Жилой Рудник авылында яшәүче Баһаутдинов Хәмит Гарәфи улының 55 яшьлек юбилее!
Күкшел авылында туып, хәзерге вакытта Жилой Рудник авылында яшәүче Баһаутдинов Хәмит Гарәфи улының 8 мартта гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сәламәтлек белән, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның, оныкларыңның игелеген, хөрмәтен тоеп, һәр туган көнгә куанып яшәвеңне телибез.
Яңа көннең һәрбер иртәләре
Килсен сиңа кояш, нур булып.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,
Куанычлар килсен ургылып.
Иң изге теләкләр белән әниең, тормыш иптәшең Гөлсинә, улларың Рәмис, Рәмзис, кызың Зөһрә, киленең Эльвира, оныгың Азиза.
Нет комментариев