Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кан биргәндә инфекцияләр йокмый

Донор каны авыруны рәхимсез үлем тырнагыннан алып калып, җан өрү көченә ия. Уйлап карасаң, шаккатмалы: көн саен бер миллион ярым русиялеләргә кан салына икән! Бу могҗизалы сыекчадан тормыш өчен мөһим дарулар да ясалганы да билгеле. Донорлар сафына кушылырга теләүчеләргә киңәшләр бирүен үтенеп, без үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рашат...

Донор каны авыруны рәхимсез үлем тырнагыннан алып калып, җан өрү көченә ия. Уйлап карасаң, шаккатмалы: көн саен бер миллион ярым русиялеләргә кан салына икән! Бу могҗизалы сыекчадан тормыш өчен мөһим дарулар да ясалганы да билгеле. Донорлар сафына кушылырга теләүчеләргә киңәшләр бирүен үтенеп, без үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рашат Каим улы Җиһаншинга мөрәҗәгать иттек.

-Кан тапшыру өчен ничек әзерләнергә?
-Иртән баллы чәй, сохари, печенье, җиләк-җимеш белән җиңелчә генә тамак ялгап алу тәкъдим ителә. Аннан алдагы көндә майлы, ысланган һәм әче ризыклар, исерткеч эчемлек (48 сәгать дәвамында), аспирин һәм анальгетиклар (72 сәгать эчендә) кабул итү ярамый.

-Кан тапшырганнан соң организмны тернәкләндерү өчен ни эшләргә?
-Рациональ тукланганда канның күләме һәм аның күзәнәк составы тиз арада - бер ай эчендә, ә плазма берничә сәгать эчендә яңара. Ризык аксымга бай (ит, эремчек, карабодай, кузаклылар, балык һәм башкалар) булырга тиеш. Сыеклыкны 1-2 литрдан да ким эчмәү мөһим. Алкогольле эчемлекләр, шул исәптән сыра куллану киңәш ителми.

-Канны нинди ешлык белән тапшырырга мөмкин?
- Кан тапшыру процедуралары арасында донор вакыт аралыгын сакларга тиеш. Саулыкка зыян китермәү өчен канны икешәр ай интервал белән елына биш тапкырдан да артык бирмәү хәерле. Даими рәвештә биш тапкыр тапшырганнан соң өч-дүрт ай тәнәфес ясап алу яхшы.

-Кан биргәндә ВИЧ яки башка инфекцияләр йоктыру куркынычы бармы?
-Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, чөнки кан ала торган җиһазларның барысы стериль һәм бер генә тапкыр кулланыла торган.

-Кан тапшырганнан соң донорлар анализ нәтиҗәләре белән таныша алалар икән.
-Әйе. Кан биреп, өч эш көне үткәннән соң донор шәхсән үзе паспорты белән эш көннәрендә 8 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес белән мөрәҗәгать итә ала: Казан шәһәре, Яңа Азин урамы, 33 йорт (Риф Эль сәүдә йорты тукталышы). Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: 25-26 июньдә Кукмара үзәк район дәваханәсе янындагы мобиль донорлык пунктында ( адресы: Ворошилов урамы, "Сәфәр" сәүдә үзәге янәшәсендә) Казан шәһәре республика кан салу станциясенең күчмә бригадасы тарафыннан кан алу үткәреләчәк. Беренче тапкыр кан бирүчеләргә туклану өчен- 300 сум, календарь ел эчендә икенче яки күбрәк тапкыр тапшыручыларга 600 сум күләмендә акча түләнә.

-Игелекле гамәл кылырга теләгән сәламәт кешеләрне бу игълан битараф калдырмас, шәт. Сезне донорлар пунктында көтеп калабыз.
Әңгәмәне Гөлҗофар Миннеханова үткәрде

фото: http://www.rusimperia.info/news/all.html/2013/4?tag=genocid

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кан донор

erid: 2VtzqxWHLUk