Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хафизов Шәрифҗан Вәккас улына 20 октябрьдә 70 яшь тула

14 октября 2022, 10:56

334

0

0

Хафизов Шәрифҗан Вәккас улына 20 октябрьдә 70 яшь тула

Безнең барыбызның да зур терәге, гаиләләребезнең тоткасы булган, Туембаш авылында туып-үсеп, хәзер Кукмарада яшәүче Хафизов Шәрифҗан Вәккас улына 20 октябрьдә 70 яшь тула.

Эшчән, тырыш, юмарт, һәркемгә ярдәмчел булган, уен-көлке белән сөйләшеп, бик җитдиләрне дә елмаерга мәҗбүр итүче әтиебез, бабаебызны безнең төбәктә белмәүчеләр сирәктер. Ул озак еллар көнкүреш комбинатында телемастер, участок мөдире булып эшләде. Хәзерге вакытта да Арча ВДПОсының Кукмара бүлегендә бүлек мөдире эшен дәвам итә.

Гаиләсе, балалары, оныклары, туганнары өчен өзелеп торган, безнең өчен бик якын, газиз булган кадерлебез, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз.

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,

Ул ел сине тагын яшәртсен.

Нурын сибеп көләч йөзләреңә

Гел шат итеп кенә яшәртсен.

Ташламасын сине беркайчан да

Бәхет белән тулы елмаю.

Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,

Ә йөзеңдә булсын куану.

Сиңа нык сәламәтлек, тигез, куаныч-шатлыкларга бай бәрәкәтле, озын, матур гомер теләп тормыш иптәшең Хәлимә, Алсу-Марат, Алмаз-Гөлия, оныкларың, кода-кодагыйларың, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев