Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апрельдә – 50, сентябрьдә - 85

Быел сентябрь аенда газетабызның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Ә кичә аның "Хезмәт даны" исеме белән чыга башлавына 50 ел булды. Бу истәлекле вакыйга Кукмара районының, Сабага кушылып торганнан соң, янә аерылып чыгып, мөстәкыйльлек алуы белән бәйле. Типография директоры Мансур абый Хәсәнов ул вакытларны ачык хәтерли: -1965 елның гыйнварында редакция,...

Быел сентябрь аенда газетабызның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Ә кичә аның "Хезмәт даны" исеме белән чыга башлавына 50 ел булды. Бу истәлекле вакыйга Кукмара районының, Сабага кушылып торганнан соң, янә аерылып чыгып, мөстәкыйльлек алуы белән бәйле.

Типография директоры Мансур абый Хәсәнов ул вакытларны ачык хәтерли:

-1965 елның гыйнварында редакция, Кукмарага кайтып, вакытлыча почтаның икенче катына урнашты. Әхмәт Фәтхуллинны мөхәррир итеп билгеләделәр. Бер үк вакытта оештыру эшләре башланды. Поезд белән станциягә газета басу станоклары кайтты. Безнең типография тимер юл янындагы ике катлы агач бинаның аскы катында иде, станокларны шунда ташып урнаштырдык. Хәрефләрнең исә күрше Нократ Аланы станциясенә кайтканы истә. Анда бер иске "Волга" машинасы табып барырга туры килде. Язгы су төшкән вакыт бу. Иллешәр килограммлы авыр тартмаларны төяп, Пенәгәр авылы аша урау юл белән кайттык, чөнки Кәчимир күпере ышанычлы түгел, ел да ташу алып китә иде.

Редакция коллективы Шәрифулла Нигъмәтуллин (урынбасар), Ярмөхәммәт Гайнуллин (җаваплы сәркатип), Нурулла Шәрифуллин, Нур Идрисов, Йосыф Хәбриев, Сергей Васильев кебек сәләтле журналистлардан тупланды. Әмма типографиядәге тәҗрибәле эшчеләр - хәреф җыючылар, басучылар, район Сабага күчкәндә кыскартылып, Суфия Фәхриева, Нурафилә Фәттахова һәм мин генә калган идем, шунлыктан газетаның беренче саны бик авырлык белән чыкты. Хәрефләрне берәмтекләп җыясы иде бит. Төнгә калып, иртәнгә кадәр йокы күрмичә, күз чекрәйтеп ясадык газетаны. Директорыбыз Тәфкил Нуриев иде ул чакта.

Бик нык дулкынланып, район басмасының моннан ярты гасыр элек дөнья күргән 14 апрель санын кулыма алам. Мөмкинлекләр чикле булса да, бәйрәмчә төс биреп, зәңгәр буяу белән басканнар аны. Иң өскә зур хәрефләр белән "Пленум карарларын - тормышка!" дип язылган. Баш мәкалә "КПСС Үзәк Комитетының 1965 ел март Пленумы материалларын совет кешеләре тирән канәгатьләнү белән каршы алдылар" дигән юллар белән башланып киткән. Мондый рухтагы сүзләр хәзер безгә ят, сәер булып тоела. Үзгәрде шул дөнья. Райком секретаре Атлас Булатовның әлеге язмасында алда торган бурычлар билгеләнгән. Саннарны чагыштырып карагыз: бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 9ар центнер уңыш алу, ашлыкның тулай җыемын 3,3 миллион потка җиткерү, бәрәңгене гектарыннан 120 центнер, шикәр чөгендерен 200, кукурузның яшел массасын 200 центнер алу максат итеп куелган. Дәүләткә ит һәм сөт сатудан тыш, 3 миллионнан артык йомырка, 736 центнер йон сату тапшыру күздә тотылган. Кызганыч, терлекчелекнең бу тармаклары инде тарихта гына калган.

"Массалар трибунасы" дигән баш астында чыккан мөрәҗәгатькә күз салам. Менә шулай, халыкны "массалар" дип атап йөрткәннәр элек. Аерым алганда, барча кеше "иптәш" булган.

"Хөрмәтле иптәш! Син бүген район газетасының яңа санын аласың,- дип башланып киткән әлеге язма. - Газета - партия Үзәк Комитеты тарафыннан куелган тарихи бурычларны, март Пленумы карарларын тормышка ашыру өчен көрәштә партия оешмасының сугышчан ярдәмчесе ул. Бу бурычны уңышлы үтәү хәбәрчеләрнең, газета укучы иптәшләрнең матбугатта актив катнашуларына бәйләнгән. Хезмәтегез белән дә, каләмегез белән дә җидееллык бурычларын уңышлы үтәү өчен көрәшнең алгы сызыгында булыгыз, хәбәрче иптәшләр!"

Бер уңайдан әйтим әле: газета халык трибунасы булганлыктан, аның битләрендә сүз күбесенчә белгечләргә, эшче-колхозчыларга бирелергә тиеш булган. Бу язмаларны, гадәттә, журналистларның үзләренә язып әзерләргә туры килгән.

Беренче биттән "Татарстан" авыл хуҗалыгы артеленең алдынгы терлекчесе Кәүсәрия Гарипованың фоторәсеме балкый. Кәүсәрия апаның әле дә исән-сау булуын белеп сөендек, Күкшел авылында яши, кияүгә чыккач, фамилиясен генә Низамиевага үзгәрткән булган.

Телефонны оныгы алды.

-Әби, сине сорыйлар, -дип эндәшүен ишеткәч, сәерсенеп киттем: фотодан матур итеп елмайган яшь кыз карап тора бит. И, гомерләр, диген... 77 яшь икән үзенә.

-Терлекчелектә 42 ел буе хезмәт куйдым, җиңел булмаса да, эшемне яраттым. Сыерларны ул вакытта кул белән савасы иде. Көнгә өч мәртәбә бит ул. Бер җәйне җәйләүдә кунып-төнеп эшләдек хәтта, - дип сөйләде ул. - Хезмәт кешесенә хөрмәт зур иде: Кукмара Сабага кушылган чорда терлекчеләр арасында Саба кызыннан кала икенче урынны алып, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләндем, район Советы депутаты булып сайландым. Мәскәүдә Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) булып кайттым.

Урта битләрдән итек фабрикасының алдынгы эшчесе Рәдинә Шакирова, "Әсәнбаш" колхозының тавыклар караучысы Гамилә Галимуллиналар елмаеп карый. Бу фотосурәтләрдә вакыт тукталып калган: нинди яшь, сөйкемле чаклары! Фотохәбәрче Садрый Минһаҗевның да осталыгы чагыла биредә.

Шунда ук Мансур Хәсәновның "Көрәшнең алгы сызыгында" дигән язмасы бирелгән. Татар Толлысы авылында гомер итүче әлеге актив хәбәрчебез белән элемтәгә кердек. Шөкер, картлыкка бирешми икән, телефонга ян бакчада эшләп йөргән җиреннән чакырып керттеләр. 1965 елгы язмасында исә сүз "Яңа тормыш" колхозының үткән елгы эш нәтиҗәләре, язгы кыр эшләренә әзерлек турында бара.

-Ул ел бик авыр булды. Минем икътисадчы булып эшли башлаган 24 яшьлек чагым, партоешма секретаре итеп тә сайлап куйганнар иде үземне. Көздән өзлексез яңгырлар койганлыктан, көзге чәчүне башкарып булмады. Бу эшне оештыра алмавым өчен район партия комитеты бюросында миңа шелтә белдерделәр. Югыйсә, башка хуҗалыкларда да шул ук хәл иде. Өстәвенә Яңа ел бәйрәменә кадәр кар яумады, Чарлы авылына велосипед белән барып йөрдем. Яз да әйбәт килмәде: июнь аенда да бодай чәчә идек әле, шуңа карамастан, гектарыннан 11 центнер уңыш җыюга ирештек. Аннан алдагы елда бу күрсәткеч 8,16 центнер гына иде. (Шулай да икмәк кибетләренә озын-озын чиратлар сузылган вакытлар бу. - автор) Газетадагы язмага килгәндә, журналист Нурулла абый Шәрифуллин мәгълүматларны телефоннан гына алды. Мәкаләнең эшен үзе төгәлләгән. Соңыннан үзем дә язгалый башладым, редакция белән гел хәбәрләшеп тордык.

Газетада тәнкыйтькә дә зур урын бирелгән. Чәчүгә әзерлекне тикшергән рейд язмасында "Өлгерербез әле, дип үзен юата председатель иптәш" дип, усал итеп "төрттерүләре" ошады минем үземә. Әнә шулай читләтеп тә, турыдан-туры да кисәтү белдергәннәр. "Контроль кирәк" дигән язманы күчереп, сезнең игътибарга тулысынча бирергә булдык әле.

Мәмәшир авылында Зур Сәрдек сельпосының 2 магазины бар. Аларның берсе дә узган ел товар сату планын үтәп җиткермәде. 1965 ел планы да кәгазьдә генә калды.

Хаклы сорау туа: ни өчен шулай? Чөнки магазиннарда кирәкле товарларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый. Кыш буе сельмагка тегү машинасы мае, күн итек дагасы, шөрепләр, олиф, метрлы тасма, лампа, электр лампочкалары, тимер көрәк, җиңел балта, пластилин, агач һәм резина келәйләре һәм вак кадак кайтарылмады. Магазин мөдирләре Г. Һәм Ш. (фамилияләрне кыскартып бирергә булдык. - автор) иптәшләрнең бу хәлгә исләре китми, ахры. Югыйсә, киң куллану товарларын кайтарту чараларын күрерләр иде.

Кайвакыт магазинга кайткан товарларның бәяләре билгеле булмый. Шуңа күрә алар сатылмый яткырыла. Товар бәяләрен бутап та җибәргәлиләр. 17 мартта Кукмарадан Мәмәширгә кайтарылган керосин бидоннары бәяләре дә шулай булып чыкты.

Бу сельпода магазинга товарлар дөрес бүленми. 29 мартта, мәсәлән, Зур Сәрдек кибетендә чүпрә сатылды. Ә Яңа Сәрдек кибетчесе шул көнне чүпрәне алып кайтырга өлгерә алмаган. Ул арада чүпрә беткән.

Сельпо председателе иптәш Я. товарларны магазиннарга дөрес бүлүдә контроль урнаштырсын иде.

З.Шәрипов, Р.Баһавиев

Әлеге тәнкыйть язмасында тормышның никадәр авыр булуы чагыла. Илебез галәмне яулаган, атом көчен буйсындырган булса да, гади генә әйберләргә дә кытлык хөкем сөргән. Сугыштан соң аз гына вакыт узып, Бөек Җиңүнең 20 еллыгын каршыларга җыенган чаклар булган бит бу. Сугышта партизан отрядын җитәкләгән, ТАССР Югары судында эшләүче Саба ир-егете Бәйрәмгали Хәлиуллинның мәктәп укучылары белән очрашуы турында газетада күләмле язма шул уңайдан басылган.

Вакыт рәхимсез: район басмасының әлеге тарихи әһәмияткә ия санында исемнәре чагылган кешеләрнең күбесе якты дөнья йөзендә юк инде. Әмма аларның якты киләчәк өчен тырышып яшәүләре, гамәлләре, уй-фикерләре юкка чыкмаган: безгә үрнәк булып, газета битләрендә яшәүләрен дәвам итәләр.

"Хезмәт даны" беренче саны чыгуын хәтерләүчеләр бардыр әле. Истәлекләрегез белән уртаклашуыгызны сорыйбыз

1965 елда "Хезмәт даны" газетасы 2263 данә тираж белән чыккан. Язылу бәясе 6 айга 1 сум 14 тиен булган.

Исәнме, "Хезмәт даны"

Синнән башка яшәүне мин

Уема да китерә алмыйм.

Сөялләнгән кулым сузам,

Исәнме, дип,"Хезмәт даны".

Синең белән кул тотышып,

Киң кырлардан атлыйсы бар.

Яңа үрләргә менәсе,

Зур җиңүләр яулыйсы бар.

Синең яңа чыккан саның

Минем кулда, укыйм аны.

Өлкән хәбәрчең җыр суза,

Мә, кабул ит, "Хезмәт даны".

Ш.Зариф, 1965 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk