Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт җиңүченең берсе – Кукмараныкы

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында бәйге игълан иткән иде. Аның беренче этабы районнарда үтте. Ә бу атнада республика күләмендә җиңүчеләр билгеле булды. Иң-иң яхшылар арасында райондашыбыз да бар: Кукмара-1 почта бүлекчәсеннән Гөлнара Багапова "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында бәйге игълан иткән иде. Аның беренче этабы районнарда үтте. Ә бу атнада республика күләмендә җиңүчеләр билгеле булды. Иң-иң яхшылар арасында райондашыбыз да бар: Кукмара-1 почта бүлекчәсеннән Гөлнара Багапова "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә беренчелекне яулады. Гөлнара яңа елга кадәр Манзарас авылында газеталар, пенсияләр өләште, хәзер исә ул декрет ялында, гыйнвар аенда дөньяга аваз салган баласын үстерә. Ул 30 мең сум премиягә һәм Дипломга лаек булды. Баласы кечкенә булганлыктан, Гөлнара "ТАТМЕДИА"да үткәрелгән тантанада катнаша алмады, аңа бүләкләрне "Хезмәт даны" газетасы редакциясендә тапшырдык.

Республика бәйгесендә бүләкләнүчеләр арасында Әлки, Минзәлә, Яшел Үзән районнары хат ташучылары да бар иде, ә почта бүлекчәләре арасында кайбычлыларга тиңнәр булмаган.

-Безнең газета-журналлар 338 мең данә тираж белән чыга, шуның 275 меңе "Татарстан почтасы" аша таратыла, - диде "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов. - Аның җитәкчелегенә, безнең матбугат чараларын яздырган, аларны укучыларга илтеп җиткергән почта хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм.

Хәзерге вакытта быелның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бара. Актив булсак, бәлки, кабат җиңүчеләр сафында булырбыз.

Хәзер газета-журналларга дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылып була.

Апрельдән матбугат чараларына бәяләр артты. Хәзер "Хезмәт даны" газетасына 6 айга язылу бәясе - 528, оешмалар өчен - 612 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk