Зәйниева Хәлимәнең 70 яшьлек олуг юбилее!
Түбән Өскебаш авылында яшәүче гаилә дустым Зәйниева Хәлимәнең 15 октябрьдә 70 яшьлек олуг юбилее булды.
Кадерле дустым Хәлимә! Истәлекле бәйрәмең белән тәбрик итәм. Иң изге, матур теләкләремне генә юллыйм. Һәрвакыт сәламәт, киң күңелле, ачык йөзле, мәрхәмәтле булып кал. Тормыш иптәшең Илсур белән тигез пар булып, озын-озак шатлыкта, сәламәтлек белән гомер кичерүегезне телим. Алдагы көннәрдә дә бергә-бергә тату гаилә дуслары булып яшәргә язсын иде Ходаем. Безнең дуслык – үзе бер гомер ул.
Изге теләкләр белән дустың Миңнур һәм улым Равил гаиләсе.
Нет комментариев