Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зиатдинов Равил Гайфетдин улының туган көне!

03 ноября 2022, 14:35

283

0

0

Манзарас авылында гомер итүче кадерле әтиебез Зиатдинов Равил Гайфетдин улының 5 ноябрьдә туган көне.

Сөекле әтиебез! Сине гомереңнең иң истәлекле көне – күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер.
Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син - безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез.

Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син - балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тигезлектә, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.

Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев