Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәмәтдинов Минефәнис Фәләхетдин улы күркәм юбилеен каршы ала!

30 сентября 2022, 09:07

256

0

0

Аш-Буҗи авылында яшәүче, безнең өчен бик кадерле булган кешебез – улыбыз һәм абыебыз Хәмәтдинов Минефәнис Фәләхетдин улы 4 октябрьдә 60 яшьлек күркәм юбилеен каршы ала. 

Кадерле абыебыз! Зур һәм якты бәйрәмең көнендә сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа иң мөһиме – сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм тигезлек телибез. 

Без сине барыбыз да яратабыз! Син – яратуга да, мактауга да, хөрмәткә дә, ихтирамга да лаек кеше. Син – безнең гаиләбезнең горурлыгы. 

Һәрвакыт тынгысыз хезмәттә булган, намуслы, шәфкатьле, игътибарлы, көнен төнгә ялгап эшләгән абыебызның тагын бер матур сыйфаты бар: ул – юмартлык. Аның авыл халкына, тирә-як күршеләргә эшләгән изге эшләре санап бетергесез. Шуңа күрә аны башкалар да хөрмәт итә. 

Кадерле абыебыз! Син тормышка гашыйк булып, һәр туган көнгә шатланып яши беләсең. Янәшәңдә гомерлек юлдашың – Гөлфияң бар. Улларың, киленең, оныкларың синең өчен өзелеп тора. Киләчәктә дә тигезлектә, балалар, туганнар, дусларыңның күңел җылысын тоеп, матур итеп гомер кичерергә язсын. Алдагы гомерең дә үткәне кебек бәрәкәтле, бәхет-шатлыкларга мул булсын. 

Сине яратып әти-әниең, сеңлең Фирая, энең Тәлгать гаиләләре һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев