Зур Кукмара авылында яшәүче Галиева Мәдинә Касыймхан кызының 70 яшьлек юбилее!
Зур Кукмара авылында яшәүче кадерле туганыбыз Галиева Мәдинә Касыймхан кызын 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Аллаһы Тәгалә сиңа сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең мулын, бөтен гомергә җитә торганын бирсен. Балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның кадер-хөрмәтендә, күңел тынычлыгы белән озын-озак яшәвеңне телибез.
Юбилеең котлы булсын, Мәдинә апа,
Сөенеп яшә туган һәр көнгә.
Йөз яшькәчә яшә безнең янда
Кадерле һәм кирәк булып һәркемгә.
Сине яратып туганнарың.
Нет комментариев