Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблендә эшләүче якташыбыз Газинур Заһидуллин белән әңгәмә

Авылдашым - Түбән Өскебаш авылы егете Газинур Заһидуллинны бишектән үк беләм. Туганда ук җырлап тугандыр, диләр аның кебекләр хакында. 3 яшеннән сәхнәдә ул. Хәзерге вакытта керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблендә эшли. Район Мәдәният йортында булып узган концерттан соң аның белән сөйләшеп алырга булдым. -Газинур, күпләр музыкаль белем алгач, ялгыз җырлап...

Авылдашым - Түбән Өскебаш авылы егете Газинур Заһидуллинны бишектән үк беләм. Туганда ук җырлап тугандыр, диләр аның кебекләр хакында. 3 яшеннән сәхнәдә ул. Хәзерге вакытта керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблендә эшли.

Район Мәдәният йортында булып узган концерттан соң аның белән сөйләшеп алырга булдым.

-Газинур, күпләр музыкаль белем алгач, ялгыз җырлап дан казануны кулайрак күрә, син коллективта җырлауны сайлагансың.

-Җырга-моңга кечкенәдән гашыйк булганга, тормышымны сәнгатьтән башка күз алдына да китерә алмадым. Шуңа күрә 9 сыйныфны тәмамлап, Казандагы Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына укырга кердем. Өченче курста укыганда әлеге ансамбльгә эшкә урнаштым. Коллективта җырлавы башта уңайсызрак шикелле тоелса да, бик тиз ияләштем. Керәшен татарлары белән бергә укып, янәшә яшәгәнгәме, бу халыкның фольклоры миңа бик якын. Укуымны Казан Федераль Университетының музыка бүлегендә дәвам иттем. Узган ел кулыма диплом алу бәхетенә ирештем.

-Сәнгать кешеләре күп сәяхәт итә, сез дә гел юлдадыр?

-Әйе, гастрольләр күп. Татарстан, Россия төбәкләрендә еш булып торабыз. Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Чиләбе өлкәләре - безнең күнегелгән маршрут. 2011 елда беренче тапкыр чит илгә - Босния һәм Герцеговинага бардык. Шулай ук Төркиядә, үткән ел Кырымда (ул вакытта Украина составында иде әле) референдумда булып кайттык. Кайсы гына илгә барсак та, бик җылы каршы алалар. Керәшеннәр генә түгел, татарлар да бик яратып йөри безнең концертларга.

-Юлда йөргән кеше гыйбрәтле хәлләргә очрап тора, күңелеңдә берәр хатирә яңармадымы?

-Безнең Кырымга бару бик кызык килеп чыкты. Университетта сессия вакыты, зачетлар биреп йөрим. Ул көнне эштән сорап киткән идем. Бервакыт телефон шалтырый. Бергә эшли торган биюче егет шалтырата. "Бүген сәгать биштә "Пирамида"да концерт, килеп җит, соңга калма", - ди бу. Мин аптырашта калдым, нишләргә дә белмим. Ышаныргамы, ышанмаскамы? Студент халкы шундый бит инде, кемне ничек кызык итәргә дип кенә тора. Уйларымнан арынырга өлгермәдем, җитәкчем шалтырата: "Паспортыңны әзерлә, Кырымга очабыз", - димәсенме! Мин өйдәгеләрне кисәтергә дип, әнинең телефон номерын җыйдым. "Анда бит сугыш бара, нинди концерт инде ул? Ничекләр генә йөреп кайтырсыз инде ", - дип, елый ук башлады. Хәзер кызык, ләкин ул вакытта самолетка утырганда "кире кайтып булыр микән?" дигән уйлар килгән иде күңелгә.

-Газинур, чит илләрдә йөреп, туган авылыңны онытып бетермисеңме?

-Мөмкинлек булганда, гел кайтып торам. Әле эштән тыш "шабашка" да булгалый: туйлар, кичәләр алып барабыз, якташларымның концертларында чыгыш ясыйм. Заманадан калышмаска тырышам, иҗатымны камилләштерү өстендә дә эшлим.

Гөлия ГОМӘРОВА

фото: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев