәфаланды. Йокысызлык һәм сусау басты аны. Аяклары йөрмәс булды. Имәндәй таза Гаделне нинди авыру екты икән? Әллә кое каргышы төштеме? Язмышыңа язылганны алдан белеп булса икән? Күпме кеше абынмас, күпме кеше ялгышлар эшләмәс иде. Бар эшләре, түгәрәкләнә башлаган тормышлары кинәт туктап калды. Гаилә дигән көймәдә, тормыш дигән дәрьяны кичүләре ай-һай авыр ла!

Хәбибә карчык Гаделнең көннән-көн ябыгып, саргаеп калуын күреп, күрше авылда яшәүче им-томчы дип танылган Якуб картка китте. Карт, яшьләрнең туй фотоларын бераз учына куеп, уйланып карап торгач, авыр көрсенеп, болай диде: "Кыз да, егет тә бик акыллы, бик эшчән. Ләкин бер бик зур ялгышлык эшләгәннәр. Челтерәп аккан су тавышын ишетәм. Чишмәгәме, коегамы зыян салганнар бит, әй, балакайлар. Су бик рәнҗегән. Ә ул бит бик күп еллар бөтен нәселләрен тәмле суы белән сөендергән. Дога кылсыннар, судан гафу үтенсеннәр, корбан чалсыннар. Тормышлары көйләнгәч, бер үк кое урынына нәрсә дә булса сала күрмәсеннәр. Алайса, бөтенләй аяктан язарлар". Якуб карт, шелтәләп, Хәбибә карчыкка карады. Гүя аның карашы: "Яшьләр белмәс инде, ә син нәрсә карадың? Коены күмәргә ярамаганын белми идеңмени? - ди иде.

-Бүген үк суның юлын ачыгыз. Никадәр тизрәк эшләсәгез, нәтиҗәсе дә тизрәк булыр.

Хәбибә карчык, белгән догаларын укып, ашыга-ашыга авылына -Гадел белән Гөлниса янына юл тотты. Якуб карт әйткәннәрне сөйләгәч, авылдагы берничә егетне чакырып, коены яңадан чистарттылар. Ә Гөлниса кое янына берсеннән-берсе матур чәчәкләр утыртты. Кое хәзер ишегалдының бизәге булып тора иде. Корбан чалып, аш та уздырдылар. Аның тәмле саф суын эчеп, берәр атна яшәгәннән соң, Гадел дә аягына басты. Хәзер ул коеның аерылмас дусты. Тормышлары да алга китте. Ә Гөлниса тиздән әни булырга җыена. Яшьләрнең дус-тату, матур яшәүләрен күреп, иң күп шатланган кеше, әлбәттә, Хәбибә карчык.

"Коены күмәргә ярамый", "Кое урынына өй төзергә ярамый", "Яңасын казылмыйча, иске коены юк итәргә ярамый", - дип, борынгылар юкка гына әйтмәгәндер. Ата-бабаларыбыз сынаган гыйбарәләргә, әлбәттә, колак салырга кирәк.

фото: http://www.liveinternet.ru/users/3651260/rubric/3453109/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk