Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәбибрахманова Зөләйха Миннәхмәт кызының 65 яшьлек юбилее!

02 января 2023, 09:03

298

0

1

Хәбибрахманова Зөләйха Миннәхмәт кызының 65 яшьлек юбилее!

Балыклы авылында гомер итүче кадерле әниебез Хәбибрахманова Зөләйха Миннәхмәт кызының 2 гыйнварда туган көне – 65 яшьлек юбилее. 

Гаиләбезнең якты кояшы, кадерлебез! Сине ихлас күңелдән бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син гомер буе җирлегебездә иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе – фельдшер булып хезмәт куйдың, кешеләргә игелекле хезмәт итеп, аларның рәхмәт сүзләренә ирештең. 

Яраткан әниебез, алдагы көннәрең кояшлы, якты, гомерең озын булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, без – балаларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең күңел җылыбызны тоеп, әти белән тигезлектә, пар канатлар булып, балалар-оныклар өчен сөенеп яшәргә язсын. Биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатыйхаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез.

Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев