Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ерак Төньякка – “туй сәяхәте”нә

-И-и, күңелләрне эретә инде җырлавы! Казан җырчыларын уздыра бит, ә! Район мәдәният йорты хезмәткәре Нәкыя Орлова турында мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Тормыш иптәше Илдарның да хезмәте җыр-музыка белән бәйле: ул 1980 елдан бирле Кукмара дискотекасын җитәкли. Ә менә кызлары Гөлнараның актриса булуы, Коми республикасының Воркута шәһәре драма театры...

-И-и, күңелләрне эретә инде җырлавы! Казан җырчыларын уздыра бит, ә!

Район мәдәният йорты хезмәткәре Нәкыя Орлова турында мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Тормыш иптәше Илдарның да хезмәте җыр-музыка белән бәйле: ул 1980 елдан бирле Кукмара дискотекасын җитәкли. Ә менә кызлары Гөлнараның актриса булуы, Коми республикасының Воркута шәһәре драма театры сәхнәсендә уйнавын бик азлар беләдер. Араларны меңнәрчә чакрымнар аера бит. Әмма хәзерге заманда аралашу өчен ераклык киртә түгел: дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүчеләр белән элемтәгә керергә була. Мин дә Кукмарадан торып кына Гөлнара Хәмәтнурова белән әңгәмә кордым.

-Мәктәптә укыганда ук үзешчән сәнгать спектакльләрендә катнашу миңа чиксез ләззәт бирә иде. Сәхнәдә үземне гадәти булмаганча иркен тоттым: әйтерсең лә, шунда туганмын, - дип сөйләүгә күчте ул. -Еллар үткән саен зуррак театр сәхнәләрендә уйнарга туры килде, әмма шушы рәхәтлек тойгысы китмәде. Әнием дә мине актриса итеп күрергә тели иде, аның бу хыялы да миңа көч бирде.

Бу һөнәрне сайлавына Кукмара халык театры режиссеры Рамил Сәләхетдиновның күршедә генә яшәве дә йогынты ясаган.

-Балалар өчен спектакльләрдә катнашты. Нинди рольгә алынса да, башкарып чыга иде. Җыр-биюгә дә оста,- дип мактады ул кызны.

Гөлнара Казан мәдәният-сәнгать университетында белем эстәгән чакларын, диплом спектаклен якты хисләр белән искә ала. Кыз ул чакта Александр Островскийның "Таланты и поклонники" пьесасы буенча куелган спектакльдә Негина ролен башкарган. Бу спектакльгә тәфсилләп әзерләгәне өчен үзенең остазлары Наилә Гәрәевага, инде мәрхүмә Фирдәвес Әхтәмовага рәхмәте-хөрмәте зур.

Университет кызны сөйгән яры - Башкортостан егете Динар белән дә кавыштырган.

-Беренче курста укыганда ук араларында җылы хисләр кабынып, һич аерылмас булды алар. Динар кызыма багышлап җыр язды хәтта. Киявемнең баянчы, музыкант булуын теләгән идем, туры килеп торуын әйт әле! - дип сөенеп сөйли Нәкыя ханым.

Уку йортын тәмамлаганнан соң яшь, сәләтле парны Воркута театрына чакырып алалар. Бу вакыйга гаилә тормышының беренче елына туры килә.

-Без, әйтерсең, Ерак Төньякка туй сәяхәтенә чыктык. Мондый хәл бары актерлар гаиләсендә булырга мөмкиндер. Кызык та, куркыныч та иде,- ди Гөлнара.- Авырлыклар инде артта калды. Без үзебезне тулысынча театрга, сәнгатькә багышладык. Язмышыбыздыр бу.

Ул көннәрдән соң сигез ел үтеп киткән. Райондашыбызның шул вакыт эчендә тудырган образлары бихисап. Жан-Батист Мольерның "Тартюф" комедиясендә - Марианна, Майкл Фрейнның "Шум за сценой" әсәрендә - Поппи Нортон Тэйлор, Антон Чеховның "Дядя Ваня"сында - Соня... Барысын да санап чыгу мөмкин түгел.

-Сез татар артистлары мәктәбен үткәнсез. Иҗат юлыгызда кискен борылыш ясап, рус театрында уйнавы кыен булмадымы? - дип төпчендем.

- Рус һәм татар актерларының барысы да Константин Станиславский системасы нигезендә белем алалар бит. Телләрдә генә аерма бар. Рольләрне исә төрлечә өйрәнәм. Кайберләре тиз бирелә, кайсыберләре белән төннәр буе утырырга туры килә, - дип җавап бирде райондашыбыз. Күңел биреп башкаруы, ихласлыгы белән ул күпсанлы тамашачының мәхәббәтен яулаган, әйдәп баручы сәхнә остасы югарылыгына күтәрелгән. Әйтүенчә, хезмәтен бик ярата, тормышын аннан башка күз алдына да китерми. Моны әнисе дә раслады:

-Кызым, мәктәпкә күчмисеңме, анда хезмәт хакы күбрәк бит, дип киңәш бирмәкче идем, "һичкайчан!", дип кырт кисте.

Күңелеңә хуш килгән эш - чыннан да, ярты бәхет бит ул. Тик менә һәрчак күз алдында булу, иҗатын сөючеләрнең игътибары алҗытмый микән?

-Киресенчә, тамашачыларым мине рухландыра, кирәклегемне тоярга ярдәм итә, - дип җавап бирде бу соравыма әңгәмәдәшем. -Бигрәк тә балаларның яратуын сизү рәхәт. Алар бит, лакмус кәгазе кебек, эчкерсез, саф күңелле, ясалмалылыкны кабул итмиләр.

Тормыш иптәше Динарга исә спектакльләрнең музыкаль бизәлеше өчен җаваплылык йөкләнгән. Ул иҗат иткән, аранжировка ясаган көйләр Воркута театрында гына түгел, башка шәһәрләрнең сәхнәләрендә дә яңгырый. Режиссер буларак, зурлар һәм балалар өчен берничә әсәрне сәхнәгә куеп өлгергән.

Иҗадый сәләт алты яшьлек уллары Илданга да күчкән: ул театр каршындагы түгәрәктә шөгыльләнә, тавышын бик күп спектакльләрдә ишетергә мөмкин икән. Менә шулай бер-берсен тулыландырып, дәртләндереп яши бу сәнгатькә гашыйк гаилә. Туган телне дә онытмыйлар: Илданны рус теле белән беррәттән татарча сөйләшергә өйрәткәннәр.

Гөлнарага тагын бер җитди рольне - хуҗабикә вазыйфасын да үтәргә кирәк бит әле: фатирны җыештырасы, ашарга пешерәсе, кер юасы... Чибәрлеген, гәүдәсенең сылулыгын ничек саклыйдыр? Берәр сере бардыр дисәм, юк икән. Үзе әйтүенчә, матурлык салоннарына да йөрми, фитнес белән дә шөгыльләнми, театрдагы эшнең тыгызлыгы калорияләрнең үзеннән-үзе "янып" бетүенә китерә, ди. Өстәвенә Коми республикасы калаларыннан тыш, Ямал-Ненец округы шәһәрләренә гастрольләргә чыгуларга да күп көч сарыф ителә. Моннан тыш, Гөлнара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлегендә дәресләр бирә икән. "Балалар белән аралашу шатлык уята һәм яшьлекне сакларга ярдәм итә", - ди ул.

Мәңгелек туң ята торган салкын җирдә - Поляр түгәрәк артында урнашкан Воркута шәһәренең үз яме бар, дип күзаллыйм. Ияләнгән инде Гөлнара шул тирәлектә яшәргә. Әмма сагыну-сагыш хисләре беркемгә дә ят түгел. Шуңа күрә Хәмәтнуровлар гаиләсе дә җәйге ялларны туган-үскән якларда үткәрүне хуп күрә. Кайчан да булса, бәлки, бөтенләйгә кайтырлар: андый талант ияләре үзебездән дә артмый. Әлегә без аларның читтә яулаган уңышлары белән горурланабыз.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk