Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Футболны Бразилиядә генә түгел, Кукмарада да уйныйлар

Кичке сәгать җиделәр тула башласа, улларымнан бер үк төрле сүз ишетәм. Айназы: "Әни, мин "Ялкын"га яки күпрофильле лицей стадионына тренировкага киттем", -дисә, Аязы: "Ә мин паркка футбол уйнарга",- дип чыгып йөгерә. Парк дигәне - авылыбыздагы машина-трактор мастерское артындагы кечкенә генә мәйданчык. Яз җитүгә бала-чага шуны чистартып, өлкәннәр ярдәмендә бүрәнәләрдән капкалар...

Кичке сәгать җиделәр тула башласа, улларымнан бер үк төрле сүз ишетәм. Айназы: "Әни, мин "Ялкын"га яки күпрофильле лицей стадионына тренировкага киттем", -дисә, Аязы: "Ә мин паркка футбол уйнарга",- дип чыгып йөгерә.

Парк дигәне - авылыбыздагы машина-трактор мастерское артындагы кечкенә генә мәйданчык. Яз җитүгә бала-чага шуны чистартып, өлкәннәр ярдәмендә бүрәнәләрдән капкалар ясап, шунда туп тибә башлый. Җәйге каникулда исә аларга кунакка кайткан малайлар да өстәлә. Аларның шау-гөр килеп уйнаган, "Го-о-ол" дип кычкырган тавышлары әллә кайларга кадәр яңгырап тора. Кәеф булганда мин дә андагы 8-13 яшьлек малайлар, кызлар белән туп тибеп кайтам. Бер йөгерә башлагач, өч балалы әни икәнлегең дә, ничә яшьтә булуың да онытыла. Мондый "күнегү"ләрдән соң төнлә ничек изрәп, рәхәтләнеп йоклаганны белсәгез?!

Гомумән, Зур Кукмара авылы яшьләре, ир-егетләре футбол уйнарга ярата. Әнә шулай алан- мәйданчыкларда туп тибеп үскәннәре аларга алмашка килә. Кичләрен "Ялкын" спорткомплексы янындагы футбол мәйданы бер көнне дә буш булмый. Рәхмәт район җитәкчелегенә: Универсиада "бүләге" булган футбол мәйданчыгының берсен безнең авылга биреп, ул күпме малайларга, егетләргә спортка тартылырга ярдәм итте.

Үткән шимбә көнне дә "Ялкын" тирәсе шау итеп торды. Фаҗигале төстә вафат булган, үзе дә спортны яраткан Алмаз Гаязов истәлегенә авыл яшьләре традицион футбол турниры үткәрделәр. Аннан аз гына алдарак шулай ук бик яшьли дөньядан киткән, футболчы Динар Хафизов истәлегенә биредә зурлап турнир уздырганнар иде. Әлеге бәйгеләрне оештырган Ришат Хәнәфиев, Илнур Фазылов, Сәлим Нәкыйповларның бу гамәлләре мактауга лаек. Беренчедән, алар бергә уйнап үскән иптәшләрен онытмасалар, икенчедән, футболсөючеләр никадәр азарт ала, көч, тәҗрибә туплый.

Быел әлеге турнирда барлыгы 15 команда катнашты. Күрше Саба районы да өч команда белән килгән иде. Гадәттәгечә, һәр уен бик киеренке, кискен барды. Хөкемдарлар, футбол буенча тренерлар Рафис Нәкыйпов, Фәрит Сәйфетдиновларга да көне буе мәйданчык тирәли йөгереп йөрүе җиңел булмагандыр.Нәтиҗәдә, бу көнне Нур Баян урамы-1 командасы егетләре кубокка һәм мактау сүзләренә ия булдылар. Икенче-өченче урыннарны исә Ворошилов урамы һәм Зур Кукмара-2 командалары бүлеште.

Шушы ук көнне Сазтамак авылындагы футбол кырында да бер төркем футбол яратучылар туп типтеләр. Төбәкара хәзерләүләр конторасы җитәкчесе Фердинант Шәйхетдинов инде сигезенче ел рәттән үзенең оешмасы призына туган авылында футбол турниры үткәрә.

-Без шушында Түбән оч командасында футбол уйнап үскән малайлар инде, -диде ул, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда. - Бөтен дөнья телевизор экраннары аша футбол буенча дөнья чемпионатын карап барганда ничек өйдә утырасың, ди инде. Бүген бит әле кооперация хезмәткәрләре көне дә. Ел саен шушы бәйрәмдә, июль аеның беренче шимбәсендә, Сазтамакта Сабантуй, футбол турниры үткәрү матур традициягә әверелде. Тирә-як авыл халкы бу көнне көтеп ала иде. Әмма быел Рамазан ае вакытына туры килгәнлектән, Сабантуй үткәреп булмады. Без үскәндә авылның Түбән оч командасы җиңүне башкаларга бирми иде, быел менә балалар арасында Югары оч командасы 7:5 белән җиңү яулады.

"Базарда бу кыска итекнең бәясе 1200 сум, күпләп сату бәясе - 700 сум, йон оекбашныкы базарда - 200 сум, бәйләү йонының бер төргәге 240 сум тора",- дип шаяру катыш сүзләр белән призлы урыннарны яулаган командаларның һәрбер кешесенә бүләкләр тапшырды ул.

Сазтамакның яшьләр командасы да башка яклардан килүче егетләргә җиңүне бирмәде, икенче-өченче урыннарны Кукмараның Степан Разин урамы һәм "Титан" командалары яуладылар.

- Сәгать 9да башланса да, иртәнге сәгать 7дә үк монда төшкән идек инде, ярыш башланганчы җылынырга, күнегүләр ясарга кирәк бит,- дип әйткән яшь малайларның сүзләрен ишетеп, сөенеп-елмаеп куйдым. Димәк, аларны Интернет, телевизор үзенә "бөтереп" алмаган әле, димәк, спортны, футболны ярату, үз итү дәвам итә.

фото: http://m.knews.kg/culture/16489_v_bishkeke_proydut_futbolnyie_sorevnovaniya_na_kubok_goroda/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk