Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ятмас-Дусай авылында яшәүче Билалова Рәшидә Габдулла кызының олуг юбилее!

15 марта 2019, 15:18

478

0

0

Ятмас-Дусай авылында яшәүче иң газиз кешебез, әниебез Билалова Рәшидә Габдулла кызының 18 мартта  олуг юбилее – 75 яшь тулган көне.

Кадерле әниебез, гомер бәйрәмең мөбарәк булсын. Күк йөзе һәрчак аяз, ә синең нурлы йөзең шатлыктан, сөенечтән һәрвакыт балкып торсын. Күзләреңдә яшәү нуры, яшәү чаткычы сүнмәсен, сүрелмәсен.
Пар канатың, әтиебез белән, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, аткан һәрбер таңга куанып, шөкерана кылып, без, балаларыңның, игелекләрен күреп, безгә яшәеш чыганагы булып, килен, кияүләр, оныклар, дуслар, туганнар, кода-кодагыйлар хөрмәтендә яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

Туган көнең белән тәбриклибез,
Сәламәтлек теләп иң элек.
Һәрбер көнең үтсен тигезлектә,
Яшә шатлыкларга күмелеп.
Дөнья имин, күкләр аяз булсын,
Нигезеңә иңсен бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен,
Әнием, сиңа чиксез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Фаиз һәм барлык якыннарың исеменнән кызың Алсу.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk