Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Автохан"ның әйләнә-тирәсен тәртипкә китерсеннәр иде

Кукмараның үзәк урамнарындагы матурлык, чисталык турында сөенеп сөйлибез. Шулай ук поселокның әйләнә-тирәсен дә чиста-пөхтә итеп, тәртиптә күрәсе килә. Беркөнне "Автохан" машина ремонтлау станциясе яныннан узганда бер кыз балага күзем төште, мәктәптән кайтышы дип аңладым, олы юлга чыгып, әлеге бинаны әйләнеп үтеп, ул яңадан аскы яктагы тротуарга төшеп, юлын дәвам итте....

Кукмараның үзәк урамнарындагы матурлык, чисталык турында сөенеп сөйлибез. Шулай ук поселокның әйләнә-тирәсен дә чиста-пөхтә итеп, тәртиптә күрәсе килә. Беркөнне "Автохан" машина ремонтлау станциясе яныннан узганда бер кыз балага күзем төште, мәктәптән кайтышы дип аңладым, олы юлга чыгып, әлеге бинаны әйләнеп үтеп, ул яңадан аскы яктагы тротуарга төшеп, юлын дәвам итте. Чөнки Лобачевский урамының әлеге өлеше менә шундый күңелсез хәлгә килгән: җәяүлеләр юлында чокыр барлыкка килеп, пычрак су җыелган, әрәмәлекләр үсеп утыра. Оешманың арткы ягына ясап куелган бәдрәф бу тирәгә тагын да ямьсез күренеш бирә. Балалар иминлеге турында фаҗига булгач кына түгел, бүгенге көннән үк кайгыртылсын иде. "Автохан" җитәкчелеге бинаның эчен генә түгел, үз территориясенең әйләнә-тирәсен дә тәртиптә тотарга тиештер бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk