Жилой Рудниктан Хәбибуллина Федалия Гаптеләхәт кызын 55 яшьлек һәм Илдус Равил улы белән тормыш корып яши башлауларына 35 еллык юбилейлары белән котлыйбыз!
Жилой Рудник авылында яшәүче апабыз Хәбибуллина Федалия Гаптеләхәт кызын 14 сентябрьдә 55 яшьлек һәм җизнәбез Илдус Равил улы белән тормыш корып яши башлауларына 35 еллык юбилейлары белән котлыйбыз.
Апа, җизни! Сез, иңне-иңгә куеп, бер-берегезгә терәк булып, гомерегезнең мәрҗән туена да килеп җиттегез. Сезнең алдагы көннәрегез дә тигезлектә, тынычлыкта, муллыкта үтсен. Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын, якыннарыгызның ихтирамын, хөрмәтен тоеп, иминлектә яшәргә язсын.
Тәнегезгә Ходай сәламәтлек бирсен,
Бәхет, шатлык озата барсыннар.
Язмышлар да сезгә гел яхшылык,
Гел уңышлар гына язсыннар.
Иң изге теләкләр белән барчабыз исеменнән туганнарыгыз.
Нет комментариев