Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фаҗигага бер адым

Кукмараның "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә ярдәм сорап шалтырату ун-унбиш минутка гына соңга калса, бу кич бик аянычлы тәмамланган булыр иде. Шөкер, бүгенге көндә әлеге гаилә: 5 яшьлек кызчык һәм 8 яшьлек малай, 25 һәм 28 яшьләрдәге ике кыз һәм аларның 53 яшьлек әниләре (үзләренең сораулары буенча исем-фамилияләрен күрсәтмәскә булдык) исән-сау. Дәваханәдә...

Кукмараның "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә ярдәм сорап шалтырату ун-унбиш минутка гына соңга калса, бу кич бик аянычлы тәмамланган булыр иде.

Шөкер, бүгенге көндә әлеге гаилә: 5 яшьлек кызчык һәм 8 яшьлек малай, 25 һәм 28 яшьләрдәге ике кыз һәм аларның 53 яшьлек әниләре (үзләренең сораулары буенча исем-фамилияләрен күрсәтмәскә булдык) исән-сау. Дәваханәдә тиешле дәвалануны алганнан соң чәршәмбе көнне алар өйләренә кайтып китәләр.

Бу атнаның дүшәмбесендә төштән соң чыккан буран онытылмаслык булды. Кемдер юлда кайта алмый төрле күңелсезлекләргә очраса, көчле җил икенчеләрнең каралты-кура түбәләрен "салдырып атты". Ә менә язмыш бу көнне Кукмаранын Эшчеләр тыкрыгы урамындагы күпкатлы йортта яшәүче әлеге гаиләгә тагын да ныграк сынау алып килә - фатирда чыккан сөрем газы белән агуланып, якты дөнья белән чак кына хушлашмыйлар алар.

Гаиләнең хуҗабикәсе, эштән иртәрәк кайтып, көндезге сәгать 3ләр тирәсендә йоклап алырга була. Шул вакытта ук өйдә газ исен сизеп ала ул, әмма өйдәге кызы аны бернинди дә ис юк, дип тынычландыра. Кызы: "Минем башым авырта, балалар бакчасыннан сеңлемне алып кайтам", - дип чыгып китә. Өйдә генә торучы малай-онык та урамга уйнарга чыгып керә. Икенче кызлары да эштән кайта. Өйгә таралган газ исенә инде авырайган булса да, аңа игътибар итмичә, кичке якта хуҗабикә дәваханәдә ятучы иренең хәлен белеп кайтырга да өлгерә.

Барысы да биш яшьлек кызчыкның кинәт елап җибәрүе белән башлана. Бала аягында да басып тора алмый, хәлсезләнә. Икенче оныкның да хәле авыраюы күренә. Хуҗабикә шунда ук "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә шалтыратырга өлгерә. Биш катлы йортның подъезд ишегендә кодлы йозак булу сәбәпле, табибларны урамда каршы алырга, дип чыгып йөгерә.

"Ашыгыч ярдәм" машинасы бик тиз килеп җитә.

-Чакыруны кичке сәгать тугызынчы яртыда алдык, - ди бу көнне дежурда булган шәфкать туташы Раилә Габсәләмова - Ярый әле, урамда ук каршы алдылар, керә алмый тилмереп йөрсәк, инде ярдәм дә кирәкмәс иде үзләренә. Мин фатирга килеп кергәндә анда тынчу һава иде. Газ исе дә сизелмәде. Бер кызлары диванда берни аңламый утыра, күзләренә карасам, күз карасы зурайган. Аның кан басымын үлчәп, нашатырь спирты иснәтеп торганда икенче кызлары да камыр шикелле изелеп төште. Мин тиз генә балкон ишеген ачтым да, хуҗабикәне шоферны чакырырга чыгарып җибәрдем. Бер кызны юрганга төреп идәнгә, балкон янына салып куйдым. Үземнең дә тын кысыла, йөрәк кага башлады. Хәлем беткәнче тизрәк җитешергә кирәклеген аңлап, икенчесен баскычка таба алып бара башладым. Күңелгә иң кереп калганы күрше-тирәдәгеләрнең битарафлыгы булды. Ирләрегез юкмы, булышырга иде, дип әйтеп карадым, хатын-кызлар чыр-чу килделәр дә, кайсы кая таралышып беттеләр. Ярый әле, ярдәмгә үзебезнең икенче бригада килеп җитте. Алар берәр авылга киткән булсалар, бик авырга туры килер иде. Чөнки әлеге гаиләдән бер кешене машинага кадәр носилка белән, ә балаларны күтәреп алып чыгарга туры килде.

Хуҗабикә бүгенге көндә барысының да исән-сау булулары өчен "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә эшләүчеләргә, тиешле ярдәмне күрсәткән табибларга бик рәхмәтле. Әмма дүшәмбедән бирле аларның фатирларында җылылык юк икән. Ике контурлы мичне район газ идарәсе хезмәткәрләре кимчелекләрне төзәтеп бетергәнчегә кадәр өзеп куйганнар. Бары тик ашарга пешерү өчен газ плитәсе генә эшли, ә ике контурлы мичне килеп караучы, төзәтүче юк икән. "Инде кайларга гына шалтыратып карамадым, без ул мичләрне урнаштырмадык, Казан оешмасы куйды, аңа хәбәр итәргә кушалар", - ди хуҗабикә.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап күпкатлы йортларга хезмәт күрсәтү өчен җаваплы "Ремстройсервис" оешмасы җитәкчесе Раниф Сәлмәнов белән элемтәгә кердек. -Ике контурлы мичләргә Кукмарадагы "Газсервис" оешмасы килешү нигезендә хезмәт күрсәтә. Алар техник карау уздырганнан соң газчылар мичне тоташтырачаклар,-диде ул.

Ә "Газсервис" оешмасыннан Азат Нәбиуллин бу сорауга болай дип җавап бирде:

-Белүемчә, әлеге фатирдагы ике контурлы мичкә берничә ел дәвамында хезмәт күрсәтелмәгән. Мич иске, аңа запас частьлар да юк. Бары тик яңа мич алып кую гына әлеге мәсьәләне хәл итәчәк. Без чыннан да ике контурлы мичләре булган фатир хуҗалары белән хезмәт күрсәтү өчен елга бер тапкыр килешү төзибез. Әмма күпләр бер тапкыр төзиләр дә, аны озынайтырга"оныталар". Закон нигезендә без хезмәт күрсәтүче генә оешма буларак, кешене мәҗбүриләп килешүне озынайта алмыйбыз. Кеше мич ватылу кебек күңелсезлекләр килеп чыкканда гына хезмәт күрсәтүче оешма барлыгын исенә төшерә, әмма инде соң була, -диде ул.

Район газ идарәсе җитәкчесе Марат Борһанов: хәбәр алынуга, безнең хезмәткәрләр әлеге фатирда булып, торбалардан табигый газ чыгып тормавын ачыкладылар. Бүлмәләрнең берсендә дә форточка ачык булмаган, ә бит аш бүлмәсендәге форточка, гомумән, ябылырга тиеш түгел. Җылы чыга, дип аны кайберләр кыш буена ачмый, әле әйбәтләп ябыштырып та куя, күпләр җылылыкны саклап вентиляция тишекләрен дә каплыйлар. Кухняларда, котельныйларда форточка һәрвакыт ачык, ә аш бүлмәсенең ишеге ябык булырга тиеш. Фатирларда, өйләрдә көн дәвамында өч катлы һава алышыну булырга, ягулык сезоны башланганчы, башлангач һәм тәмамлангач төтен йөрү юллары тикшерелергә тиеш. Тикшерүче органнар үзләренең фикерләрен әйтерләр, ә мин даими һава алышыну һәм вентиляция каналының тарту көче аз булганлыктан, биредә яшәүчеләр агулануга дучар булганнар, дип уйлыйм. Ике контурлы мичкә тоташкан төтен юлы торбасы да (гафрланган торба) тузган була инде. Аны да алыштырып куярга туры киләчәк. Кеше җылылыкны экономияләп, үз тормышына битараф булмасын иде.

фото: http://surfingbird.ru/fix/parsing/efHif50bb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk