Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Янил авылында яшәүче Вәлиев Рамил Әхәт улының юбилее!

24 октября 2018, 09:55

887

0

0

Янил авылында яшәүче Вәлиев Рамил Әхәт улының юбилее!

Янил авылында яшәүче әтиебез, бабабыз Вәлиев Рамил Әхәт улының бүген юбилее.

Кадерлебез безнең, сине чын күңелебездән юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Күңел тынычлыгы, сәламәтлек, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Әни белән тигезлектә, шатлыкта, байлыкта яшәргә язсын.
Әти! Син безне, иң беренче чиратта, эшкә, хезмәткә өндәдең, башкарган эштән ямь табарга өйрәттең. Әни белән бергәләп авырлыклардан курыкмаска өйрәтүегез – тормышта бик кирәк сыйфат. Син – безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Кайткан чакта ачык йөз белән каршы алуыгызга без бик тә бәхетле. Алга таба да имин булып, бергә-бергә сөенеп яшәргә язсын.

Әниебез Рәһинә, кызларың, кияүләрең һәм оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk